16+

«Кумирым суд белән янады»: Регина Нуриева татар эстрадасындагы күңелсез хәлне сөйләде

Интернет киңлекләрендә популяр вокал укытучысы Регина Нуриева безгә язмышы турында сөйләде

«Кумирым суд белән янады»: Регина Нуриева татар эстрадасындагы күңелсез хәлне сөйләде

Интернет киңлекләрендә популяр вокал укытучысы Регина Нуриева безгә язмышы турында сөйләде

«Кумирым булган җырчы суд белән янады»

- Регина, син тумышың белән Башкортстаннан. Казанга күчүеңнең сәбәбе нидә?

- Әйе, мин Башкортстанның Борай районыннан. «Җырлыйк Борай көйләренә, без бит Борай яклары...», — дип җырлыйбыз бит, менә шушы районнан мин. Иҗатта кайнарга теләгәнгә Казанга күчтем. Татарстан мине балачактан ук үзенә тартты. Кечкенә чакта сәхнәдә үзем балкырга хыяллансам, Казанга килгәч аңладым: минем юлым башка төрле икән.

Сәхнәдә үзем чыгыш ясамасам да, хәзер башкаларны дөрес җырларга, көйне тирәннән тоярга өйрәтүдән зуррак ләззәт табам. Дәресләремә нәни балалар гына түгел, үз-үзен эзләүче өлкәннәр дә бик теләп йөри.

- Ни өчен нәкъ менә укытучылык юлын сайладың? Артист булу теләге көчлерәк түгел идеме?

- Башкортстанда музыка училищесында укыганда ук аңладым: мин яхшы җырлыйм, әмма минем дәрәҗәдә башкаручылар буа буарлык. Укыту өлкәсендә чын белгечләр кытлыгы бар. Шунда мин үз-үземә: «Регина, синең төп миссияң — укыту», — дидем. Бу тормышта һәркемнең үз урыны бар. Кемдер йолдыз булып балкырга, ә кемдер шушы йолдызларны укытырга, аларга юл күрсәтергә тиеш.

- Укучыларың арасында безгә таныш исемнәр бармы?

- Кечкенә укучыларымны татар дөньясы алда әле, һичшиксез, ишетәчәк — алар арасында өметлеләр бар. Ә менә бүгенге танылган өлкәннәр арасында татар эстрадасы җырчысы Зәринә Асылкаеваны әйтә алам. Шулай ук «Ямьле» төркеме солисты Айгөл Шәйхалиева да — минем укучым. Ул үзе дә Башкортстаннан, минем дәресләремә әле кечкенә кызчык чагында, сигез яшеннән үк йөри башлаган иде.

Алинә фото автопа

Аларның уңышларын күрү — минем өчен иң зур бүләк.

- Аңлавымча, син Башкортстанда яшәгәндә дә укытучылык белән шөгыльләнгәнсең, эшләрең дә әйбәт барган. Казанга килеп барысын да нульдән башлау куркыныч түгел идеме?

- Әйе, Башкортстанда тормышым җайланган иде. Тик мин — гел алга омтылучы, иҗади шәхес, миңа үсеш кирәк. Казанда шәхси студиямне ачарга тәвәкәлләгәндә, зур финанс һәм рухи ярдәмне тормыш иптәшем күрсәтте. Бүген һәр иртә эшемә аеруча канатланып барам.

Студиягә килүчеләрнең һәрберсе — үзе бер аерым язмыш. Кеше җырлаганда, аның тавыш тибрәнешләренә һәм күзләренә карап, аның эчке халәтен, кайгы-шатлыгын укып була. Төп бурычым — аларга музыка аша үзен табарга булышу.

нуриева. фото с личного архива

- Син җырлар башкарган видеоларыңны да караучылар күп.

-Хәзер бит социаль челтәрләр заманасы, популярлашыр өчен менә дигән мөмкинлек. Тыңлаучыларым бар, язмаларымны көтеп алалар. Бу миңа җитә, бөтен кеше дә сәхнәдә балкырга тиеш түгел. Ә зур сәхнәгә чыгу, ротацияләр — икенче мәсьәлә. Бүгенге көндә сәхнәдә танылыр өчен тавыш кына түгел, ә акча капиталы кирәк. Аннан соң, эстраданың эчке кануннары мин уйлаганча ук матур һәм чиста түгел икән…

- Нәрсә булганын ачыграк сөйли аласыңмы? Берәр низаг чыктымы әллә?

- Әйе, күңелсез хәл булды. Татар эстрадасының бер танылган артистының җырын «кавер» форматта җырлап карарга рөхсәт сорап язган идем. Ни исәнләшү юк, турыдан-туры бик дорфа җавап бирде, өстәвенә авторлык хокуклары буенча суд белән янады. Шаккатып калдым. Кызганыч, безнең эстрадада коллегаларга карата хөрмәт һәм ярдәмләшү җитми. 

 

- Бу танылган җырчының исемен әйтергә теләмисеңдер инде…

- Юк, кирәкми, тынычлыгымны бозмыйм әле. Әмма бер нәрсәне яшермим: ул җырчы минем чын кумирым иде, мин аның җырларын тыңлап үстем, кечкенәдән көзге алдында тарак тотып җырлап, аңа охшарга тырыштым. Сабый чактан күңел түрендә йөрткән соклануыма карата шундый салкынлык һәм дорфалык күрү — хыялларымны чәлпәрәмә китерде. Бу миңа олы тормыш дәресе булды.

Алинә. Фото автора

«Интернетта ялгыз тормышны мактаучылар белән килешмим»

- Шәхси тормышың турында да сөйләшеп алыйк. Блогыңда гаиләңне күрсәтмисең, сер итеп саклыйсың.

- Миңа 32 яшь һәм мин кияүдә. Әлегә балабыз юк, тик киләчәктә булыр дип ышанам. Ирем белән без унбиш еллап таныш. Безнең мөнәсәбәтләрдә төрле чаклар булды. Хәзер социаль челтәрләрдә «хатын-кыз ирсез дә уңышка ирешә ала, ялгыз яшәү яхшырак» дигән модалы фикерне еш ишетәм.

Мин моның белән бер дә килешмим. Ни өчен интернет киңлекләрендә ялгызлыкны, аерылышуны мактыйлар микән? Бу дөрес түгел. Гаилә институтын, бердәмлекне сакларга кирәк. Мин иремнең ярдәменнән башка бу дәрәҗәгә ирешә алмас идем. Узган ел минем хыялымны тормышка ашырып яңа җыр чыгардык, аны радиоларга бирергә дә нәкъ менә тормыш иптәшем булышты.

- Социаль челтәрләрдә кияүдә булуыңны сер итеп саклагач, башка егетләр дә язадыр? 

-Язалар инде, мин генә җавап бирмим. Чәчәкләр дә җибәреп торалар. Мин — гаилә кешесе. Әнием дә гомер буе ялгызы яшәде, һәм аңа бер дә җиңел булмады. 

- Ә әтиең?..

- Әти миңа дүрт яшь булганда ук үлеп китте. Сагынам аны... Ул өйләр салды, бар матур тормышын калдырып китте... Яман шеш аны аягыннан екты. Җырлый белү сәләтем дә миңа әтидән күчкән дип уйлыйм. Ул баянда, торбада уйнаган, һәрвакыт мәҗлес күрке булган. 

- Әниең кабат гаилә кордымы соң?

- Ирсез бик кыен булса да, кабат кияүгә чыкмады. Мин әле дә аннан: «Ник кабат гаилә кормадың?» — дип сорыйм. Җавабы гел бер: мине һәм абыемны үги әти кулында, чит кеше тәрбиясендә үстерәсе килмәгән. Безнең өчен үз тормышын корбан иткән, дияргә дә була инде. Әнием — көчле хатын-кыз.

- Әнием көчле, дисең, ә син үзең көчлеме?

-Мин хатын-кыз буларак йомшак. Үземнең көчле булуымны мин эштә җитәкче буларак күрсәтәм. Ә өйдә мин назлы, көзчез хатын-кыз. Әмма мине үпкәләтсәләр, җавабын да кайтара алам. Кайбер вакытта теләсә ни язалар инде…

нуриева. фото с личного архива

- Ни диләр, мәсәлән?

- Сине итәгемә утыртып, бер җырлатыр идем, дип язучылар бар, мәсәлән. Бу — оятсызлык һәм ахмаклык бит инде. Бер дә матур түгел. Мин үз бәямне беләм, үземне кадерлим. Шуңа күрә төрле пычрак хатларга җавап та бирмим. Хәзер менә син кияүдә булуымны язып чыккач, мондый хатлар башка килмәс дип ышанам. 

«Кайбер җырчыларны тыңлыйм да, тавыш бәйләмнәрен кызганып куям»

- Студиягә җырларга төрле язмышлы кешеләр килә, дисең.

- Җыр бит — җанны дәвалаучы олы көч, үзенә күрә бер терапия. Венера исемле бер укучымның махсус хәрби операциядә ире һәлак булды. Күз яшьләре аша әйтеп аңлаткысыз зур кайгы бу. Ул вокал дәресенә килә дә җыр аша эчке дөньясын бушата. Бергәләп җырлыйбыз да, елыйбыз да... Ничек тә булса аның күңелендәге шомны, сагышны музыка ярдәмендә йомшартырга тырышам. Мин үзем дә авыр чакта һәрчак җырлыйм — җыр күңелне чистарта, барыгызга да киңәш итәм.

- Сабыйлар да киләме? Иң кечкенә һәм иң өлкән укучыларыңа ничә яшь?

- Өч яшьлек балалар бар. Шушы балаларны тәрбияләргә керешкәнче, башта әти-әниләре белән уртак тел табасың. Белүегезчә, укытучы психолог та булырга тиеш. Иң өлкән укучыма — 55. Безнең дәресләргә тотлыгып сөйләшүчеләр сөйләм телен шомартырга дип килә, шулай ук бик күп танылган бизнесменнар да йөри. Алар көн дәвамында стресс мохитендә яши, ә кичен студиягә килеп, көч һәм энергия туплый.

- Сез төрле концертлар, иҗади кичәләр дә оештырасыз. 

- Әйе, студиядә шөгыльләнүчеләр ул концертларга канатланып әзерләнә. Мин үземчә тырышам инде. Дөрес аңлагыз, миңа җырларга килүчеләрнең күбесе профессиональ түгел. Аларга җыр сәнгате ошый — бары шул гына. Безнең аерым үз дөньябыз бар һәм ул безнең өчен бик кадерле. 

- Ничек уйлыйсың дөрес җырлау мөһимрәкме, әллә инде харизма белән алдыру яхшыракмы?

- Без — профессиональ укытучылар, һөнәребез буенча ноталарга туры китереп, техник яктан бик дөрес җырлыйбыз. Бәлки шуңадыр да укытучыларның күбесе зур сәхнәдә артист буларак таныла алмый, чөнки без кагыйдәләргә бәйләнгән. Хәзер мин дә аңлыйм: бүгенге тамашачыга бары тик дөрес җырлау гына җитми. Аңа индивидуаль манера, үзенчәлекле харизма булу шарт.

Мин кайбер бүгенге популяр җырчыларны тыңлыйм да — артистның тупас башкаруыннан тавыш бәйләмнәрен (связки) кызганып куям, чөнки дөрес җырламыйлар, тавышларын дөрес файдаланмыйлар.

- Бар җырчыларны укытучылар, ә бар җырчылар.…

- Нотасын нотага бәйләп, ахырына кадәр җиткереп җыр башкару — минем өчен беренче урында. Иҗади дөньяда, әйткәнемчә, харизма мөһим, әмма профессиональ нигез барыбер сакланырга тиеш. Менә мин үз укучыларымны да дөрес башкарырга өйрәтәм. Татар җыр сәнгатендә зәвыклы һәм моңлы җырчылар күбрәк булсын иде. 
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading