16+

Үзенең җинаяте өчен гомеренең соңгы көннәренә кадәр үкенеп, интегеп яшәде

Назыймга эсселе-суыклы булып китте. Тагын бәхетсезлек! .

Үзенең җинаяте өчен гомеренең соңгы көннәренә кадәр үкенеп, интегеп яшәде

Назыймга эсселе-суыклы булып китте. Тагын бәхетсезлек! .

Назыйм телефон шалтыраган тавышка уянып китте. Улы Фәрит икән. Ир, урыныннан тормыйча гына, яшел төймәгә басты:
– Тыңлыйм, улым.
– Әти!... Булат машина астына эләккән. Хәле бик авыр. Кил тизрәк...

Булатны күңелсезлекләр туганнан бирле сагалап килә бугай. Йә Раббым, кайчан тәмамланыр бу? Биш яшьлек сабыйның синең каршыңда ни гаебе бар? Ирнең йөрәге чәнчеп куйды. Бәлки, нәкъ менә Назыймның гөнаһлары эзәрлеклидер оныгын? Күпме генә үкенсә дә, яшьлегенә кире кайтып, кылган ялгышларын төзәтә алмый шул Назыйм.

...Ул хәлләргә егерме елдан артык вакыт үтте инде. Тик күпме генә теләсә дә, күңеленнән алып ташлый алмый ул көнне Назыйм. Сабантуй бәйрәменә дип әниләренә кунакка авылга кайтканнар иде. Район үзәгендә узган бәйрәмдә балачак дусларын очратып, хатыны белән улыннан читкәрәк китеп, дуслары белән күрешүне билгеләп үтәргә булды. Бәйрәмгә машинада килгән булса да, тамак чылатуга каршы килмәде. «Шәһәрдә генә ул чат саен тикшереп торалар. Авылга кадәр нибарысы унбиш чакрым гына кайтасы. Бер рюмка кабып куйганнан берни дә булмас әле», – дип уйлады. Тик бер рюмка белән генә чикләнмәделәр алар. Сөйләшә-сөйләшә өчесенә бер яртыны бушатканнарын сизмичә дә калдылар.

– Әйдәгез, балыкка барабыз! – дип тәкъдим итте шулчак дусларының берсе. – Бу ыгы-зыгылы бәйрәмнәрне бер дә яратмыйм. Хатын-кыз йөрсен әнә концерт карап. Туйганчы бер сөйләшеп утырырбыз ичмасам. Берәү дә комачауламас. 

Башкалар да аның белән ризалаштылар. Өчесенә бары тик бер генә кармак булуы ачыкланды.
– Безнең өйдә кармаклар бар бугай, – дип исенә төшерде шулчак Назыйм. – Әти балыкка еш йөри. Хәзер тиз генә алып киләм.
Хатынын, баласын, сабан туен тәмам онытып, Назыйм бер кирәкмәгән кармакка дип кайтып китте. Дуслары аны көткән арада балыкка – җим, үзләренә эчемлек-кабымлыклар алырга булдылар. Музыканы бар көченә акыртып, Назыйм газ педаленә басты. Бәхетенә, ЮХИДИ хезмәткәрләре чыннан да очрамадылар. Кайсыдыр авыл арасында юлда әллә каян гына велосипедына атланган бәләкәй малай килеп чыкты. Бар көченә тормозга басса да, Назыйм өлгермичә калды. Әллә каушаудан, әллә куркуыннан юл уртасында кинәт туктап калган малай, машинага бәрелеп, юл читенә очты. Ир, машинасын туктатып, малай янына атылды. Бәләкәч кан эчендә ята, бернинди тормыш билгеләре дә сизелми иде. «Нишләдем мин?! Кеше үтергән өчен гомерем буе төрмәдә чериячәкмен! Җитмәсә, исерек килеш!» – ир, куллары белән башын кысып, бер мәл нишләргә белмичә аптырап калды. Тукта! Аны берәү дә күрмәде ич... Әллә...

Озак уйлап торырга вакыт юк иде. Машинадагы кан тапларын сөртеп алды да, малайның гәүдәсен юл читенә куеп, Назыйм фаҗига булган урыннан качты. Дусларына: «Ашыгыч эш килеп чыкты, китәргә кирәк», – дип ялганлады. Машинасын гаражга алып кайтып бикләде дә: «Ватылды, мин такси чакырттым, бүген кич мөһим киңәшмә була», – дип, гаиләсен алып, шул ук кичне шәһәргә китте. Бу һәлакәт турында артык сөйләүче булмады. Назыйм үзе дә бервакытта да беркемнән сорашмады. Күпмедер вакыттан соң машинасын, авылдан алып килеп, тиз арада сатып җибәрде дә аның белән бәйле бу куркыныч вакыйганы онытырга тырышты. Бер елдан аларның кызлары туды. Гаилә мәшәкатләре, тормыш ыгы-зыгысы белән бу бәхетсез очрак тиздән онытылды. Тормыштан үзенә кирәген һәрвакыт каерып алган, үз бәхетен башкаларныкыннан өстен күргән эшмәкәр ирне вөҗдан газабы артык бимазаламады.
***
Бу вакыйганы бөтенләй онытып, ничә еллар үткәннән соң хәтер сандыгында казынмаган да булыр иде Назыйм. Тик шактый еллар үтеп, инде бабай булганнан соң бу хәлне еш искә алырга, үзенең кылган җинаяте өчен газап утларында янарга туры килде. Оныгы Булат туып, ике ай үтүгә, гаиләдә аздан гына фаҗига булмыйча калды. Ничә еллар буе эленеп торган люстра сабыйның караватына килеп төште. Бәхеткә, киленнәре ерак китмәгән булган, караватны читкәрәк төртергә өлгергән. Люстраның бер чите Булатның кулын гына җәрәхәтләгән. Табиблар: «Балага зыян килмәгән», – дисә дә, бу хәл гаиләнең тынычлыгын алды.
Шул төнне Назыйм төш күрде. Имеш, кып-кызылдан киенгән малай аңа таба шуыша. Иреннәре: «Абый, коткар», – дип пышылдый. Ир аңа таба якынлаша. Кызыл кием дигәне малайның тәненнән саркып чыккан кан икән. Назыйм аны күтәреп алырга тели, тик малай эрегәндәй юкка чыга... Шул урында Назыйм уянып китте... Ирне башында: «Бу люстра тиккә төшмәгән бит инде! Сәпитле сабый каргышы бу», – дигән куркыныч уй йөгереп узды. «Юк, юк, – дип үз-үзен тынычландырырга ашыкты ул. – Бу – бары тик куркыныч төш кенә. Ул хәлләр инде күптән онытылган». Аннан соң... Гаепле булса да, Назыйм малайны юри таптатмады бит. Бу бары тик очраклы хәл. Ир үзе дә – шул күңелсез очракның корбаны... 

Ике елдан соң Булат белән янә хәвефле хәл булды. Әнисе кер элеп йөргән арада малай яңа гына кайнап чыккан чәйнекне үзенең өстенә аударды. Бу юлы инде курку белән генә чикләнмәде, баланың куллары, корсак тиресе шактый нык пешкән иде. Ике ай дәваланганнан соң янәдән элеккечә уйнап йөрсә дә, сабыйның тәнендәге эзләр гомерлеккә калды. Инде менә хәзер...

Хастаханәдә Назыймны елаудан шешенеп беткән килене һәм үзен тыныч тотарга тырышса да, нишләргә белмәүдән гаҗизләнгән улы Фәрит каршылады. Оныкның хәле авыр иде, табиблар төгәл берни дә әйтмәделәр. Назыйм аларның янында утырып торды да, кисәк торып китеп, авылга кайтырга булды. 
Алдан хәбәр итмичә генә кайтып төшкән улын күреп, әнисе шатлыгыннан елап та алды. Булат турында сөйләп, анасын борчымаска булды, хәл-әхвәлләр сөйләшеп утырдылар. Назыйм ипләп кенә авылдашларын сорашты, яңалыклар белеште. Аннары җавйлап кына сораштыра башлады: 

–Әнкәй, бер елны сабан туе көнне сәпитле кечкенә малайны машина белән бәрдереп үтергәннәр, дип сөйлиләр. Бер танышым шуның гаиләсен эзли. Син белмисеңме аларны?
– Күптән булган хәлләрнең кемгә кирәге чыкты әле? Бер ләгънәт төшкересе бәрдереп качкан, дип сөйләделәр шул. Тик ул малай үлмәде, улым. Күрше авыл Сабираның оныгы ул. Кызы белән кияве юл һәлакатенә очрап үлгәннән соң берьялгызы карап үстерде шуны. Кем эзли соң аларны, улым? Аларның якын туган-тумачалары юк дип беләм. Сабира Җиде чишмә авылына яши. Сабира дип сорасалар, әйтерләр. 
***
Исән! Малай исән калган! Их, юләр... Шул вакытта ук әнисеннән читләтеп сораган булса, болай гомер буе вөҗдан газабы кичереп яшәмәс иде...
Сабира әбиләрнең өен Назыйм тиз эзләп тапты. Кечкенә генә иске йортта яшәп яталар икән. Ишегалдында кош-кортка җим сибеп йөргән карчык, үзенең исемен ишеткәч, кем икәнлеген танырга азаплангандай, бермәл иргә карап торды. Аннары өйгә чакырды, тиз генә чәй табыны хәстәрләп алды. Өстәл артында Назыйм шактый еллар элек сабан туе көнендә килеп чыккан хәлләрнең барысын да карчыкка түкми-чәчми сөйләп бирде.

– Сабира апа, мин синең алда да, оныгың Муса каршысында да бик гаепле, – диде ул, карчыкның сүзсез уйга калуын күреп. – Тик, зинһар өчен дип әйтәм, кичерә күрегез! Мине дә аңларга тырышыгыз. Ул вакытта тормышым башланып кына килә иде әле. Улым беренче классны тәмамлаган иде. Мин бит сәпитле теге малайны үлгән дип уйладым. Исән икәнен белсәм, ташлап качмас идем... Их...

– Бу дөньяда һәркем үзен кайгырта шул, энем. Тормыш артыннан куып, тимер арбаларыгызга утырасыз да нишләгәнегезне дә белмичә ашкынасыз. Ул вакытта табиблар: «Тагын ярты сәгатькә соңлаган булсагыз, Мусаның гомерен саклап кала алмаган булыр идек», – диделәр. Бәхеткә, шәһәрдән кайтучы автобус шоферы күреп алган да бәбкәчемне бүлнискә илтеп тапшырган.
– Гафу ит мине, Сабира апа! – ир куллары белән йөзен каплады. – Гомерем буе үкенеп яшәдем, шул көнне уйлап, яшәвем яшәү булмады! Их, кирегә кайтып, хаталарны төзәтеп булса икән ул... 
– Мин сиңа ачу сакламыйм, энем, хәзер сүрелдем инде, куркыныч көннәр бик еракта, артта калды бит. Реанимациядә Мусаны аяк очларында саклап утырганда, оныгымны бу хәлгә төшергән кешегә йөрәгем әрнеде, әлбәттә. Тик мин сине каргамадым. Бик озак дәваланырга туры килсә дә, Аллага шөкер, Мусам тулысынча савыкты. Барлык гамәлләребез өчен барыбызга да Аллаһы каршында җавап бирәсе. Телисең икән, Мусаның үзен көтеп тор. Бәлки, аның белән сөйләшү күңел тынычлыгы китерер. Эштә иде, хәзер кайтып җитәргә тиештер инде. 

Дөрестән дә, капкадан кайтып кергән Муса тиздән үзе дә күренде. Егет авылдагы хуҗалыкта такта яру цехында эшләп йөри икән. Гаилә корырга өлгермәгән әле, башта йорт-җирләрне, ихатаны ныгытырга дип үзенә сүз биргән. Йортка килгән кунакның кемлеген белгәч, Мусаның йөзе кыйшаеп куйды, ул йодрыкларын төйнәде. Назыйм аңа да үзенең сүзләрен кабатлады, йөрәген тотып гафу үтенде. Үзенең ярдәмен тәкъдим итте. Муса аны тыныч кына тыңлап бетерергә тырышты һәм болай диде: «Мин сезгә үпкә сакламыйм, бернинди дә ярдәм кирәк түгел».

Назыйм өенә кайтып китте, ләкин аның күңеле тынычлана төшкән иде. Исән! Теге бәләкәй малай исән калган икән бит! Димәк, Назыйм кеше җаны кыймаган булып чыга. Куркакларча качкан, әмма үтермәгән! Шул көннән башлап Назыйм Җиде чишмәгә ешлады, авылга кайткан саен, Сабира апаларга кереп чыга башлады. Авырлык белән булса да, Сабира апа аңа карата йомшарды, ярдәмен дә кабул итә башлады. Муса да аңа дошманга караган шикелле карамый иде инде. Ә бер елдан Җиде чишмә авылында өр-яңа йорт калкып чыкты. Аны Сабира апа белән Муса өчен Назыйм тулысынча үзенең акчасына салдырып бирде. «Сабира апалар сиңа кемнәр булалар соң?» – дип сораучыларга Назыйм: «Мин Мусаның атасын белә идем. Күп еллар элек Мусаның әтисе мине үлемнән алып калган иде. Әйтеп куйган сүзем бар иде, шуңа Сабира апаларга хәзер бераз булышырга булдым», – дип әйтә торган булып китте.

Оныгы да, әкренләп тернәкләнеп, аякка басты, җәрәхәтләре төзәлде, алга таба сәламәтлегенә тискәре йогынтысы калмаска тиеш дип ышандырдылар табиблар. Назыйм тәмам тынычланып, дөньясы түгәрәкләнеп яши башлаган шикелле иде дә бит... Әмма гөнаһлар өчен өйләр салып, машиналар алып кына түләп котылып булса икән ул! Назыймны җәзасы барыбер куып тотты. Ял көннәрнең берсендә, оныгын җитәкләп, ял паркына дип чыгып киткәннәр иде. Юл аша чыгып барганда, борылыштан кинәт кенә бер машина ыжгырып килеп чыкты. Тизлеген бөтенләй киметмичә, нәкъ боларның өстенә барып кергәндә, Назыйм оныгын читкә этеп җибәрергә чак өлгереп калды. Ә үзен машина бер чите белән бәреп китте. Бер як бот сөяге каты яраланган иде. Назыйм сырхауханәдә озак ятты, соңрак та аягы төзәлмичә борчуын дәвам итте. Ахырда ул аягын табиблар бөтенләй кисеп алдылар. Шулай итеп, Назыйм үзенең җинаяте өчен гомеренең соңгы көннәренә кадәр үкенеп, интегеп яшәде.

Лилия Закирова

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading