Шушы балалар белән җәй көне олимпиадага әзерлек эшләре дәвам итәчәк. 26 майда ук чит телләр буенча, тарих һәм җәмгыять белемнәре буенча профильле лагерьларның эшләре башланып китә. Оештыручылар лагерь эшчәнлегендә бөтен республика балаларын катнашырга чакыра. Барлык куркынычсызлык таләпләре үтәләчәк, балалар да үз чиратында барлык документларын әзерләп килергә тиеш булып чыга. Мәсәлән, “Дуслык” лагеры республика олимпиада үзәгенең төп базасы булып тора. Бу юлы анда 18 көнлек биш смена эшләячәк. Ә “Казан ачык талантлар университеты” тәкъдим иткән лагерьларда да шулай ук сәләтле балалар ял итә ала. “Сириус” сменасында балалар Сочида ял итә.
– Һәрбер программаның таләпләре бар. Балаларның белемнәре тикшерелә, укучыларның портфолиолары туплана. Шулар нигезендә кабул ителәләр. Көненә 5-6 тапкыр ашату оештырыла. Бөтен лагерьлар да тикшерү уза, шуннан соң гына балалар кабул ителә. Балаларның уку һәм ялы 14 яки 21 көнлек сменаларда оештырылачак”, – дип сөйли Айдар Акмалов.
Комментарийлар