16+

Урманчылар янгыннарга кыштан кайгырышып утыра

Татарстанда урманнар 1 миллион 267 мең гектар мәйданны били.

Урманчылар янгыннарга кыштан кайгырышып утыра

Татарстанда урманнар 1 миллион 267 мең гектар мәйданны били.

Урман хуҗалыгы министрлыгының коллегия утырышында узган елдагы эшчәнлеккә йомгак ясалды, 2024 елга бурычлар билгеләнде.

—Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин башлангычындагы “Экология” илкүләм проекты кысаларындагы “Татарстан Республикасында урманнарны саклау” буенча төбәк проектын гамәлгә ашыру дәвам итә. 2023 елда республикада 3,6 мең гектарда урман торгызу эшләре башкарылды, шулай ук 1,7 мең гектарда урман полосалары утыртылды. Урманчылыкларда 12,8 тонна орлык әзерләнде, 34,1 миллион берәмлек кәлшә үстерелде,-диде республиканың урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров.

Азнакай, Аксубай, Әлки, Биләр, Минзәлә, Нурлат һәм Чирмешән районнарындагы урманнарда корткыч бөҗәкләргә каршы чаралар күрелгән. Киләсе җәйдә Азнакай, Баулы, Болгар, Бөгелмә, Лениногорск районнарындагы урманнарга җирдән һәм самолеттан корткыч бөҗәкләргә каршы агу сиптереләчәк.

—Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе буенча урманнарны саклау чаралары күрелә. Урманга кагылышлы кануннарны бозуның 282 очрагы теркәлде, гаеплеләргә 1,3 миллион сум штраф салынды. Урманнар янгыннарын булдырмау максатында да күп эшләр башкарыла. Республика Хөкүмәте ярдәмендә урман янгыннарын сүндерү техника паркы яңартыла. Узган ел урманнарга якын урыннарда корган үләннәргә ут кабуның 986 очрагы күзәтелде, янгын башлангычлары тиз арада сүндерелде. Урман тирәләрендәге янгыннарны сүндерүдә хезмәткәрләр белән берлектә халык та катнашты. Моның өчен зур рәхмәт!-диде Равил Кузюров.

“Хәтер бакчасы” (“Сад памяти”) халыкара акциясе кысаларында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына багышлап, яу кырында һәлак булган 378 мең татарстанлы хөрмәтенә, 1 миллион 200 мең агач утыртылган.

—“Татарстанның чиста урманнары” акциясе кысаларында язгы һәм көзге якларда урманнарда 1,3 мең кубометр чүп-чар җыештырылды, шулай ук 5,7 мең кубометр корган агачлар өемнәргә өеп куелды,-диде министр.

 Татарстандагы 161 мәктәптә “Мәктәп урманчылыгы” эшли, алар 2100 укучыны берләштерә.

Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты җитәкчесе вазифасын башкаручы Сергей Ковалев үзенең чыгышында:”Татарстан урманнары – Идел буе федераль округының йөзе, алай гына да түгел, Россия төбәкләре арасында иң яхшыларның берсе”,-дип, республиканың урман хуҗалыгы министрлыгы эшчәнлеген югары бәяләде.

—Татарстан урман утырту эшләрендә алдынгы, сездә мәктәп урманчылыклары да иң күбесе. Мәктәп урманчылыкларының төбәкара слетын оештыра башлау кирәк, дип уйлыйм. Татарстанда урман утырту эшләренә республика бюджетыннан да акча күчерелә,-диде Сергей Ковалев.

Коллегия утырышында катнашкан Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин да урман хуҗалыгы министрлыгының эшчәнлеген уңай бәяләде.

—Цифрлаштыру гамәлләрен дәвам итәргә кирәк. Россиядә 2024 ел – Гаилә елы булса, Татарстанда бу ел – Фәнни-технологик үсеш елы шигарендә дә уза. Урман хуҗалыгында фәнгә нигезләнеп эшлисез, киләчәктә дә фән алымнарын актив кулланыгыз. Урман янгыннарын булдырмас өчен киң пропаганда да алып бару кирәк. М-12 автотрассасының Мәскәү-Казан участогы ачылуы республика икътисадына уңай йогынты ясар,-диде Рөстәм Нигъмәтуллин.

 Коллегия утырышы ахырында тырыш урманчыларга Татарстанның һәм Урман хуҗалыгы министрлыгының бүләкләре тапшырылды.
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading