16+

Тик нигәдер күңел белән һаман сабыен көтә

Баласы тавышларын, елмаюлы көләч йөзләрен сагына Гөлчәчәк. Көн дә аның белән сөйләшә. Кайтмасын да белә.

Тик нигәдер күңел белән һаман сабыен көтә

Баласы тавышларын, елмаюлы көләч йөзләрен сагына Гөлчәчәк. Көн дә аның белән сөйләшә. Кайтмасын да белә.

Тик нигәдер күңел белән һаман сабыен көтә. 

Аның белән хушлашкан көннән бирле төшләрендә күрде ул аны. Тормышында кояш сүнгән көнне Гөлчәчәк мәңге онытмаячәк. Бер ел элек наркотик матдәләр тәэсирендә исергән 20 яшьлек егет урам чатында Гөлчәчәкнең 7 яшьлек улы Гомәрне бәрдереп китте. Бала яшел утка юл аркылы чыгып барган булган. Малай ике көннән соң аңына килә алмыйча реанимациядә җан бирде.

Шул мизгелдән Гөлчәчәкнең тормышы туктап калды. Суд утырышларын хәтерләми ул. Аларда катнашмады. Бәрдереп үтерүдә гаепләнгән егетнең әти-әнисе хәлле кешеләр булып чыкты. Улларын, психик тайпылышлары бар, дип хастаханәгә салдылар. Зур күләмдәге акча тәкъдим иттеләр. Куркытып та карадылар.

Ләкин Гөлчәчәк үз сүзендә нык торды. Баласын кире кайтарып булмаса да, җинаятьче үз җәзасын алырга тиеш! Гөлчәчәк бары шуны теләде. Тик күңелдәге яра саркып торды. Йөрәк януына түзә алмыйча, хатын бер кочак дару ашады, баласы артыннан китәргә, дигән гөнаһлы уйлар да килә иде кайчак аның башына.

Хәтта башын элмәккә тыкты. Әнисе күреп өзеп төшерде. Яңакларына суккалап аңына китерде. Аннары икәүләшеп кочаклашып еладылар. Кызының упкынга таба тәгәри баруын күреп, әнисе Гөлчәчәкне психологка йөртте. Ә гаилә башлыгы, юаш, кешегә күтәрелеп авыр сүз әйтә белмәгән Әнвәр үз эченә бикләнә торган зат. Кеше кайгысын барыбер кеше аңлый алмый. Кеше кайгысы кештәктә, дип, борынгылар юкка гына әйтмәгәннәр. Хәтта туган туганны аңламый. Шуңа күрә нигә юкка үзеңне телгәләп, гаделлек уены корырга?

Гөлчәчәгенә терәк булырга тырышса да, хатыны аны читкә тибәрде. Улларының кырыгын уздырган төнне, сабый әнисенең төшенә керде. Имештер, улы белән бик матур үзәнлектән, челтерәп аккан чишмә буеннан каядыр баралар икән. Аяк астындагы ямь-яшел хәтфә үләннең чыкларын да тойган кебек булды. Чишмәнең бер ягы җәелеп киткән болынлык, ә бер ягы биек кыя икән. Гомәр әнисен туктатты да, шул кыяга ымлады. "Әни, мин шул кыяга менәм, яме. Син елама, миңа анда рәхәт булачак.

Мин һәрчак синең янәшәңдә булырмын. Тик башка еламам, дип сүз бир”. Гомәр әнисенең кулын кысты да, шул кыяга таба атлады. Гөлчәчәк шул мизгелдә уянып китте. Ире улларының бүлмәсендә йоклый иде, аны да уятты. Төшен сөйләде. Шул мизгелдән хатын тынычлангандай булды. Улына еламаска дип сүз бирде бит. Гөлчәчәк янә  әни булырга хыялланды. Ләкин тормышның үз кануннары шул. Улы үлгәнгә җиде ел узса да, балага уза алмады Гөлчәчәк. Табиблар аңа бары бер генә сүз әйтте: “Көтегез”. Ахыр чиктә, иптәш хатыны киңәше белән имче әби янына китте. 

Аны йөзенә җыерчыклар кунган, серле һәм бераз сәер карашлы җитмеш-җитмеш биш яшьләр тирәсендәге әби каршы алды. 

— Рухы нык булган кешенең генә күңелендә өмет туа. Өметең бар икән, димәк, алга таба яшәр өчен көчең дә бар, дигән сүз. Юкка йөрисең, син сау-сәламәт. Ләкин бераз көтәргә кирәк, туасы җанның әле вакыты җитмәгән. Тынычлан, һәрнәрсәнең үз вакыты. Улыңның рухын җибәр. Аңлыйм, яраң мәңгелек, улың турында уйлаган саен сыкрап торачак. Газиз балаң өчен дога кылырга кирәк. Әмма сабыегызның рухын күз яшьләре һәм газаплар белән бәйләмәгез, үзегезне дә гаепләмәгез. Ул китте, чөнки аңа бу дөньяда бик аз гомер бирелгән, урыны җәннәттә булсын, - диде ул. 

Гөлчәчәк имче әбигә рәхмәтен әйтеп, чыгып китәргә җыенган иде инде, әби килеп аның аркасыннан сөйде һәм:

— Тиздән тагын әни булырсың, курыкма, — дип озатып калды. 
Ә тугыз айдан соң Гөлчәчәк тупылдап торган кыз бала тапты. Зәп-зәңгәр күзле, аксыл чәчле фәрештә кебек баланы әтисе кулыннан да төшермәде. Бала тудыру йортыннан кайткан көнне Гөлчәчәк төш күрде. Еракта, елганың икенче ягында Гомәр күбәләкләр куып, уйнап йөри икән. Үзе чыркылдап көлә. Гөлчәчәк аның янына ашкынды. Ләкин Гомәр: "Әни, керә күрмә, су бик тирән. Сине сеңлем көтә. Аны да мине яраткан кебек ярат", дип,  туктатып калды. Шулчакны хатын уянып китте. Янында гына мыш-мыш килеп, елмаеп кызчыгы йоклап ята. Әллә төш күрә микән?

Фото: freepik.com

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading