16+

Фатирыңны басып чыгып китсәләр, бер дә күңелле хәл түгел...

29 октябрьдә Россия Федерациясе милли гвардия гаскәрләренең ведомстводан тыш сак оешуының 70 еллыгын билгеләп үтә. 1953 елда ук оештырылган әлеге бүлекнең төп бурычы - физик һәм юридик затларның милкен саклау. Тагын шуны да искәртеп узу мөһим: Ведомстводан тыш сак хезмәте - финанс ягыннан тулысынча үз-үзен тәэмин итә алучы да.

Фатирыңны басып чыгып китсәләр, бер дә күңелле хәл түгел...

29 октябрьдә Россия Федерациясе милли гвардия гаскәрләренең ведомстводан тыш сак оешуының 70 еллыгын билгеләп үтә. 1953 елда ук оештырылган әлеге бүлекнең төп бурычы - физик һәм юридик затларның милкен саклау. Тагын шуны да искәртеп узу мөһим: Ведомстводан тыш сак хезмәте - финанс ягыннан тулысынча үз-үзен тәэмин итә алучы да.

Заманалар үзгәргән саен, Ведомстводан тыш сак идарәсенең дә эшчәнлегенә зур үзгәрешләр керә бара. Транспорт, заманча компьютер техникасы, төрле төрдәге сигнализация, мәгълүмати технологияләр... Бүгенге көндә идарәнең Татарстан район үзәкләрендә, республикабызның зур шәһәрләрендә барлыгы утыз бүлеге бар. Хәзерге вакытта кырык меңнән артык фатир һәм унөч меңнән артык башка төрдәге объектлар Ведомстводан тыш сак идарәсе тарафыннан саклана.
Сак хезмәткәрләренең төп вазыйфалары беркетелгән объектларны саклау булса да, алар урамнарда тәртипне тикшерү, җинаятьләрне ачыклау белән дә шөгыльләнә.

—   Халык караклардан кала - янгыннан калмый, дип әйтергә яратса да, фатирыңны басып чыгып китсәләр, бер дә күңелле хәл түгел. Шуңа күрә, безнең максат-бурычыбыз - дәүләт объектларын һәм гражданнарның шәхси милекләрен саклау, - ди Ведомстводан тыш сак хезмәте идарәсенең Казан шәһәре буенча 3 нче батальон командиры урынбасары, полиция капитаны Рафис Минрашит улы Муссаров, - Без саклый торган фатирлар сигнализациягә тоташтырылган, калган объектларда да махсус пультлар бар. Гомумән, без идарәдә техника өлкәсендәге яңалыкларга зур игътибар бирәбез. Чөнки алар ярдәмендә ел саен йөздән артык урлау-талау очрагы булдырылмый кала, угрылар кайнар эздән кулга алына. Талау, урлау, наркотикларның законсыз әйләнеше өлкәсендәге җинаятьләр. Безнең сак астындагы обьектлар LED сигнал җайланмалары, мәгълүмати билгеләр-стикерлар белән җиһазландырылган.
Элек урлау очраклары күп иде. Алдан ук урынга килеп күзәтү ясаган һөҗүм итүче тиз арада бинага үтеп керә дә ниндидер матди-техник әйберләрне урлап чыга да кача иде. Видеокүзәтү системалары ярдәмендә андый төр урлаулар хәзер кимеде. Ягьни кайнар эздән оператив рәвештә тоткарлыйбыз андыйларны. 
Әйтергә кирәк, урамнарда кыйнап талау (разбой) очраклары дә азайды, чөнки шәһәрнең бөтен үзәк өлеше «Имин шәһәр» системасы буенча видеокүзәтү камералары белән җиһазландырылган, шуңа күрә җинаятьчене ачыклау һәм тоткарлау күпкә җиңелрәк. 
Кызганычка каршы, мошенниклар саны артты, аеруча интернетта, шулай ук наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле җинаятьләрнең саны да арта бара. Безнең хезмәткәрләр Эчке эшләр министрлыгы белән хезмәттәшлектә аларга каршы көрәштә кулдан килгәнчә өлеш кертә. Без наркотик таратучыларны да тоткарлыйбыз.

— Ведомстводан тыш сак хезмәткәрләре чакыруларга ни дәрәҗәдә тиз килеп җитә?
— Җәмәгатьчелек тә, җитәкчеләр дә безнең структураны иң мобиль дип саный. Бу, барыннан да элек, безнең хезмәтнең үзенчәлеге белән бәйле. Безнең бөтен шәһәр секторга бүленгән, һәр тоткарлау төркеменең билгеле бер секторда үз патруль маршруты бар һәм алар урамны да, йортларның урнашуын да, җинаять урынына оператив килеп җитү өчен кыска юлларны бик яхшы беләләр.
Даими рәвештә төрле өйрәнүләр, техник-тактик әзерлек кысаларында контроль күнегүләр узабыз. 

— Хезмәткәрләрне әзерләү ничек бара? Күргәнебезчә, алар арасында күбесе яшьләр.
—Хәзер бездә сайлап алу таләбе катгыйлана бара. Барыннан да элек кандидатларның мораль-психологик сыйфатлары карала, мәҗбүри шарт - армиядә, Эчке эшләр органнарында хезмәт иткән,  физик яктан нык әзерлекле булу таләп ителә. Шулай ук алар психологлар белән әңгәмә, полиграф аша узалар. Безгә эшкә урнашкан һәр яңа хезмәткәр башта өч-алты ай стажировка үтә, аннары инде штатка алына. 
Барлык хезмәттәшләремне бәйрәм белән ихластан котлыйм. Җаваплы һәм тынгысыз хезмәтегездә бары тик уңышлар гына юлдаш булсын. Ил-көннәребез тыныч, гаиләләрегездә иминлек булсын. Казаныбыздагы тәртипне саклауда сезнең өлешегез зур. Алга таба да шәһәребез халкына тынычлыкта яшәргә язсын.

Анна Арахамия фотолары

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading