Сезнең кәеф чәйнекне хәтерләтә, чөнки ул да менә-менә кайнап ташыйм дип тора.
Кучкар (21 март – 20 апрель)
Якын арадагы көннәр яңа ишекләрне шакып карау өчен яхшы вакыт. Әмма һәр ишекне дә ачмаска мөмкиннәр һәм бу нормаль күренеш. Беренче, бишенчесендә ачмасалар, унынчысында һичшиксез җавап кайтар.
Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Инде бик күптән ике уй уйлап йөреп, ике якка карыйсыз, әмма болай еракка китеп булмас, бер юнәлешне генә сайларга кирәк. Дуслардан көтелмәгән бүләк булыр.
Игезәкләр (21 май – 21 июнь)
Үткәннәрдә “казынмагыз”, бу барыбер уңышлы нәтиҗәләргә китермәс. Акчагызны уңга-сулга әрәм итмәсәгез, алда рәхәт яллар булыр. Өегездәге тынычлык иң зур байлык икәнен аңларсыз.
Кысла (22 июнь – 22 июль)
Сез дөреслекне ялганнан бик шома аера беләсез, сездән гаделлек сыйфаты ташып тора. Тик кайвакытта барысын да бәреп әйтү мәҗбүри түгел. Кеше ул “дөреслеккә” әзер булмаска мөмкин.
Арыслан (23 июль – 23 август)
Сезгә бер генә киңәшне истә калдырырга кирәк: сабырлык – ул алтын, ә дөрес җирдә дәшми калу – алмазга тиң. Организмыгыз да ял сорый башларга мөмкин, аңа колак салыгыз.
Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Тынлык “җырын” тыңларга өйрәнегез. Анарда гына сез үзегезнең уйларыгызның кайтавызын ишетергә мөмкинсез. Ә бу уйлар аша сез бик күп кирәкле мәгълүмат белә аласыз.
Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
Бу атнада сез “үзем беләм” режимында. Барысын да танк кебек эшләү мәҗбүри түгел. Йомшаграк та була аласыз бит – нәтиҗәсе барыбер сезнеке булып калачак.
Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)
Якын көннәрдә сез түрдә, сәхнә уртасында булырсыз, ләкин тамашачы төрле: кемдер соклана, кемдер көнләшә. Төп киңәш – үзегез булып калыгыз, артык “уйнау” тырышлыгы планнарны үзгәртергә мөмкин.
Укчы (23 ноябрь – 21 декабрь)
Уйларыгыз гадәти юлдан гына йөрми – берсе бер почмактан, икенчесе икенчесеннән чыга. Шул буталчыклык эченнән бик матур фикер туарга мөмкин. Тиздән зур акчалар килер, сабырлык җыеп көтегез генә.
Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Вак-төяк булып күренгән эшләр зур нәтиҗәгә китереп чыгару ихтималы зур. Башкаларны “тәртипкә салам” дип үпкәләтүегез бар, шуңа артык сүзләр урынлы булмас. Сәламәтлектә: режим – дарудан көчлерәк.
Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)
Сезнең кәеф чәйнекне хәтерләтә, чөнки ул да менә-менә кайнап ташыйм дип тора. Яныгыздагы кешеләрне ашыктырмагыз, бөтен кеше сезнең тизлеккә ияләшә алмый.
Балык (19 февраль – 20 март)
Гадәттә сезнең алда авыр һәм җиңел юл торса, сез гел никтер авырын сайлыйсыз. Бу юлларны уза-уза җитәрлек тәҗрибә һәм акыл җыелгандыр. Алдагы көннәрдә үзегезне алай сынатмагыз.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Т елеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар