16+

Татарстанда туристлар агымы узган ел белән чагыштырганда 18 процентка арткан

Татарстанда туристлар агымы узган ел белән чагыштырганда 18 процентка арткан. Аның 4,6 проценты җәйге сезонга туры килә. Иң еш сайлаган туристик маршрутлар исемлеге үзгәрешсез кала.

Татарстанда туристлар агымы узган ел белән чагыштырганда 18 процентка  арткан

Татарстанда туристлар агымы узган ел белән чагыштырганда 18 процентка арткан. Аның 4,6 проценты җәйге сезонга туры килә. Иң еш сайлаган туристик маршрутлар исемлеге үзгәрешсез кала.

Казан Кирмәне, Свияжск ярым-утравы, Изге Болгар, Алабуга, Тәтеш һәм  Чистай – иң еш сайлаган туристик маршрутлар исемлеге. Татарстанның туризм буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Сергей Иванов сүзләренчә, Чистайда яңа пристань ачылу - туристлар агымының үсешенә китерде. “Шәһәргә туризм кайтуны күрү сөендерә. Туристлар килгәч, шәһәр дә үзгәрә”, - ди ул. 

Республикада су юлы маршрутларында да үсеш күзәтелә. Узган ел белән чагыштырганда 24,3 процентка күбрәк кунаклар су транспортына өстенлек биргән. 
- Республикада тукталучы круизлар саны арта. Казан-Чебоксар- Түбән Новгрод маршруты буенча гына да Татарстанга 20 меңгә якын кунак килгән. Су юлы экскурсияләренә кызыксыну да арта. Без су транспортын яңартып торырга тырышабыз. Быел Чистай-Чаллы, Казан- Пермь тест маршрутлары ясап карадык. Киләсе елны бу юнәлешләр дә булыр дип өметләнәбез, - ди Сергей Иванов.

Туризм буенча комитет җитәкчесе сүзләренчә, Россия буенча эчке туризмның 60 проценты машинада сәяхәт итүчеләргә туры килә. Ә яңа М12 трассасы ачылу, республикага тимер атка “атланып” килүчеләрнең санын арттырган.

Быел һава юллары буенча сәяхәт өчен дә яңа рейслар барлыкка килде. Сургут, Нальчик, Магас, Әстерханга рейслар; Согуд Гарәбстанының Абу-Даби һәм Рас-эль-хайма шәһәрләренә туры рейслар ачылды.  “Без генә түгел, ә чит ил туристлары да безгә килеп ял итә алалар”, - ди җитәкче

Милли проект “Туризм - кунакчыллык индустриясе” проекты 2024 елда тәмамланды. Шул дәвер эчендә программаның ярдәмен 175 проект кулланган. 2025-2030 елларда гамәлгә ашырыла торган “Туризм һәм кунакчыллык” проекты буенча исә, эшмәкәрләр ял итү урыннарына җиһазлар ала ала. 

“Яшерен рәвештә эш алып баручылар да бар”
Татарстан эчке туризм буенча лидерлар рәтендә кала. Казанда - 8 мең, республикада 27 мең кунакханә номеры бар. Республикага килүчеләр саны артса да, кунакханәләрнең уртача йөкләнеше - 59 процент. Димәк, атнаның өч көнендә кунакханә номерлары буш тора дигән сүз. 
-  Яңа объектлар ачыла. Билгеле, аларга игътибар күбрәк. Моннан тыш, безгә яшәү урынын оештыруның башка ысуллары, мисал өчен, фатир арендалап тору белән дә көндәшлек итәргә кирәк. Рәсми рәвештә фатирын арендага бирүчеләрдән тыш, яшерен рәвештә эш алып баручылар да бар. Кулланучылар, әлбәттә, сыйфат һәм бәя ягыннан иң отышлы вариантларны эзли, - ди отельерлар ассоциациясе вице-президенты Лилия Усманова.

Кунакханәләрдә иң еш Мәскәү, Петербург, күрше төбәкләрдән килгән кунаклар туктала. Туристларның 89 процентын Россия буенча сәяхәт итүче гаиләләр, эшлекле сәфәргә килгән кешеләр тәшкил итә. Моннан тыш, кунаклар Казанда гына төпләнми, башка районнарга экскурсияләргә дә барырга ярата. 

Татарстанда 547 кунакханә теркәлгән. Алар арасында 9ы - биш йолдызлы, 41е -  дүрт, 87се - өч йолдызлы. Быел кунакханәләр фонды тагын 484 номерга тулыланган, барысы да премиум-сегмент. “Яңа номерларны төрле кунакханәләр булдырды, димәк, инвесторлар да шартларны яхшыртырга кирәк булуын аңлыйлар”, - ди Лилия Усманова. 

Яшьләрнең яңа тренд - шифаханәләрдә ял итү
Татарстан шифаханәләренең хәлләре яхшырак. 10 ай нәтиҗәләре буенча шифаханәләрдә 138 мең кеше кунак булган. Бу узган ел белән чагыштырганда 2 процентка күбрәк һәм Россия буенча Татарстан  шифаханәләре кунаклар саны буенча 8 нче урында.  “Узган ел белән чагыштырганда шифаханәләребездә 15 процентка күбрәк татарстанлы ял иткән. Бу - туризм һәм сәламәтлек министрлыклары белән хезмәттәшлек итү нәтиҗәсе”, - ди "Татарстан шифаханәләре"  ассоциациясе җитәкчесе Евгений Терентьев.

Быел шифаханәләр 1,5 миллард табыш алган. Әмма юлламаларның уртача озынлыгы кыскарган. Әлегә ул - 9,4 көнгә тигез. Шифаханәдә бер көннең уртача хакы - 4 мең 170 сумга тигез. “Республика шифаханәләренә ял көннәренә килүчеләр саны артты. Аеруча яшьләр арасында шифаханәләргә кызыксыну уянды. Алар кыска программаларга өстенлек бирә”, - ди җитәкче.

Яңа ел бәйрәмнәренә шифаханәләрдә урыннар юк, диярлек. Әмма сыйфатлы ремонтлы номерлар саны җитмәү үзе турында белгертә. 

“Илдә шифаханәләрне яңарту буенча дәүләт программасы юк. Яңа кунакханәләр төзү программасы бар, әмма без аны куллана алмыйбыз. Моннан тыш, шифаханәләрдә ял итүчелләрдән турист буларак салым алуга да каршы киләбез. Шифаханә - ул сәламәтләндерү оешмасы, шуңа безнең кунакларыбызга мондый салымның күләмен, бәлки, киметергә кирәктер, - диде Евгений Терентьев. 

Дәүләт үз тарафыннан шифаханәләр санын арттыру өчен республикада инвесторларга милеккә салым күләмен киметә.  Әгәр эшмәкәрләр  2030 елга кадәр яңа шифаханә ачсалар, аларның милеккә салым күләме нибары 0,1 процент булачак. Әйтик, 2,5 миллиардлык шифаханә өчен алар 2,5 миллион сум салым түлиячәк. Моннан тыш, мондый ташламалы салым режимы шифаханә ачылганнан соң да, 10 ел дәвам итә. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading