14 декабрь кичендә котырынып искән җилләргә сабырлык теләсәк тә, кичке сәгать тугызлар тирәсендә Актаныш районының Тәкмәк авылында килеп чыккан янгынны күреп, ул ялкын белән уйнарга керешә. Әй, өрә тегеңә, әй, биетә телләрен...
Шөкер, Тәкмәк авылына ничек кенә үрләмәсен, әмма торак йортларга буй сузып җиткерә алмый ул. Диләрә белән Роберт Загировлар яшәгән йортның бакча башына шәп бүрәнәләрдән умарта өе итеп җиткерелгән ике катлы торак дөрли-дөрли үзе генә яна. Кызганычка каршы, “вакытлыча хуҗасы” – 68 яшьлек Фидрат Мостафин эчтә кала... Ничек кенә тырышмасыннар, аны коточкыч үлемнән коткара алмыйлар.
Җирлеккә шалтыраттык. Безнең анда үз укучыларыбыз яши – Дилбәр апа Әхәтова, китапханәче.
– Фидрат абзый турында бер начар сүз дә әйтә алмыйм. Китапханәдәге бөтен китапны укып чыкты. Кем белән генә сөйләшсәң дә, кайчан карама кулында китап иде, диләр. Кроссвордлар чишәргә ярата иде мәрхүм, китапханәдәге бөтен газеталарны өенә ташып бетерде. Аның белән бергә миннән алып киткән китаплар да ут эчендә калды, - ди Дилбәр апа.
Әйтүләренчә, Фидрат абый гомер көзләрендә авылга читтән кайтып урнашкан. Роберт Загировта эшләп йөргән. Барыр, кунар җире булмагач, Роберт Загиров аны кызганып, үзенең умарта өенә яшәргә керткән. Тамак, яшәр куыш хакына хуҗалыктагы хезмәтләренә булышып, ул шунда 5 еллап яшәгән. Дөресрәге, авыл халкы аның Роберт әфәнденең канат астына сыенганлыгын белсә дә, нәкъ менә шушы бинада гомер сөрүен ишетмәгән дә, күрмәгән дә.
– Ул бит урам буйлап эчеп, хәер соранып йөрмәде. Кибеткә баруын күрә идек, бик матур сөйләшә иде. Укыган кеше, итагатьле, тәрбияле. Дөрес, өс-башы тузганрак, шапшаграк була торган иде дә, авыл җирендә бит кунакка баргандай итеп киенеп тә йөрмиләр, – ди Лена ханым.
Лена Мингазова – яшьлегендә гаиләсе белән Зәйдә яшәп, берничә ел элек кенә өлкән яшьтәге әнисен тәрбияләргә Тәкмәккә күченеп кайткан, ул хәтта ындыр ягында әлеге йортны бер мәртәбә дә күргәнем юк иде ди. Янгынны да беренче ул шәйләгән.
– Тәрәзәдән шундый матур яктылык керүенә гаҗәпләнеп, төньяк балкышы ахрысы дип, ипләбрәк күз салсам... Көлтә-көлтә ут күтәрелә. Киендек тә ирем белән чыгып йөгердек. Кайсы күршенеке икәнлеген аңлый алмадык башта. Барабыз, барабыз – беренче, икенче күрше дә түгел. Әле ул урамдагы йорт та түгел икән. Бакча башына төшеп очтык. Без барып җиткәндә йортның шиферлары шарт та шорт килеп бар куәтенә яна иде. Эчендә кеше бардыр дип тә уйламадык без. Роберт өенә менеп ишеген кагабыз, ачучы юк. Утлары да юк иде. Карасак – ишекләрендә ачкыч, борып ачып кердек. Менә шунда гына торып чыктылар, – дип сөйләде Лена ханым.
Җыйнаулашып кабаттан янган умарта өенә төшеп китәләр. Көрәкләр белән карлар сибәләр, янгын сүндерү хезмәтенә хәбәр салалар.
– Роберт бу хәлне ишетүгә, их, дип кенә куйды. Ул белгән, ләкин Фидрат абыйны коткарып булмый иде инде. Без эчтә кеше барлыгына ышанмадык та. Янгын сүндерүчеләр янгынны басып, умарта өеннән калган көлне актарганда гына Фидрат абыйның сөякләрен табып алдылар. Бик кызганыч, кеше гомере бәһасез бит. Аны бүген генә Актаныш моргына алып киттеләр. Кайчан күмеләсе әлегә билгесез, – ди Лена ханым Мингазова.
Кызганыч, Фидрат абыйны гаиләсе, балалары белән аралашмаган дип сөйлиләр. Ачылып китеп берәү белән дә сөйләшмәгән ул, эч-серләрен дә сибеп йөрмәгән. Тәмәкене күп тарткан, башын күтәрми китап укыган. Тәкмәклеләр белән бик тәртипле, тәрбияле итеп сөйләшкән. Үткәнен дә, якыннарын да, туган һәм элек торган җирен дә белмиләр, әмма гомеренең соңгы елларында авылдашларына әйләнгән Фидрат Мостафинны алар үз көчләре белән авыл зиратына бергәләшеп җирләргә ниятлиләр.
– Ул бит татар иде, мөселман! Кардәшебез, авылдашыбыз. Нигә дип җирләмәскә әле. Әгәр дә якын кешеләре бу тирәдә юк икән, аны җиргә иңдерү – безнең бурыч, – ди Лена апа.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар