16+

Ватаныбызны таптаган дошман танклары озак яшәми

Казанның Үзәк стадионы каршындагы мәйданда махсус хәрби операция зонасыннан кайтартылган трофей техникасы күргәзмәсен карап кайттым.

Ватаныбызны таптаган дошман танклары озак яшәми

Казанның Үзәк стадионы каршындагы мәйданда махсус хәрби операция зонасыннан кайтартылган трофей техникасы күргәзмәсен карап кайттым.

“Дөреслектә көч – горурлык һәм җиңү” (“Сила V победе – гордость и победа”) исеме астындагы әлеге күргәзмә күңелдә үзебезнең хәрбиләргә карата горурлык һәм рәхмәт хисе кузгата.

Чара “Бердәм Россия” партиясе тарафыннан Россия Оборона министрлыгы ярдәмендә оештырылган. Украинага НАТО илләре биргән 14 төрдәге хәрби техниканы күрергә мөмкин. Төп экспонат – АКШның “Абрамс” танкы. Хәрбиләр трофей хәрби техникага аңлатмалар бирә. Стендларда күрсәтелгән QR-код ярдәмендә НАТО илләренең теге яки бу техникасын махсус хәрби операция зонасында ничек кулга төшерелгәнлеген карап була.

–Хәрбиләр батырларча көрәшә, аларның ватанпәрвәрлек хисе көчле. Халык теләктәшлектә тора, бу махсус хәрби операциядә катнашучыларга бик мөһим. Мактап сөйләнелгән “Абрамс” танкы да, НАТО илләренең башка хәрби техникасы да, әнә, мескен кыяфәттәге экспонат хәлендә. Немецларның “Леопард” танкы да яна, әлегә ул бу трофейлар арасында юк. Белеп торсыннар – Ватаныбызга һөҗүм иткән дошман, аларның хәрби техникасы барыбер тар-мар ителәчәк, – диде Россия Герое, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рәсим Баксиков.

Күргәзмә мәйданында контракт буенча хәрби хезмәткә язылу пункты оештырылган. Башкортстан егете Данис:”Үз теләгемдә контракт буенча хезмәт итәм. Махсус хәрби операциядә катнашырга җибәрсәләр барам, дошман илебездә йөрмәсен”, – дип фикерләре белән уртаклашты.

Биредә “Солдатка хат” акциясендә катнашырга, НАТО илләренең утлы коралларын да карарга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

2

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading