16+

Дөнья архитекторлары Казанны тагын да матуррак күрергә хыяллана

Казанда “Казаныш” халыкара архитектура-төзелеш форумы бара. Анда БРИКС илләреннән һәм Россия төбәкләреннән 200 белгеч катнаша.

Дөнья архитекторлары Казанны тагын да матуррак күрергә хыяллана

Казанда “Казаныш” халыкара архитектура-төзелеш форумы бара. Анда БРИКС илләреннән һәм Россия төбәкләреннән 200 белгеч катнаша.

Форумның беренче көнендәге пленар сессиясендә башкала мэры Илсур Метшин БРИКС илләре архитекторларының ассоциациясен оештыру тәкъдиме белән чыкты.

 —Ассоциациянең төп бурычы халыкның тормыш шартларын яхшырту максатында халыкара тәҗрибәне һәм уңышлы үрнәкләрне уртаклашуны җайга салу булсын иде,-диде мэр Илсур Метшин.

Бүгенге пленар сессиядә сулыклар буйларын файдалану темасы алга куелды. Россиянең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Никита Стасишин видеоэлемтә аша чыгыш ясап, Казанның алгарышлы үсешен, торак төзелешендәге тырышлыгын билгеләп үтте. 

Секция утырышларында архитекторлар һәм белгечләр шәһәрдә табигатькә яраклаштырып төзелешләр үткәрү, экологияне һәм кешеләр сәламәтлеген саклау, биналарны архитектур яктырту, тарихи корылмаларны саклау, дизайн темаларына фикерләшә. Архитекторлар агачтан да йортлар һәм биналар төзүгә зур кызыксыну күрсәтә.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading