16+

Әнием каенатам белән яши

Безнең гаилә “Санта-Барбара” фильмын хәтерләтә. Нишлисең бит, язмыштан узмыш юк. Димәк, шулай язылган... Әни мине 19 яшендә тапкан. Әтием үлгәндә, миңа 4 яшь булган. Әтине бик начар хәтерлим. Әнинең башка ир-ат белән йөргәнен бөтенләй белмим, ул һәрвакыт мин дип яшәде.

Әнием каенатам белән яши

Безнең гаилә “Санта-Барбара” фильмын хәтерләтә. Нишлисең бит, язмыштан узмыш юк. Димәк, шулай язылган... Әни мине 19 яшендә тапкан. Әтием үлгәндә, миңа 4 яшь булган. Әтине бик начар хәтерлим. Әнинең башка ир-ат белән йөргәнен бөтенләй белмим, ул һәрвакыт мин дип яшәде.

Без бер бүлмәле фатирда яшәдек. Тагын бер фатирыбыз бар иде. Әби аны минем исемгә яздырды. Әби үлгәч, без ул фатирны арендага бирдек. Кияүгә чыккач, әбинең фатирына ремонт ясап ирем белән шунда яшәргә карар кылдык. Ремонт эшендә ирем, әнием һәм каенатам булышты. Каенанам бер генә килеп карады да башка күренмәде. Ул, гомумән, үзенчәлекле ханым. Үзен генә ярата торган, үз көен көйләп йөрүче, матурлык салоннарыннан кайтып кермәүче кеше ул. Өйләрендә гел каената ашарга пешерә. Ничек бала табып үстерә алган ул? Әле дә ярый ирем мөстәкыйль, уңган булган, белмәгән эше юк. 

Ике елдан соң, әти-әниләр безгә шаккаткыч хәбәр җиткерде. Каенатам аерылышырга гариза биреп, минем әни янына күченгән. Башта ышанмадык. Әни янына барсак, чынлап та, каенатам белән бергә булып чыктылар. Баксаң, алар инде ярты еллап якын мөнәсәбәтләрдә булган. Моны кабул итү миңа да, иремә дә авыр булды.

Каенананың хәлен белергә барган идек, ник барганыма үкендем. Миңа әйтмәгәне калмады. Янәсе, барысына да мин гаепле. Мине дә, әниемне дә сихерчеләр дип атады. Ирем аны көчкә тынычландырды. “Иреңне югалттың. Акылыңа килмәсәң, улыңны да югалтачаксың”, - диде. Бераз тынычланды кебек, ләкин барыбер куркыта. Тизрәк үз бәхетен тапсын да, тынычлансын иде инде.

Аиша Л.

Язмага реакция белдерегез

12

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    3

    4

    Уз эниенне анын урынына куеп кара. Башка кеше беткэнме эниенэ, оят дигэн нэрсэ булмаган инде. Кодагыйнын ирен алмаса.

    • аватар Без имени

      2

      3

      Оятсыз сез, эниендэ узендэ, малаеда куркыта бит эле янэсе мине дэ югалтасын,ялмыйча яза бит эле. Узендэ шулай эшлэрсен кодан белэн торырсын, мин ирен урынында булсам куркар идем син бит аныда ташлыйсын эниен кебек, сина нигэ каенатаннын ашарга пешергэне аларга кысыласын, молодец каенанан узен узе карий белэ, ул кеше ирен тартып алмаган

      • аватар Без имени

        10

        2

        Нигэ обсуждать итэсез уз хатыны гомер буе ашаргада пешермэгэч аптырап бу хатын янына кучкэндер ашарга эзерлэп тормыш алып бара торган хатындыр

        • аватар Без имени

          6

          1

          Ирне Ир итэ дэ белергэ кирэк.Гомер буе чуперэк булып яшэгэн бит инде.Туйгандыр.Ашарга эзерлэ,ой эшен кара х.б,х.бЭ хатын авырттырмый гына уз -узен карап,сокланып ,уз рэхэтенэ яшэгэн.Кода узенэ нинди хатын кирэклеген тапкан.

          • аватар Без имени

            2

            0

            Бу доньяда булмаган хал, коданны алырсынмы позор, килечекте кызыда шул була инде, быянай имеш ашарга пешермеген аны бит килен гена эйте, тэртипсез семья ходай оныкларга катыштырмасын, аллам сакласын.

            Мөһим

            loading