Хәрби хезмәттән азат итә торган сәбәпләр ел саен үзгәреп тора. Хәзер армиягә кемнәрне алмыйлар? А.Сафин, Яшел Үзән.
Татарстан Республикасының хәрби комиссариатыннан алынган мәгълүматлар буенча, бу өлкәдә әллә ни үзгәрешләр күзәтелми. Сәламәтлеге белән зур проблемалар булганнар армиягә бармый. Бу медицина тикшерүе узганда ачыклана, «хәрби хезмәттән азат итә торган» авырулар исемлеге махсус төзелгән.
Тугызынчы сыйныфтан соң, урта махсус белем бирү йортларында укучыларга 20 яшькә кадәр вакытлыча кичектерү каралган. Дәүләт аккредитациясе булган югары уку йортларында көндезге бүлектә укучылар исә диплом яклаганчы хәрби хезмәткә бармый тора ала. Шулай ук аспирантлар да вакытлыча хезмәттән азат ителеп тора. Дөрес, бу читтән торып укучыларга кагылмый.
Балаларга килгәндә, бары ике яки аннан да күбрәк бала булса, яки чакырылучы баланы ялгыз тәрбияләсә, өч яшьтән кечерәк инвалид баласы булса, авыр хәлдәге туганының бердәнбер караучысы икән, бу очракта армиядән вакытлыча калырга була. Хәрби хезмәттән калуның тагын бер ысулы - альтернатив хезмәт. Монда ишегаллары, бәдрәфләр җыештыру кебек төрле өлкәдәге эшләрдә сынаячаклар.
Казан милли-тикшеренү технология университеты (элеккеге КХТИ), Казан дәүләт техника университетында (элеккеге КАИ) укучыларның хәрби кафедрада уку мөмкинлеге бар. Ике елдан соң уку җыеннары уздырып, алар хәрби билетка ия була ала.
Быел хәрби хезмәткә алынучыларны нинди үзгәрешләр көтә? Р.Сафин,Казан.
Үзгәрешләргә килгәндә, Татарстан хәрби комиссариаты яңалыклар белән әллә ни шаккатырмаса да, берсе кайберәүләр өчен бәлки көтелгән хәбәр булыр. Югары уку йортын тәмамлап, диплом алганнарга чакырылыш буенча хәрби хезмәткә бармасалар да була. Алар контракт нигезендә хезмәт итүне сайлый ала. Моның өчен ярыйсы гына хезмәт хакы да түләячәкләр, ди.
Калганнары гадәттәгечә. Солдатларга ике пластик карта тапшырылачак. Аның берсе солдат турында мәгълүмат тупланган электрон паспорт булса, икенчесе - банк картасы.
Монысына дәүләт ай саен ике мең сум акча күчереп барачак. Шулай ук туганнары да бу карточканы тулыландырып тора ала. Чакырылыш пунктында солдатларга шәхси гигиенаны кайгырту өчен махсус җыелма да тапшырачаклар. Һәр солдатның да кесә телефоны булачак.
Комментарийлар