16+

Эремчек һәм чикләвекле алма рецепты

Кирәк булачак: 1 алма, 100 гр эремчек, 20 гр әстерхан чикләвеге, 1 йомырка сарысын, 0,5 чәй кашыгы корица, бал.

Эремчек һәм чикләвекле алма рецепты

Кирәк булачак: 1 алма, 100 гр эремчек, 20 гр әстерхан чикләвеге, 1 йомырка сарысын, 0,5 чәй кашыгы корица, бал.

Алманы урталай кисеп, эчен алырга. Йомшак өлешне вак итеп турарга.

Эремчек, алманың йомшак өлешен, вакланган чикләвекләрне, йомырка сарысын бутарга.

Алма эченә корица сибәргә һәм эчлекне тутырырга. Өстен чикләвек белән бизәргә.

180 градуска кадәр җылытылган духовкада, алма йомшарганчы, 20 минут пешерергә.

Өстәлгә бераз суытып, өстенә бал салып бирергә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading