"Иремә үч иттем. Берәү белән ике тапкыр очраштык та, өченче күрешүебездә йокладык..."
Дүрт ел яшәү дәверендә ирем белән бер тапкыр да талашкан булмады. Безнең мөнәсәбәтләр идеаль иде. Мин һәрвакыт үземне формада тоттым, иремә дә игътибарлы булдым. Аш бүлмәсендә һәрвакыт ул яраткан ризык иде. Тик ул миңа хыянәт итте.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Дүрт ел яшәү дәверендә ирем белән бер тапкыр да талашкан булмады. Безнең мөнәсәбәтләр идеаль иде. Мин һәрвакыт үземне формада тоттым, иремә дә игътибарлы булдым. Аш бүлмәсендә һәрвакыт ул яраткан ризык иде. Тик ул миңа хыянәт итте.
Бервакыт бик нык эчем авыртты. Авырту бетмәгәч, “ашыгыч ярдәм” чакыртырга туры килде. Хастаханәгә алып китеп, сукыр эчәгесенә операция ясадылар. Хастаханәдә ятканда, ирем минем янга бер генә тапкыр килде. Бик җаваплы эштә эшли, бер генә минут та буш вакыты юк. Барысын да аңлыйм, ачуланмыйм, эшләсен генә.
Хастаханәдән мине бер көнгә алданрак чыгардылар. Иремне эшеннән бүлеп тормадым, такси чакыртым да өйгә кузгалдым. Өй янына килеп туктагач, подъезддан иремнең үзеннән күпкә яшьрәк бер кыз белән чыгып килгәнен күрдем. Алар машинага утырып киткәнче, таксидан чыкмадым.
Кич белән ул берни булмагандай, арган кыяфәт белән кайтып керде. Яшь кызларның күңелен күреп йөрсәң арырсың да. Тавыш куптармадым, болай да үз хәлем хәл. Ләкин моны болай гына калдырырга да теләмәдем. Уйладым-уйладым да, танышу сайтында теркәлеп, бер егет белән таныштым.
Андый җирдә юньле кешеләр утырмый дисәләр дә, миңа әйбәт кеше эләкте. Ике тапкыр очраштык та, өченче күрешүебездә йокладык. Мин дә иремә хыянәт иттем! Тик күңелдә барыбер сәер хис. Югыйсә иремнән үч алдым кебек, ләкин йөрәгем сыкрый. Иремне яратам. Алга таба ничек яшәргә?
Диләрә,
Чаллы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Бөек Җиңүгә 80 ел
Авылдашлары аны «кире» дип әйтәләр иде. Ләкин ул кирелек түгел
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстан Рәисе Азнакай районында «Мәллә» уникаль мәдәни үзәген ачуда катнашты
-
#Мәдәният
«Бүгенге очрашуыбызга шатмын»: Рөстәм Миңнеханов Әлмәт театрында
-
#Авыл
Кабак утырттыгызмы, сезгә киләбез...
-
#Төрлесе
Татарстанның бер районына лачыннар кайткан
Комментарийлар
3
2
Кандалага уч итеп,тунны яндырган кебек инде.Намус бик кочле нэрсэ ул.Эгэр ана ярамаган нэрсэ эшлэсэн,ул эчтэн "кимерэ" хэм авыруга салыштыра.Димэк саф кунелле,намуслы булгансың. Тик ин элек,Аллаһ каршында зур гонах кылганга,кичеруне Аллаһ Тәгаләдән сора,тэубэ кыл.Иренә доресен эйту -эйтмэу турында,Аллаһ сина узе дорес юлын курсэтер,эгэр тэубэнне кабул итсэ.Анысын вакыт курсэтер...
0
0
10
2
Юк барга кайгырып утырмагыз, ирегез узе гаепле
0
0
4
4
Полная проституция.
0
0
2
1
Кулдан кулга йерегэч БИК кирэкле нэрсэ икэнсен,
0
0
2
4
Молодец булдыргансын,беткэ уч итеп тунны яккансын
0
0