Хатын белән 2013 елда таныштык. Ул – иреннән аерылган, баласыз хатын иде. Ире еш кына кул күтәргән, хыянәт иткән. Аерылышканда, фатирын да үзенә тартып алган. Кыскасы, хатын бернәрсәсез утырып калган.
Скопировать ссылку
Хатын белән 2013 елда таныштык. Ул – иреннән аерылган, баласыз хатын иде. Ире еш кына кул күтәргән, хыянәт иткән. Аерылышканда, фатирын да үзенә тартып алган. Кыскасы, хатын бернәрсәсез утырып калган.
Хатыныма бик нык гашыйк булдым. Үткәне шундый аяныч булгач, бөтен игътибарымны аңа бирергә теләдем. Көн дә кафе, кино, паркка алып бардым. Берничә айдан соң без фатир арендалап, шунда яши башладык. Тагын берничә айдан мин аңа тәкъдим ясадым, ул ике дә уйламыйча ризалашты. Туй ясап тормадык, икәү генә язылышып кайттык.
Ярты елдан соң хатын балага узды. Бу хәбәрне белгәч, бездән дә бәхетле кеше юк иде. Гаиләм, туачак балам өчен күп эшләдем. Иртүк китәм, соң гына кайтам. Ул чорда кесәгә шактый акча керде. Аннан соң кызыбыз туды, әнисе кебек үк матур, сөйкемле, күзләр тимәсен.
Комментарийлар
6
3
Бирешмэ, син ир кеше! Акыл белэн Эш ит. Монын белэн генэ донья бетми эле ул. Тормыш узе курсэтер. Кайгырма артык.
0
0
3
0
Эйе,узегезне саклагыз,бик артык борчылып берни эшлэп булмый бит,акылына килер,бэлки гафу утенер...
0
0
6
0
Бер ужымга кергэн сыер хаман ужымга керэ син аны тутата алмыйсын ул басудан икенчесенэ икенчедэн очегэ, дуртенчегэ,бишенчегэ йориячак. Бу хатынен синке тугел мирнеке
0
0