16+

Иремнең икенче хатыны белән арасын бозарга телим

20 яшемдә кияүгә чыктым. Ирем белән мәктәптә укыганда ук танышкан идек. Балага узгач кияүгә чыктым, кызыбыз туды. Өй-бала мәшәкатенә чумдым, бәхәсләшкән чаклар да булды, әмма түзәрлек иде.

Иремнең икенче хатыны белән арасын бозарга телим

20 яшемдә кияүгә чыктым. Ирем белән мәктәптә укыганда ук танышкан идек. Балага узгач кияүгә чыктым, кызыбыз туды. Өй-бала мәшәкатенә чумдым, бәхәсләшкән чаклар да булды, әмма түзәрлек иде.

Кызга 6 яшь булганда, тагын бер бала алып кайттык. Янәсе, икенче бала мөнәсәбәтләрне ныгытыр, мәхәббәткә ялкын өстәр. Алай булмады, киресенчә, бар да начар якка үзгәрде. Иремне яңа бүлеккә җитәкче итеп билгеләделәр, эштән соңга калып кайта башлады. Төпчек кызга 1,5 яшь тулгач, коточкыч хәбәр ишеттем. Ирем үзеннән 6 яшькә кечерәк булган үзенең урынбасары белән йөри. Ул миңа шул кыз белән бер ел буе хыянәт иткән. Теге кыз кияүгә чыккач, иремнең бөтенләй башы китте, эчүгә сабышты, өйдә тавыш чыгарды.

Ярты ел буе тилереп йөргәннән соң, ирем аерылышырга гариза бирде. Бик авыр булды, җаным сызланды. Аннары балаларны алдым да әниләргә күчендем. Соңрак шуны белдем, иремнең сөяркәсе кияүгә авырлы килеш чыккан һәм бер елдан соң ире белән аерылышкан. Баласы иремнән түгел микән, дип уйлап куйдым. Ләкин икенче яктан, көндәшемнең тормышы җимерелүенә сөенеп туя алмадым. 

Өч ел узды. Иремә булган нәфрәт беркая да юкка чыкмады, кайвакыт аңа балаларны бирәсе килмәде. Тик алиментларны түли, кызлар да әтиләрен үлеп ярата. Шуңа күрә тешне кысып булса да түзәм. Иремнең башка кеше белән очрашуын белсәм дә, аның гафу үтенеп килүен көттем, кавышуга өмет иттем. Соңгы тапкыр кызларны узган ялда алып китте. Кызлар бик сөенеп кайтты, бер апада кунакта булуларын, яңа сеңелләре барлыкка килүен сөйләде.

Баксаң, ирем теге сөяркәсе белән яшәп ята икән. Төне буе елап чыктым. Түзмичә иремә шалтыратып, “теге хатын баласын синнән таптымы?” – дип сорадым. “Юк, әмма мин ул хатынны яратам, баланың кемнән булуы мөһим түгел. Хәзер өч кызым бар”, - диде. Аны күрә алмавымны, балаларымны теге хатын янына алып бармавын әйттем. 

Ирем белән яңадан кушылу өмете бер мизгелдә чәлперәмә килде. Теге хатынны җир йөзеннән юк итәргә телим. Урамда тотып кыйнар идем, әмма закон кушмый. Димәк, бозым ясаучы әбиләргә мөрәҗәгать итүдән башка чарам калмый...

Исемем редакция өчен генә

Язмага реакция белдерегез

9

1

0

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    1

    Аллам сакласын

    • аватар Без имени

      0

      0

      Дуракланма узенне кара барыбер эйбэт яши алмыйсын хаман исенэ тошеп тора

      • аватар Без имени

        0

        0

        Узенне сакла

        • аватар Без имени

          0

          0

          Алай эшләп узегезне яраттыра алмыйсыз бит. Монда иң зур уч - тегеләргә төкереп биреп, матур итеп яшәп яту минемчә. Кызларны яхшы кеше итеп устеру, бәлки эле сезгә дә жунле кеше очрап куяр. Сез бит авырлы булып чыктым, дисез. Бәлки ул сезне яратмагандыр. Аннары, бер хатын - кыз белән чуалган кеше, гел чуала ул.Сез терпеливо ждите

          • аватар Без имени

            0

            0

            Сезгз кирзкме ул бозым. Аллагашокер ике балам бар, исзн сау булсыннаррда диегездз, башыгыз котылганга ходайга рзхмзт эйтегездз уз коегезгз яшзгез. Бозып кына кеше кире кайтмый, башында булмаса узенен. Бозым узегезгз яки балаларыгызга кайтуы бар. Ул бик нык гонах. Бозым белзн генз кире кайтарып булмый яратмаган кешене. Значит ул сезне яратмаган.

            Мөһим

            loading