16+

Россиядә вейпларны тыярга җыеналар: Татарстанда да үзгәрешләр көтелә

Киң таралыш алган вейпларның зыяны гади тәмәкенекенә караганда да зуррак, ди табиблар.

Россиядә вейпларны тыярга җыеналар: Татарстанда да үзгәрешләр көтелә

Киң таралыш алган вейпларның зыяны гади тәмәкенекенә караганда да зуррак, ди табиблар.

  • 2027 елның 1 мартыннан Россия төбәкләрендә электрон тәмәке һәм алар өчен сыекчаларны ваклап сатуны тыю тәкъдиме карала. Әмма белгечләр һәм депутатлар арасында мондый чикләүләрнең нәтиҗәсе турында төрле фикерләр бар: берәүләр аны яшь буын сәламәтлеген саклау чарасы дип санаса, икенчеләр базарның яшеренгә күчү ихтималын искәртә.

Россия төбәкләренә вейплар сатуны тыю хокукы биргән федераль законны Россия Президенты Владимир Путин 26 июньдә имзалады. Яңа тәртип буенча, төбәкләр электрон никотин җиткерү системаларын ваклап сатуны үз территорияләрендә чикләү турында мөстәкыйль карар кабул итә ала. Бу вәкаләтләр 2027 елның 1 мартыннан 2032 елның 1 мартына кадәр тәҗрибә рәвешендә гамәлдә булачак. Шуның нигезендә, кертелгән чикләүләрнең ни дәрәҗәдә нәтиҗәле булуы бәяләнәчәк.

Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин сүзләренчә, төбәкләргә мондый хокук бирү — халык инициативасы. Ул вейпларның төрле тәм һәм ис бирүче өстәмәләре белән аеруча җәлеп итүен, шуңа күрә балалар һәм үсмерләр арасында кызыксыну уятуын билгеләп үтә.

вейп. фото ти

Тыю яклылар арта

Вейпларны ваклап сатуны тулысынча тыю турында карар кабул итүче төбәкләр саны артканнан-арта бара. Түбән Новгород, Саратов һәм Пенза өлкәләрендә, Пермь краенда, Удмуртиядә, Ямал-Ненец автономияле округында һәм Төньяк Осетиядә шундый чикләүләр кертү турында карарлар кабул ителгән. Санкт-Петербург депутатлары да бу башлангычны хуплаган.

Дәүләт Думасының Сәламәтлек саклау комитеты башка төбәкләрне дә әлеге мәсьәләгә игътибар итәргә һәм вейплар сатуны тыю мөмкинлеген карарга чакыра.

Табиблар электрон тәмәкеләрнең сәламәтлеккә йогынтысы җитди борчу тудыруын искәртә. Аларны куллану үпкәгә, йөрәк-кан тамырлары системасына зыян китерергә мөмкин. Ә озак вакытлы нәтиҗәләре әле тулысынча өйрәнелмәгән. Чөнки вейп кулланучы беренче буын кешеләрнең күбесе чагыштырмача яшь.

Күршеләр акыл белән эш итәргә чакыра

Шул ук вакытта, электрон тәмәкеләрне сатуны тыю гына проблеманы тулысынча хәл итә алырмы дигән сорау да ачык кала. Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров, мәсәлән, бу мәсьәләгә сак карарга чакырган.

Башкортстанда вейплар сатуны чикләү мөмкинлеге турында фикер алышканда, ул электрон тәмәкеләрне балигъ булмаганнарга саткан өчен җаваплылыкны көчәйтү һәм тыюны этаплап кертү мөмкинлекләрен карарга тәкъдим иткән.

— Мин, гомумән, нәрсәнедер тыю яклы түгел. Тыйсаң, моны акыл белән эшләргә кирәк, — дигән республика башлыгы.

Аның фикеренчә, катгый чикләүләр базарның яшеренгә күчүенә китерергә мөмкин. Шуңа күрә балаларның вейплар куллануына каршы көрәштә сатуны тыю белән генә чикләнергә ярамый. Ата-аналар һәм мәктәпләр белән эшне көчәйтү, кагыйдәләрне бозучыларга карата штрафларны арттыру мөмкинлеген дә карарга кирәк.

Радий Хәбиров шулай ук эшмәкәрләр мәнфәгатьләрен дә исәпкә алырга кушкан. Аның фикеренчә, карар кабул иткәндә эшкуарлыкка өстәмә авырлыклар тудырмау мөһим.

вейп. фото ти

Татарстанда тыюны хуплыйлар, әмма...

Татарстанда да вейплар сатуны тыю мәсьәләсе карала. 19 октябрьдә Дәүләт Советында электрон тәмәкеләрне һәм алар өчен сыекчаларны ваклап сатуны 2027 елның 1 мартыннан тыюны күздә тоткан закон проекты беренче укылышта кабул ителде.

Фикер алышу вакытында депутатларның кайберләре шулай ук чикләүләрнең мөмкин булган тискәре нәтиҗәләренә игътибар юнәлтте. Аерым алганда, «Коммунисты России» партиясе вәкиле базарның яшеренгә күчү куркынычын искәртә. «Яблоко» партиясе вәкиле исә мондый тыюны инде кертүче төбәкләр тәҗрибәсен өйрәнергә һәм аны гамәлгә ашырганда килеп чыгарга мөмкин булган кыенлыкларны исәпкә алырга тәкъдим иткән.

Акчамы, сәламәтлекме?

Татарстанда вейплар сатуны тыю өчен өстәмә чыгымнар кирәк булмаячак. Әмма бюджетның керемнәре кимиячәк. Хәзерге вакытта Татарстанда тәмәке һәм никотинлы продукция сату белән 343 оешма һәм шәхси эшмәкәр шөгыльләнә. Аларның 303е республика бюджетына салым түли.

2025 елда әлеге эшмәкәрләрдән бюджетка барлыгы 40,9 миллион сум салым кергән. Шуның 2,6 миллион сумы гына сату күләменә бәйле булмаган салымнарга — җир, транспорт һәм милек салымнарына туры килә. Калган 38,3 миллион сум турыдан-туры сәүдәгә бәйле.

Рәсми классификаторда вейплар һәм алар өчен сыекчалар сатуны аерып күрсәтә торган код юк. Шуңа күрә әлеге продукциядән кергән салым күләмен төгәл исәпләү мөмкин түгел. Закон проектын әзерләүчеләр исә тәмәке һәм никотинлы продукция сатучы махсуслашкан кибетләр эшчәнлегенә бәйле рәвештә, бюджет елына якынча 38 миллион сум керем югалтырга мөмкин, дип фаразлый. Бу суммада вейплардан тыш, башка тәмәке продукциясе сатудан килгән керемнәр дә исәпкә алынган.

вейп. фото ти

Аяныч нәтиҗәсе — еллар узгач

Электрон тәмәкенең аэрозолендә никотин, яман шеш китереп чыгарырга сәләтле матдәләр һәм хром, никель, кургаш кебек агулы металлар бар. Ә хуш ис бирү өчен кулланыла торган диацетил үпкәгә җитди зыян сала. Бронхиаль астма, хроник бронхит, үпкәләрнең хроник обструктив авыруы, үпкә, бугаз, ирен, һәм башка төр яман шешләр, авыз эче бозылулары — бу электрон тарту чаралары тудырган авыруларның бер өлеше генә.

Табиблар яшьләр арасында үпкә хроник обструктив авыруыннан (ХОБЛ) интегүчеләр саны тиздән кискен артыр дип фаразлый. Элек бу авыру күп еллар тәмәке тартучыларга гына хас дип саналса, хәзер пульмонологларга 16-40 яшьлек кешеләр дә мөрәҗәгать итә. Аларны тамак кибү, авырту, ютәл, тын кысылу, күкрәктә сызгыру кебек билгеләр борчый.

вейп. фото ти

«Кул-аягым белән хуплыйм»

Югары категорияле табиб-педиатр, пульмонолог Илдар Зиннәтуллин:

— Мин вейпларны тыюга тулысынча уңай карыйм. Бу мәсьәләдә урталык була алмый: йә сәламәтлекне сайлыйбыз, йә аны куркыныч астына куябыз. Вейпларның тәмле исе кешеләрне алдарга мөмкин, әмма аларның организмга зыяны бик зур. Алар аеруча балалар һәм үсмерләр өчен куркыныч, чөнки яшь организм әле тулысынча ныгып җитмәгән.

  • Вейп тарту күптөрле үпкә авыруларына китерергә, хәтта кеше гомеренә куркыныч тудырырга мөмкин. Вейплардан никотинга бәйлелек тумый дигән фикер дә дөреслеккә туры килми. Шуңа күрә аларны сатуны чикләү генә түгел, тулысынча тыю кирәк дип саныйм.

Балаларның сәламәтлеге белән тәҗрибәләр үткәрергә ярамый. Тартуның нинди төре булуына карамастан, ул сәламәтлеккә зыян китерә. Бу мәсьәләдә минем фикерем бер: тарту — сәламәтлеккә зыян китерү, ә сәламәтлекне саклау һәрвакыт беренче урында булырга тиеш.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading