16+

2 кеше боз астына китеп үлгән, 8 кеше коткарылган

Республикада узган елның кыш башында 2 кеше боз астына китеп үлгән, 8 кеше коткарылган.

Республикада узган елның кыш башында 2 кеше боз астына китеп үлгән, 8 кеше коткарылган.

– Сулыкларда боз ката башлады, калынлыгы 6 сантиметрга җиткән урыннар да бар. Ләкин, сулыклардагы боз тигез катмаган: кайбер урыннарда бик юка яки бөтенләй юк. Иделдә һәм Чулманда агым көчле, аларда боз кату акрын бара. Елга һәм күләрдәге боз өстенә ышанычлы керү өчен 15 градус салкын һаваның тагын бер атна торуы кирәк. Татарстанга 17-24 декабрьләрдә кабат җылы һава агымы килүе көтелә. Шунлыктан, сулыклардагы боз өстенә керергә ашыкмаска кирәк, – дип кисәтте Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсенең сулыкларда кешеләр иминлеге бүлеге җитәкчесе Регина Гаязова “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә.

Чистайдагы Прость елгасында шушы көннәрдә бер ир боз ярылып, суга төшкән. Үзлегеннән чыга алмагач, ярдәм сорап шалтыраткан. “МЧС хезмәткәрләре әлеге ирне коткарды. Бу кыш башында сулыкларда боз астына китеп батып үлүчеләр әлегә юк”, – диде Регина Гаязова.
Казан эчендәге күлләрдәге боз өстеннән йөрү бик хәвефле. Муниципаль берәмлекләр, авыллардагы җирле үзидарәләр халыкны кисәтергә тиешләр. Калынлыгы 7 сантиметрдан кимрәк булган боз өстенә кергән өчен гражданнарга 1500 сумнан 2000 сумга кадәр штраф салына. Узган ел 32 кеше штрафка тартылган.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading