16+

“Голливуд елмаюы” мәңгегә истә калачак

Лениногорск районы Зәй-Каратай авылы егете Руслан Маковский махсус хәрби операция зонасында мина кыйпылчыгы белән яраланып, күп кан югалтудан һәлак булган.

“Голливуд елмаюы” мәңгегә истә калачак

Лениногорск районы Зәй-Каратай авылы егете Руслан Маковский махсус хәрби операция зонасында мина кыйпылчыгы белән яраланып, күп кан югалтудан һәлак булган.

Хәрбине авыл зиратында 21 ноябрьдә җирләгәннәр.

Каһарманның әнисе, укытучылары уртаклашкан җылы истәлекләре аның рухына дога булып барып ирешсен иде.

- Русланым яхшы күңелле, игелекле бала, ныклы терәк, алтын баганабыз иде безнең, - дип сүзен башлады Ольга Маковская. - Инде менә “алтын баганам сынды”, хәсрәт дәрьясына күмелдем. Үз тормышымда төрле авырлыклар күрергә туры килде. Гаиләбез белән Лениногорск якларына Таҗикстаннан күченеп кайттык. Биредә Айрат исемле егет белән таныштык, бергә яши башладык. 1999 елда Алинә исемле кызыбыз, 2003 елның 6 ноябрендә Руслан дөньяга килде. Әмма балаларымнң әтисе белән юлыбыз аерылды, моңа аерым тукталасым килми. Булган беткән, дигәндәй. Авырлыкларга карамастан, сынмадым. Ике баламны да берүзем аякка бастырдым, авыл җирендәге авырлыкларны үзегез беләсез. Юклык заманы, ләкин кеше арасында ким-хур булмасыннар дип бар тырышлыгымны куйдым. Кешеләрдән, укытучыларыннан ник бер яман сүз ишетелсен. 

“Алар ут эчендә булган вакытта, мин монда тора алмыйм”
Руслан белән Алинә әниләре җилкәсенә төшкән авырлыкны күреп үскән балалар. Якынлык, туганлыкның кадере күңелләренә сеңгән. 
- Руслан 2019 елда Зәй-Каратай мәктәбенең 9 сыйныфын тәмамлады. Аннары Лениногорск политехник колледжына укырга керде. Автомәктәптә укып, машина йөртү таныклыгын алды. Шәхси компаниядә эшләп алды. Энем армиядән кайткан мизгел Русланның хәтеренә нык уелып калган. Махсус хәрби операция башлангач, Русланның бик күп дусты шунда китте. Кызганыч, күбесе һәлак булды. Менә шул аның җанын телгәләде. “Алар ут эчендә булган вакытта, мин монда тора алмыйм”, дип еш әйтте ул. Лениногорск район хәрби комиссариатына да барып караган. Сәламәтлеге аркасында алмаганнар. Әмма туктап калмаган, дуслары аша белешеп Мәскәүгә китеп барган. Бу хакта соңрак дусларыннан белдем, - ди Ольга. 

Теләге бар елан ите ашар, дигәннәр бит. 2023 елның 18 августында Руслан Маковский Россия Федерациясе Оборона министрлыгы белән 2 елга контракт төзи. Мәскәү өлкәсенең Истра шәһәре хәрби комиссариатыннан махсус хәрби операция зонасына китә. Бу хакта якыннары белми дә кала, киткән көнне генә хәбәр итә ул бу хәбәрне. Туганнары бу уеннан кире кайтырга үгетли. Ләкин егет сүзе бер була шул.

Русланны 106 нчы гвардия һава-десант дивизиясенең 51 нче гвардия парашют-десант полкы штурм ротасының өлкән укчысы итеп билгелилләр.
Киткән көннән бирле Руслан әнисе, укытучылары белән гел элемтәдә була. 

Беренче тапкыр чолганыштан чыкканда, контузия ала егет. Минометтан яралана. Госпитальгә бармый. Ә 15 октябрь көнне Ольгага улының үлеме турында хәбәр килеп ирешә.

- Ике ай гына булды бит ул махсус хәрби операция зонасында. Икенче тапкыр штурмга иң беренче булып алар кергән. Моңарчы гел шалтырата, смс хәбәр җибәрә иде. Кайбер мәгьлүматлар буенча улым 12 октябрьдә үк һәлак булган. Әмма бу төгәл түгел. Русланның бер хезмәттәше Октябрьск шәһәреннән, ул каты яраланган. Госпитальдә дәвалана. Аның тормыш иптәше белән элемтәдә торабыз. Улым белән бергә яу кырына кергән, исән чыккан ул егет. Февраль аенда, бәлкем, кайтырбыз, диделәр. Көтәм аларны, улымның соңгы сулышы, соңгы минутлары турында шул хәрбидән сорап белешәсем килә. Улымның сөйгән кызы да булган. Руслан ялга кайткач, өйләнәм, дип сөйләнгән иде. Күрештек ул кыз белән, улымны соңгы юлга озатырга килде. Кочаклашып елаштык. 6 ноябрьдә улыма, исән булса, 20 яшь тулган булыр иде, каберенә бардык. Дога кылып аны искә алдык, тыныч йокла, фәрештәкәем, - дип дәвам итә Ольга ханым.
20 яшьлек баласын җир куенына салган ана хәсрәтен, кайгысын уртаклашу сүзләрен табу мөмкин түгел. Ольга ханымның тавышыннан ук бу ачы яраның әле тиз генә төзәлмәячәге билгеле.

“Голливуд елмаюы” мәңгегә истә калачак
- Руслан Зәй-Каратай мәктәбен 2019 елда тәмамлады, - дип сөйләде безгә мәктәп директоры Ләйсә Әхмәтова. - Мәктәптә укыганда аның иң яратып  укыган фәннәре физкультура һәм «Тормыш иминлеге нигезләре» дәресләре булды. Район күләмендә үткәрелгән хоккей, волейбол, теннис, чаңгы ярышларында ел да катнашып урыннар алды. Шулай ук ГТО таләпләрен 8 класста укыганда алтын билгесенә тапшырды. Февраль безнең мәктәп күләмендә ел саен Ватанны саклаучыларга багышланган айлык буларак уздырыла. Бу чараларда укучылар белән Әфганстанда һәлак булган авылдашыбыз Шәйдуллин Илшат истәлегенә чаңгы ярышлары, хоккей уйнау мәйданчыгында Чечняда батырларча һәлак булган Сәетгәрәев Ринат хөрмәтенә хоккей ярышлары оештырыла. Монда да  укучыбыз алдынгы булды. Кечкенәдән үк көчле ихтыярлы, җаваплы һәм ышанычлы икәнен күрсәтте. Руслан безнең күз алдында күршедә үсте. Ул бик тыйнак, тыныч холыклы, чиста-пөхтә, үз сүзен үти торган мөлаем укучыбыз иде. Катлаулы хәлләрдә югалып калмый, үзен дә башкаларны да яклый ала торган, җырлый да, бии дә, нәрсәгә тотынса, шуны булдыра ала торган асыл егетебез иде. Хәтерлим әле, 40 градус салкында аларның өйләре янып көлгә әйләнгән иде. Бик авырлык белән күтәрде Ольга аларны. Алинә белән Руслан аның терәк-таянычы булды. Соклана идек аларга. Русланның “голливуд елмаюы” мәңгегә истә калачак. Батыр егетебезне җирләгән көнне ике көн табигать елады. Аны соңгы юлга озатырга килүчеләрнең иге-чиге булмады. Бөтен авыл халкы елады.
“Гомер үтә” җырын башкарулары һаман да колакта яңгырый”

Зәй-Каратай төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле, әдәбияты укытучысы, китапханәче Резедә Камалетдинова да үз сүзләрен җиткерде:

- Русланны кечкенәдән үк яхшы беләм, кызым Камилла белән бергә балалар бакчасына йөрде. Аннан беренче сыйныфка укырга керделәр. Сыйныфташлары белән бик тату, дус, бердәм булдылар. Кечкенәдән үк бергәләшеп җәен су буенда уйнап, балык тотып, кышын карга батып чумып таудан чана шуарга, тимераякта, чаңгыда йөрүләре — барысы да балачакның матур хатирәсе булып күңелдә уелып калган. Сыйныфташлары белән барлык чараларга да бергәләшеп әзерләнәләр иде. Стена газетасы чыгаруда Руслан редколлегия әгъзасы булды, рәсемне бик матур ясады. Бу сыйфатлары аңа әтисеннән күчкәндер, чөнки әтисе Айрат минем белән бер сыйныфта укыды, ул да рәсемнәрне бик оста ясый иде. Татар халкындагы “Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз”, - дигән мәкаль Русланга туры килеп тора, ул бик матур итеп бии дә иде, чыгарылыш сыйныф укучыларының “Соңгы кыңгырау” бәйрәменә вальс әйләнеп, гитарага Фирдүс Тямаевның “Гомер үтә” җырын башкарулары һаман да колакта яңгырый, еш кына видео язмадан карап искә алабыз аны. Руслан көләч йөзле, юмор хисле, кызыклы укучы булды.  Мәрхәмәтле, уңган, эш сөючән, тырыш, вәгъдәсен үти торган, һәрвакыт дусларына ярдәмгә килергә әзер булды. Хәтеребездә мәңгегә яшь, чибәр егет булып калачак. Яшь кенә булуына карамастан чын солдатларга хас булган кыюлык, чыдамлылык һәм вөҗданлык сыйфатларын күрсәткән, олы йөрәкле кеше иде. Аның “Батырлык өчен” ордены белән бүләкләнүе моның ачык мисалы. Русланның һәм башка махсус хәрби операциядә катнашкан солдатларның батырлыгы һәм кыюлыгы үсеп килүче буын өчен һәрвакыт үрнәк булачак. Безнең бурыч – Әфганстан, Чечня, Украинадагы бара торган кайнар нокталарда булучыларны, исән-имин әйләнеп кайтканнарны һәм анда һәлак булганнарны онытмау һәм хөрмәтләп искә алу.

“Алар алдында баш иям”
- Бик яхшы егет иде, спорт белән шөгыльләнде. Гомумән, алар бик тату, сокландыргыч гаилә, – дип сөйләде безгә Русланның сыйныф җитәкчесе Гөлнара Вилданова. - Намуслы, акыллы, гадел, искиткеч дус. 2018 елда аларның сыйныфын җитәкләдем. 9 сыйныф укучылары. Хәзер дә аның турында сөйләгәндә, максатчанлыгына һәм кешелеклелегенә сокланам. Руслан һәрвакыт елмаеп торды, һәр нәрсәгә үз фикере бар иде. "Аның белән разведкага барырга да мөмкин иде”, дип әйтә алам.
***
Политехник көллияте укытучысы Татьяна Иванова да Русланның үлеме турындагы хәбәрдән әле дә арына алмый. 
- Мин Руслан укыган төркемнең кураторы идем. Озын буйлы, матур, киң җилкәле, көләч йөзле, мөлаем. Ул үзенең тыныч, шул ук вакытта көчле, нык характеры белән гаҗәпләндерде. Русланнан армиядә хезмәт итәргә теләвен күп тапкырлар ишеттем, минемчә, нәкъ менә шуңа күрә ул үз тормышын илгә хезмәт итүгә багышларга карар иткән һәм МХОга киткәндер.

Русланны 24 октябрь көнне соңгы юлга озаттылар, егет туган авылы Зәй-Каратайда җирләнде.
Россия Президенты Указы белән хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен үлгәннән соң Руслан Маковский Батырлык ордены белән бүләкләнде. Орденны әнисе Ольга Викторовнага тапшырылды. Ә 6 ноябрьдә батыр егетнең туган көне иде.
“Руслан һәрвакыт безнең йөрәкләрдә калачак. Тыныч йокла, батыр егетебез!” - ди зәй-каратайлылар.

Язмага реакция белдерегез

4

0

36

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading