16+

Табиблар биргән белешмәдә, батып үлгәннәр, дип акка кара белән язылган иде... (хикәя)

Өченче баласын тудырган Нурфәния бик бәхетле ана булып, нарасыена күкрәк сөтен имезә.

Табиблар биргән белешмәдә, батып үлгәннәр, дип акка кара белән язылган иде... (хикәя)

Өченче баласын тудырган Нурфәния бик бәхетле ана булып, нарасыена күкрәк сөтен имезә.

- Әй, кызыкаем ла минем! Күпме көттек без сине! Менә, үземә булышчы булып үсәрсең! Абыйларың яклап-саклап кына торыр, Алла боерса!
Нурфәния, өченче авырын бары тик кыз булыр дип, ышанып күтәрде. Өметләре акланды – Нурлыгөле дөньяга килеп бәхетен түгәрәкләде. Ире Закир дә, уллары да нәнинең кайтуын көттеләр. Кичтән үк, идәннәрне юып, бала бишеген түргә элеп куйдылар. Икенче көнне, төш турларына, хастаханә исләрен үзләренә ияртеп, әти-әниләре, кечкенә төнечекне күкрәкләренә кысып та кайтып керделәр. Малайлар, сеңлесен күрергә ашыкты. Биләүсәне чишеп үк күрсәтте әниләре. 

- Әй, бигрәк бәләкәй бу! Үскәнче үлеп китәрсең...
- Андый сүз сөйләшмә улым! Сез дә кечкенә идегез! Әнә, инде мәктәпкә киттең! - дип, сөйде улларын сагынырга өлгергән Нурфәния. Ерак юлларда машина йөртүче булып эшләүче Закир өйдә озак юанмады – эшенә китте...

Бер төнне, Нурфәния, эче авыртуга чыдый алмый уянды. Ул арада сабые да ым салды...
- Закир! Тормассың микән? – дип, зәгыйфь тавыш белән эндәште ул, сәфәреннән арып кайтып, тәмле итеп йоклаган иренә уңайсызланып кына. – Нигәдер эчем авырта. Нурлыгөлне бишегеннән алып бир әле, имезеп алыйм...
Башы да авыртып карамаган хатынының агарган йөзен, эче авыртудан бөкерәеп килгән гәүдәсен күргән ир курка калды. 
- Әйдә, хастаханәгә алып барам! Тикшеренеп кайтырсың. Бу эш белән шаярмыйлар, - диде ул. 

Авыртуга чыдый алмаган хатын нәрсәгә дә риза иде...
Нурфәнияне дәваладылар. Дөрес, кинәт авыруның нидән килеп чыкканын тәгаен белүче булмады. Анализлары да начар түгел, хирурглар да әллә ни үзгәреш тапмадылар. Инде Нурлыгөле тәпи китте, ике яшендә күкрәк сөтеннән аерылды. Рәхәтләнеп яшисе дә яшисе генә. Әмма, гаҗәп хәлләр башланды йортта - хатын ирен якын китерми башлады. Утыз яшен тутырган дәртле, өрлектәй ир аптырады. Нурфәниясе аны бик яратып, иркәләп кенә яши иде. Үзе дә назлы хатынын яратып туймый иде. Кызы туганнан соң салкын боз кисәгенә әверелде дә куйды Нурфәния! Төн җитсә хатын эче авыртуны сылтау итә дә борылып ята.

- Мин нишләргә тиеш инде хәзер? – диде Закир, хатынының чиратттагы киреләнүдән соң. – Сөяркә эзләп китимме? 
Үпкә иртән дә узмады – Закир чәй дә эчми эшенә китте. Нурфәния хафага калды. Ни булды соң минем белән, дип уйлады ул. Хатын, узганнарны уйлап үзенчә нәтиҗә чыгарды. Ирен, шулкадәр яратып, йөргән кызларыннан аралап алып кияүгә чыкты, ләбаса! Туйлар узгач, берсе - бик чибәр, кара чәчле, кара күзле Вәлия исемлесе, сүз ишеттерде. 

- Барыбер яшәтмим! Минем өлешкә керде! – диде.
Андый сүзгә исе китеп тавышланмады Нурфәния. Үзе дә матур, уңган! Элек кем белән кем йөрмәгән - сер биреп торырга исәбе юк. Ире белән бик тату, матур яшиләр иде. Әйтерсең лә хатынны пәри алмаштырды. Нишләргә, дип гасабиланды ул. Нишләргә?

Нурфәния, бер карарга килеп, Нурлыгөлне абыйларына калдырды да, беркемгә сиздермичә юлга кузгалды. Киңәшкә, мари ягындагы авылда яшәүче күрәзәче карчыкка барасы итте. Урман аша барасы ул авылга, бераз шикләндерә дә. Шөкер, берәү дә очрамады, исән-имин килеп җитте.
 Авыл дисәң хәтере калыр – бердәнбер йортта Санук әби ялгызы гына яши иде. Авыл күптән таралган, беткән, әби ничек итеп монда җан асрыйдыр - Алла гына белә...
- Мин сине күптән көттем! Бигрәк озак йөрисең инде! Гомереңне дә кызганмыйсың бит, ай-яй! – дип битәрләп каршы алды аны мари карчыгы. Санук түтәй татарча да, урысча да, марича да теттереп сөйләшә. Өстендә һәрчак мари күлмәге, альяпкыч, тула оек булыр. Иң шаккаттырганы – 21 гасыр дип тормый – чабата киеп йөри! Дөньяның иң уңайлы аяк киемен үзе үрә, дип сөйлиләр. 

- Әдә, үгә уз! Тилмерәсеңме? Иреңне теләмисеңме? Теләмәссең шул! Аны сиңа кадәр дә башкалар тели иде бит! Хәзер рәтләп карыйм, хәзер...
Нурфәния колакларым дөрес ишетәме соң, дигәндәй, аптырап карчыкка карады да, утын түмгәгеннән ясалган урындыкка утырды. Өй эче урман сыман иде. Тәрәзә өсләренә чыршы ботаклары эленгән. Каен себеркеләре матчадагы кадакларга беркетелгән бауда асылынып торалар. Урындыклар – киселгән агач түмгәкләре - өстәл юынылмаган такталардан эшләнгән. Тәрәзәнең кояш төшми торган  төпләрендә киптерегә куелган әллә нинди үләннәр. Пошый мөгезләре генә дүртәү! Караваты кая икән соң кортканың? 

- Мин идәнгә, салам матраста, җиде төрле үлән тутырылган мендәрдә, аю тиресе ябынып йоклыйм! Җир анабыз, табигать биргән сыйлар белән генә тукланам. Яшем – 103 тә! Метрикә кәгазе буенча 77 дә. Пужардан соң кенәгәләр янып беткән, шулай яздырганнар. Минем туганнарым үлеп бетте инде. бер улым бар иде – ул да вафат. Иртә үлде, яши белмәде! Иллесе дә тулмый калды. Әнәү, аның йорты, каршы якта. Өйләнеп караган иде – сәрхүшне кем көйләп бетерсен. Китте хатыны, баласын төшертте. Әйттем, уйнама кеше гомере белән, мәңге бала күрмәссең, дидем. Тыңламады. Баласыз картайды, инде ул да вафат...
Әби, Нурфәниянең уйларын укый һәм җавап бирә иде. Хатын бермәл курка да калды...
- Курыкма! Күңелең изгелектә бит синең! Иреңне яратасың, тик җаныңны салкынлык биләп алган. өченче балаңнан соң шулай булдым, дип уйлыйсың.
- Әйе, Санук түтәй...

- Җук-җук...Арагызга көндәш кергән. Кара чәчле, кара күзле. Кияүдә түгел. Ләкин, йөреп тапкан бер улы үсә. Синең олы улыңа охшаган. Ике тамчы судай! Яшьләре дә бер чамада...
Нурфәниянең миеннән, яшен тизлегендә Закирнең йөргән кызлары узды. Гөлсинә. Алсу. Вәлия...
Вәлия!!! Без өйләнешкәч, эшен ташлады да, читкә китте! Авылга кайтканы юк бугай аның. Зур авылның икенче очында булгач кайтса да очратмыйдыр. Аннары, җилдән бала тапкан, дип сүз чыгардылар. Өч ел элек күргәннәр - улын җитәкләп  Чаллы Сабан туенда йөри диделәр. Закиргә шаярып әйтте дә әле, синеке түгелме, янәсе. Ире кып-кызыл булды...

- Кем икәнен чамаладыңмы? Менә шул хатынның нияте яман! Иреңне, озын сәфәр вакытында очраткан, өенә алып кайткан. Бозым ясаткан. Тик ул бозым сиңа тигән! Ризык аша кергән!
...Шофер булып эшләгәч ерак юлларда уза шул иренең ярты гомере. Кайткан саен күчтәнәч алып кайта инде, аны кем уйлап утырган. Нурлыгөл туганнан соң барды бит Чаллыга Закир! Зур, кып-кызыл алма, барсеткасыннан тәгәрәп төште. Сумка тулы күчтәнәчләрен балаларга алдан биргән иде – бу алманы хатынына сузды. 
- Юлда ашармын дип, юып тыккан идем. Мә, әле Нурфәния, син аша! – диде.
Соң, шуны кичтән ашады, төнлә чирләде бит, ләбаса! Хатын хәлсезләнеп китте, маңгаена бөртек-бөртек тир бәреп чыкты.
- Әнә, сихерең тир белән чыга да башлады. Хәзер догасын укыйм, өшкерәм. Аннары тагын бер килерсең! Тик вакытда йөр, соңлама! Нәкъ унөч көннән көтәм үзеңне! 
...Санук түти, йоланы башлаганчы мичкә якты. Җәйнең эссе көнендә болай да бөркү өй мунча сыман булды. Сабыр итте хатын, бер сүз эндәшмәде. Әби,

Нурфәнияне утыртып та, бастырып та, яткырып та өшкерде. Иске сандыганнан елан кабыгын чыгарды, әллә нинди мөгезләр белән имләде, тәрәзә парларын учына җыеп ярым аңсыз яткан хатынның битләреннән сыпырды. 
- Кемнән килгән – шунда кит! Калдыр бу тәнне! Оч моннан! Югал күз алларымнан!!! У-у –у!!! Тьфү-тьфу!!!
Нурфәния күзләрен ачканда көн кичкә авышкан, кояшның кызу нурлары сүрелә төшкән иде. Әби, берни булмагандай, кулъяулык кадәр төенчекне хатынының кулына тоттырды.
- Монда бер уч җимеш, тоз, шикәр, ярма. Ризыклан! Онытма, унөч көннән соң бусагамнан атлап кер!
Бирмә! Акча кирәк түгел!
Нурфәниянең кулы акча янчыгына үреләсе генә иде әле...
- Районга барып кайттым. Табиб чакыртты, - дип алдады ул, көне буена кайдалыгын әйтми йөргән хатынына гаҗәпләнгән Закирга. 

Нурфәния, кайтуга мунча ягып җибәрде. Төн ката, чиста киемнәрен алды да мунчага китте. Ирен чакырмады – берүзе, рәхәтләнеп, елый-елый юынды. Шул хәл итте. Нурфәния җиңеләеп, яңадан туган сыман булып өйгә үтте. Ире йокларга яткан, балалар да нәвем базарында. Нурфәния, тәмле хушбуен сибенеп ире кырыена барып ятты. Закир йокы аралаш аны кочаклап алды. Хатын, ел буена каядыр югалып торган ярсулы яратуы белән иренең һушын алды...
- Без синең белән яңа кавышкан сыман! Кабат кайтуың белән котлыйм, бердәнберем! – диде Закир, кинодагыча итеп. Нурфәния, башын иренең иңсәсенә салды.
- Мин бердәнберме соң? Син минеке генәме икән соң?  
...Ирнең җиңелчә сискәнеп китүен Нурфәния сиземләде. Дәшмәде. 
Мең мәшкатьле авыл тормышы белән көннәр узганы сизелмәде дә. Иртәгә Санук түтәйгә барасы көн. Тик Нурлыгөле авырып тора. Кызчык ут янып чыкты, тәненең кызулыгы иртән дә кимемәде. Хатын ике ут арасында бәргәләнде. Улларын туганы шәһәргә алып киткән иде, ире кичә үк командировкага дип чыгып китте. Ана, баласын киендерде дә, нарасыен кочагына кысып юлга чыкты. Ара ерак түгел, җиде чакрым гына. Ләкин белә - урман аша узасы юлда бер машина да очрамаячак. Күрәзәче карчык янына ашыгучы булса гына. Кызчыгы ябык булса да, күтәреп бара торгач, авыр тоелды.
Аулак урман юлында машина тавышы ишетелгәч, Нурфәния, куак арасыннан салынган җәяүлеләр сукмагынанан алга омтылды. Мондый юлда юлаучыны калдырмас машина иясе! Кызына да изге күңелле карчык ярдәм итәр, Аллаһ боерса. Куак арасыннан чыгарга омтылган хатын шып туктады! Үз күзләренә ышанмады – машина Закирныкы иде! Сикәлтәле юлдан әкрен генә узган машинаның кабинасын ап-ачык күреп калды ул – кара чәчле, кара күзле хатын иренең иңбашына иелеп нидер сөйли иде. Юлны да күрмиләр, бер-берсенә карашлары береккән...

Үзен белештермәстән кызын ныграк кочаклап кире йөгерде Нурфәния. Битләрен куакларның очлы ботаклары тырнады, чәчләрен эләктереп интектерде. Нурлыгөл ыңгырашып су сорады.

- Хәзер кызым, хәзер! Кайтып җитәбез, су да бирәм, мәми дә бирәм....Әзрәк тәпиләмисеңме соң? Хәлем бетте бит...Уф! 
Мең газап белән урман читенә чыгып җиттеләр. Биредән тау астындагы авыл уч төбендәгедәй күренә. Бераз төшкәч тау чишмәсе ага. Аңа икенче яктан тагын берсе килеп кушыла. Узган ел, бер эшмәкәр, шул чишмәләрен буып алды да күл ясап балык җибәрде...
- Әйдә әле, кызым! Шунда төшик! Хәл алырбыз, су эчәрбез....

Күл суы һәрвакыт салкынча. Нурфәния, һушы киткән сыман ары-бире йөренде. Кызы һаман елады, хәлсезлектән яр буендагы чирәмгә ятып шыңшыды. Күзләренә кадәр алмашынган Нурфәния кинәт чишенә башлады. Анадан тума калды, эчке киемнәренә кадәр салып ачу белән ераккарак болгап атты. Аннары, үксеп елаган Нурлыгөлнең күлмәген салдырды. Баласын кысып кочаклаган хатынның нияте яман иде. Күл уртасына кергәндә, салкыннан куырылган сабый елый алмый иде инде. Аптырап, күзләрен зур ачып, әнисенә карады да:
- Әни! Туңам! – диде...
- Хәзер, балам! Хәзер барысы да бетә...

 Күл, әллә каян килеп ябырылган җил белән дулкыннарын шау итеп тибрәндереп алды да, юрган булып ике гәүдәнең өстендә йомылды...
...Каян гына эзләмәделәр кинәт юкка чыккан Нурфәния белән сабыйны! Урамнарны, урманнарны бөтен авыл белән, этләр белән айкадылар, күрше авылларга хәбәр салдылар. Бөтен халык күтәрелде. Ике көннән соң, яр буенда җилфердәгән киемнәрне көтүчеләр күреп авылга сөрән салды. Водолазлар килеп күлне айкадылар. Башта сабыйны күтәрделәр, аннары Нурфәнияне... Авыл гына түгел, бөтен район шау итте. Закирны гаепле итеп сөйләделәр, ләкин гаеп тагып кирәкле маддә белән хөкем чыгара алмадылар. Су коенынганда батып үлгәннәр, дигән фикерне алга сөрделәр – шуның белән вәссәләм. Табиблар биргән белешмәдә, батып үлгәннәр, дип акка кара белән язылган иде... 

Озак яшәмәде Закир тол ир булып. Ике ел дигәндә капканы кара күзле, кара чәчле чибәр хатын ачып керде. Тормыш учагы кабат терелде. Көннәр айларга, айлар елларга кушылып гомер агышына кушылды. Менә бүген дә аларның ишегалдыннан чыр-чу килгән шат авазлар яңгырый. Закир, чырык-чырык көлгән кара күзле, кара чәчле хатынга, буй җитеп килүче улларына чүмеч белән су сибә. Җәй челләсендә, эсседән шулай котылмакчы булып су сибешүләре. Ир белән хатынның әйләнәсендә бөтерелгән малайлар бер-берсенә шулкадәр охшаган ки – аерып алырлык түгел...

Фәридә Ибраһим. 
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading