16+

Төрекләр каһвәне ничек эчә?

Төрекләр каһвә янына һәрвакыт кечкенә стакан белән су бирә. Бу су эчеп кую өчен генә түгел, әлеге традициянең берничә нигезе бар.

Төрекләр каһвәне ничек эчә?

Төрекләр каһвә янына һәрвакыт кечкенә стакан белән су бирә. Бу су эчеп кую өчен генә түгел, әлеге традициянең берничә нигезе бар.

Суны каһвәгә кадәр эчәләр. Берничә йотым авыздагы башка тәмнәрне бетерү, авыз куышлыгын чистарту өчен эчелә. Шул вакытта каһвәнең исе һәм тәме башкача булачак.

Каһвәдән соң да берничә йотым су эчәләр. Монысы инде каһвәнең әче тәме авызда калмасын өчен эшләнелә.

Төрекләр дә каһвә алдыннан су бирүнең үз легендасы да бар. Әгәр дә кунак каһвәгә кадәр суны күп эчә икән, димәк, ул ач һәм аның ашыйсы килә.

Әгәр суга кагылмаса, тамагы тук дигәнне аңлата.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading