Милли премия – 13: Фирдүс – пәлтәдән, Марат – туннан, рекордсмен Тимербаев, Илнатның “беренчесе” һәм кавышкан, аерылган, ишәйгән гаиләләр.
Эстрада тормышына битараф булмаганнар ел ахырын зарыгып көтә. Чөнки декабрьдә ике иң зур музыкаль премия уза. Эстафетаны, гадәттәгечә, Милли музыкаль премия башлый.
“Татар җыры” һәм “Милли премияне” чагыштыру, бәлки, дөрес тә түгелдер. Шулай да охшаш яклары күп булгач, дәшми калып та булмый. Быел, мәсәлән, “Болгар радиосы”ның сәхнә бизәлеше нәкъ узган елгы “Татар җыры”н хәтерләтте. Хәтта өскә-аска төшеп торган ут шарлары да шундый ук иде. Ярый әле, аларны ике-өч җырда гына кулландылар. Алайса сәхнә бизәлеше бөтенләй бер үк булыр иде. “Пирамида” залында ярты сәхнә генә күренә торган “җайсыз” урыннар җитәрлек. Ә сәхнәнең кыр-кырыенда торган декорацияләр тагын кыенлыклар өстәде.
Быел Милли премия биш бүлектән торды. Без “Җир-тормыш”, “Су-вакыт”, “Һава-мәхәббәт”, “Ут” һәм “Моң” көчләре турында фәлсәфәгә бирелдек. Идея кызык кебек, әмма аңа охшаш тематик бүлекләрне өч ел элек “Татар җыры”нда карап кайткан идек инде. Ул елны “Туган туфрак”, “Ана теле”, “Мәхәббәт”, “Моң” турында сөйләштек. Илһамланганнармы, әллә инде барысы да очраклы гына туры килгәнме?..
Дөрес, соңгы елларда Милли премиянең лауреатларына тел-теш тидерерлек түгел диярлек. Тулы заллар җыючы иң популяр башкаручылар - Милли музыкаль премиядә. Димәк,оештыручылар җырчылар белән уртак тел тапканнар. Инде ничә ел “Татар җыры”н калдыручы Илсөя Бәдретдинова, Фирдүс Тямаев, Элвин Грэй, Гүзәл Уразова - барысы да “Алтын йолдыз” сынын алырга килгәннәр. Монысы да игътибарга лаек, әлбәттә. Милли премиянең үз дәрәҗәсе бар.
13 нче премия, 13 декабрь һәм 31 җырчы
Премияне быел да “Иртәнге чәй”ләрдән Рөстәм Гайзуллин белән Эльвира Вильдан алып барды. XIII премия 13 декабрь узды. “Алтын йолдыз” лауреатлары да төгәл 31 иде. Алып баручылар исә, ырымнарга ышанмаска киңәш итте. Быел да Рөстәм белән Эльвира артык күп сүзле булмадылар, аралашулары да җиңел барды. Концерт дәвамында бөтен сценарий, бүлекләрнең бәйләнешен аклау аларның иңенә төште дисәк тә буладыр. Чөнки бүлекләрне башлаучы видеоязмалар кирәк булдымы икән дигән сорау туды. Видеоларсыз да “һава торышы” үзгәрмәс иде, ә бюджетка экономия. Мөгез чыгарырга тырышканнар, ләкин видеолар бер-берсенә бәйләнмәгән иде, алар аерым тормыш белән яшәде. Икенчедән, Милли премия - елга йомгак бит ул. Шундый грандиоз тамаша. Ә монда видеодагы диалогта “Җәмилә апаның сыерлары бозаулап ята”, диләр. Авыл кешесенең көндәлек хезмәтен, мәшәкатьләрен күрсәтү яхшы, әлбәттә, әмма аны горурлык хисе тудыра торган итеп эшләп тә буладыр.
“Бу җыр язылганда авторлар минем аерылу турында белми иде әле”
“Болгар радиосы” премиясен Зөлфирә Шәйдуллина “Хәтерлисеңме” җыры белән башлап җибәрде. Беренче бүлектә кешегә һава кебек кирәк мәхәббәт хисләренә багышланган җырларны туплаганнар иде. Бу җырларны уртак сюжет берләштереп карасак, мөгаен, “Санта-барбара”дан да ким булмаган кино килеп чыгар иде. Әйтик, Зөлфирә Шәйдуллина җырында элеккеге хисләрне искә алалар, Алинә Давыдова җырында инде каеннар арасында мәхәббәт аңлашалар, Ләйлә Галиеваның җырында парның аңлашылмаучанлыклары барлыгы ачыклана, Ильмира Нәгыймованың җырында пар тәмам үпкәләшкән, Чулпан Йосыпованың җырында инде бер-берсен сагына башлаганнар, Гөлзада һәм Илгиз Хәсәншиннар җырында пар, Аллаһка шөкер, дуслаша: “Яшер мине” дип мәхәббәт аңлатып җырлый. Сез төрек киноларын мактыйсыз. Безнең артистларның җырларын берләштереп кенә дә, нинди роман язып була!
Дөрес, быел татар эстрадасында кавышкан, ишәйгән, аерылышкан, гаиләләр дә бар. Мәсәлән, Ләйлә Галиева аерым җырчы буларак, быел беренче “Алтын йолдыз”ын алды. Ләйлә Галиеваның иҗатына күз салсаң, яңа җырларында үзе әйтергә теләгән фикерләре ачык чагыла төсле. “Күңелемнең бакчаларын таптап, йөрмә әле артларымнан саклап”, - ди ул. Әмма Ләйлә җырны “заказ”га яздырмадым, ди.
- Бу җыр язылганда авторлар минем аерылу турында белми иде әле. Өч җыр арасыннан нәкъ аны сайлап алдым. Күңел халәтемне тасвирлап биргән кебек тоелды. Бу ел эчендә 13 яңа җыр яздырдым. Ләйлә Галиева - ул яңа проект. Хәзер яңа көч, энергия белән эшлим, шөкер, - диде ул.
Тагын бер яңалык: элек Вадим Захаров командасында булган саксофончы Айрат Закиров хәзер Ләйлә Галиева командасында икән. “Социаль челтәрдә Айратның иҗатын карап бара идем. Уфада концертларым алдыннан кисәк кенә Айратка язып карарга булдым. Ул чыгыш ясарга ризалашты, хәзер бергә эшлибез”, - ди Ләйлә. Дөрес, Айрат сезонны эшләп бетереп яңа командага күчкән булса, бәлки, гаделрәк булыр иде. Гастрольләрнең кызган чорында мондый күчешләр бераз көтелмәгәнрәк хәл.
Шәрипҗановлар яңа статуска күчә, Винарис белән Лилиянең беренче дуэты һәм Илнатның беренче “Алтын йолдызы”
Күптән түгел генә икенче кызлары туган Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар эстафетаны тагын бер җырлы гаиләгә тапшыра, ахры. Гөлназ Шәрипҗанова: “Яңа елда безнең гаиләбез яңа статуста булыр дип өметләнәбез”, - дип “кармак салды”. Мондый яңалыкларга без шат кына. Сүз уңаеннан, быел Шәрипҗановлар премиядә үзләрен башка яктан ачтылар. Дәртле җырлар белән популярлык яулап алган җырлы гаилә “Кабат гышыйк” дигән салмак җыр башкарды. “Дөрес әйтәсез, безне тамашачылар күбрәк дәртле дуэт буларак кабул итә, шуңа тамашачыларга да, бераз сюрприз ясыйсы килде. Быел, гомумән, күзәтүем буенча Милли премиядә салмак җырлар өстенлек итә. Бу, бәлки, тенденциядер”, - дип искәртте Илсур Шәрипҗанов.
Парлы җырчылар рәтенә, ниһаять, ике ел элек гаилә корган Лилия Хәмитова белән Винарис Илъегет тә кушылды. “Сөенеп яшик” җырын башта Лилия Хәмитовага тәкъдим иткән булганнар, шулай да Лилия тормыш иптәше белән “бүлешергә” ризалашкан. “Безгә туры килгән җыр булмады, ә бу җырның сүзләрен укып карагач, дуэтка да бик килешә дип уйладым”, - ди Лилия. Лилия белән Винариска җырны Гүзәлия белән Эльвира Әхмәтова иҗат итүе дә очраклы түгел. “Мин кавыштырган пар бит бу, җыр язып бирергә тиеш идем инде”, - ди көйләр авторы Гүзәлия.
Шулай да, җырлы гаилә дуэт буларак үсеш алмаячак. “Һәрберебезнең үз стиле, тамашачысы, шуңа дуэтларны күп яздырачакбыз дип ышандырмыйм. Бу җырны да тамашачыларыбыз соравы буенча эшләдек”, - дип ачыклык кертте Лилия. Иң мөһиме - сәхнәдә түгел, тормышта бергә булу. Парлыларга бәхетле тормыш телибез.
Җырчы Илнат Фәрхуллин өчен дә бу ел уңышларга бай булды. Ниһаять, Илнат сөйгәне Регина белән туй гөрләтте, Милли музыкаль премияне дә яулап алды. Дөрес, көй авторы буларак җиңсә дә, ул вакытта гастрольләрдә булу сәбәпле Илнат премиягә килеп җитә алмаган. “Җырчы булып җиңгәч, килермен дип өметләндем”, - диде ул безгә. Беренче коймак төерле була дигән сүзләр бар. Илнат Фәрхуллинның да шулайрак булды, ахры. Җырлаганда микрофоны эшләмәү сәбәпле тавышы өзелеп алды. Төгәллекне яратучы Илнат, кыскасы, чыгышыннан 100 процент канәгать калмады. Алай да, сәхнәдә сер бирмәде, тамашачылар да Илнатны бик җылы каршы алды.
Гаепләмәскә кушучы Эльмира һәм рекодсмен Тимербаев
Эльмира Кәлимуллина да һәр елны үзенчәлекле җырлар белән сөендереп тора. Аның үз стиле, үз юлы бар. Беркемгә охшарга тырышмый торган кыю җырчы. Быел тамашачылар хозурына “Гаепләмәгез” дигән җырны тәкъдим итте. Гаепләмәскә кушкач, гаепләмибез.
Милли музыкаль премиянең тагын бер матур гадәте җырчыларны гына түгел, көй һәм сүзләр авторларын да бүләкләү. Быел сәхнәгә иң күп тапкыр чыккан автор исеменә, бәхәссез, Айдар Тимербаев лаек. Айдар абый сәхнә артында җырчылар белән фотосурәткә төшәргә генә җитешеп торды. Ялгышмасак, 8 тапкыр сәхнәгә чыкты.
- “Заказ”га җырлар иҗат иткәнем юк диярлек. Кеше кушканча гына язып булмый, җыр да чын күңелдән чыгарга тиеш. Мин автор-башкаручыларга, төрле стильләргә, жанрларга каршы түгел. Иң мөһиме - татарча булсын. Бер хәл генә борчый: элегрәк миннән җыр сораган кызлар-егетләр, үзләре: “Берәрсенә җыр кирәк түгелме икән?” - дип сорый башлады. Үзем яздым диләр, әмма язмада хәтта тавышлары да үзләренеке түгел. Ясалма фәһем ярдәмендә җыр язучылар артты. Моңа кадәр җыр язмаганнар да җыр яза башлады. Без дә бөтен иҗат иткән җырларыбызда баянны кулланмыйбыз. Әмма аларның нигезендә татар рухы ята. Ясалма фәһем җырларын тыңлап үскән буынның киләчәге нинди булыр? Уйландыра... - ди Айдар Тимербаев.
Айдар Тимербаев “заказ”га язмыйм дип әйтсә дә, Гүзәлия белән Эльвира Әхмәтова тандемы алай да эшлибез, диләр.
- “Заказ”га язу - ул тема бирү генә. Сиңа юнәлеш кенә бирәләр, калганы, әлбәттә, күңелдән чыга. “Заказ”га язылган җырлар арасында да хитларыбыз күп. Иң мөһиме - илһам булсын. Бер көндә 3әр җыр язганыбыз да бар. Җеннәребез шуның кадәр туры килә, инде 7 ел бергә иҗат итәбез, шөкер, - ди Гүзәлия белән Эльвира Әхмәтова.
Узган елны Милли премиядә Ришатларны югалткан идек. Ә быел Ришат Фазлыйәхмәтов премияне калдырмаган. Ул мәхәббәт турында “Очраттым да сине юлларымда” җырын “Моң” бүлегендә башкарды. Ришат, сүз дә юк, моңлы җырчы. Әмма аның җыры беренче бүлектә яңгыраса, күпкә отышлы булыр иде. “Моң” бүлегенә иң моңлыларны җыйганнар дияр идең, башкалар моңсыз булып чыга төсле. Шулай да “Моң” бүлегендә чыгыш ясаган Рөстәм Хөсәеновны игътибарсыз калдыра алмыйм. Тамашачылар аны алкышларга күмде. Рөстәм Филүс Каһировның үкчәсенә басып, үсеп килә. “Җиз кыңгырау моңнары”н да үзенчә, моңлы итеп башкарды.
Россия музыкаль премияләрен яулаучы бердәнбер җырчы - Элвин Грей да милли премиядә үзенең чыгышы белән сөендерде. “Мине татар сәхнәсе, татар тамашачысы танытты”, - диде ул. Кыскасы, нинди генә дәрәҗәләргә ирешсәм дә, юлымны кем белән башлавымны онытмаячакмын дип искәртте. Ул Хәния Фәрхи репертуарыннан хитны – “Әлдермеш”не башкарды. Җырның сүзләре авторы Тәслимә Низами: “Радик бу җырны үзенчә, яшьләрчә башкара. Аңа бары тик рәхмәт кенә әйтәм. Җырласын! Радик “Әлдермеш”не җырлагач, минем оныклар да аны җырлый башлады”, - ди.
Фирдүс пәлтәдән, Марат туннан, ә Илсөя...
Беренче тапкыр премиягә лаек булган Гөлназ Салахова сәхнәдә күлмәк алыштырды. Биюче егетләр бер мизгел эчендә Гөлназның күлмәген тарттылар да алдылар. Кат-кат киенеп чыккан икән җырчы, дөрес эшли. Сакланганны Аллаһ саклар. Җырчылар киемнәрендә гел энәләр табып тора түгелме соң...
Костюмнар турында сүз кузгаткач, Илсөя Бәдретдинованың образын телгә алмыйча булдыра алмыйм. “Чалмагөл” җыры өчен Илсөя махсус яңа күлмәк тектергән. Ул - ал-су төстәге күлмәктән - чәчәк. Ә Илсөянең командасы - чәчәкнең таҗлары - яшел костюмнан. Образлар буенча белгеч исемен аңа бирсәк, каршы килүче булмастыр. Һәр җырның эчтәлеген чагылдыра торган кием тектерә. Әфәрин, башка сүз юк. Гүзәл Уразова исә сәхнәгә ал күлмәк киеп чыккан иде. Күлмәгенең итәгеннән генә дә тагын бер күлмәк тегеп була.
Марат Яруллин образлары да аерылып тора. Бу юлы Марат иңнәренә тун элеп чыккан иде. Кар яуды бит, салкын. Маратның туны - чын түгел. Табигать сакчылары, борчылмагыз, белештек. Марат Яруллинның дәртләнеп җырлаган мәлдә, мин туны төшеп китә инде дип борчылдым. Ә аның сере бар икән. “Балалар бияләйләрен югалтмасын өчен аларны кереш белән бәйләп куялар бит. Мин дә менә тунны югалтмас өчен бәйләп куйдым”, - ди җырчы.
Фирдүс Тямаев та сәхнәгә пәлтә киеп чыкты, аның эчендә камзул, аннан рубашка. Монысы без күргәннәре генә әле. Кисәк, Кощей бессмертный турында әкият искә төште. Дөрес, Фирдүснең җырлары арасында да үлмәс хитлар бар. Милли премияне йомгаклап, ул “Гомер үтә” һәм татар халык җырын “Тала-тала”ны башкарды. Ике җыр гына җырлады, югыйсә, әмма халык рәхәтләнеп кушылып җырлады, биеде. Тямайның көче, үзенчәлеге дә шунда. “Гомер үтә” җырыннан соң: “Адреналин бирегез әле”, - диде дә, “кабынып” китте. Милли премияне югары нотада тәмамлады.
Рамил Гали фотолары







Комментарийлар