16+

«Үз бәхетеңне кешегә бирмә, кеше бәхетенә кулыңны сузма»

Без өйләнешкән 1978 елның көзе бик явым-төшемле булды. Күп кенә игеннәр, җыйнап алынмыйча, җирдә ятып калды.

«Үз бәхетеңне кешегә бирмә, кеше бәхетенә кулыңны сузма»

Без өйләнешкән 1978 елның көзе бик явым-төшемле булды. Күп кенә игеннәр, җыйнап алынмыйча, җирдә ятып калды.

Хәтта кар яугач та, комбайннар басуда бозланып каткан икмәкләрне суктырды. Фуражга булса да ярар дип, комбайнерларга киез итекләр кидертеп, төшке аш вакытында берәр стакан эчемлек тә салып биреп, ничек кенә булса да, җыйнап алырга тырыштылар.

Казанга барып, алтын балдаклар алып кайттым. Ул елларда беренче тапкыр өйләнешүчеләргә алтын балдаклар авыл советы справкасы белән, арзан бәядән, алтын кибетләрендә сатылды. Мин иң кыйммәт һәм иң матурларын үз акчамны да өстәп сатып алдым. Балдагым әбиләрнең сервант эченнән урланып, калган гомеремне балдаксыз уздырдым. Рәсимәгә ак туй күлмәге тектереп, кәләш фатасы сатып алдык. Мин үз ягымнан кыз алып кайтырга: иптәшем Владимир белән хатыны Зоя, хатыны белән мәдәният йорты директоры Сабирҗан, баянчы Илгизәр абый, мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Гүзәлия һәм апамның малай-кызлары белән бардым. Берничә кызны санамаганда, Икшермә совхозының агитбригадасы тулы составында миңа кыз алып кайтырга булышты. Авыл советының җиңел, мәктәпнең өч күчәрле машиналары белән барып кердек. Рәсимәләр ягы бик зурдан кубып, бай табын белән каршы алды. Озатырга туган-тумачалары, иптәшләре, күрше-күлән җыелган. Барысы да котлый, бәхетле тормыш, күңелле киләчәк тели. 

Кунак булып, җырлап-биеп күңел ачкач, китәр вакыт җитте. Пычрак булу сәбәпле, Рәсимәне машинага чаклы кулларымда гына күтәреп чыктым. Машинага чаклы гына түгел, гомерем буена, кирәк булса җир читенә, диңгезләрне ерып, күтәреп алып китәрдәй, хисләр кичерә идем. Еллар узып, хисләр кимемәде, әмма җир читенә түгел, берничә метр күтәреп барырдай хәлем әле дә бар, ул калган.

Бата-чума авыл совытына кайтып, язылышып, балдаклар алмашып, бер-беребезне соңгы сулышыбыз, ахыргы минутларыбызга чаклы ташламаска биргән антыбызны куллар куеп ныгыттык.

Авыл советы тирәсен халык сарып алган. Авыл кызлары ягына борылып карамаган, ни кулларын, ни билләрен тотмаган кешенең өйләнүенә бөтенесе сәерсенгән. “Кем икән ул болай Габдулланың башын әйләндереп, ЗАГСка алып килгән кыз?” – дип, яшь киленне күзләре белән ашардай булып торалар. Күпме гаебен эзләп, җитешмәгән җирен эзләп карасалар да, таба алмыйлар. Кыз чынлап та кимчелек табарлык түгел. Барлык яктан да күз явын алырдай, чибәр һәм саф, Рим мифологиясендәге алиһә кебек сылу иде. Килен, партком Фәрит абый әйтмешли, артистлардан да чибәррәк, яшел күзле, кыскасы, болытлы караңгырак көнне дә балкытып тора алырлык Зат иде. 

Төялешеп, үзебезнең авылга юл алдык. Авыл эче пычрак, шуңа күрә авыл өстендәге юлдан киттек. Ә монда исә шахтада эшләп, пенсиягә чыгып авылга кайткан, бик шат күңелле, шаян Хуҗәхмәт абый, юлга аркылы бау тарттырып, бер бөтен ипи элеп куйган. Йоласы буенча ”Гомерегез ашлы-сулы булсын, байлыкта узсын” дигәнне аңлата. Шушы хәлне күреп, күңелләр тагы да яктырып китте. Котлавы өчен бер ярты сорап, кулларын сузып тора башлады. Вовка бүләген калдырып, бау алынды һәм үзебезнең капка төбенә кайтып туктадык.

Урам халык белән тулган, сабан туен хәтерләтә. Туган-тумача, авыл халкының Рәсимәне беренче күрүе. Шунлыктан, барлык халык алга ыргыла, яшь киленне күреп калырга омтыла. Ә минекеләр, киленне йомшак мендәр өстенә бастырып, авызына бал-май каптыра. Янәсе, йомшак холыклы булып, бал-май эчендә генә яшәсен, дип ырымлый. Ә бу вакытта халык ташкыны, берсен-берсе таптап, мине өй стенасына китереп терәде. Күзләрен яшь киленгә шар итеп, авызлары да ачылып, аптырап караудан иякләре салынып төшеп, мәрткә киткәндәй катып калганнар. Миңа игътибар итүче дә юк. Шулай да этә-төртә халык арасыннан ерып чыгып, өй баскычына килеп җитә алдым. Әнинең әйтүе буенча, урын өстендә аяксыз калып, авырып ятучы ике генә карчык килә алмаган. Ул үзенең беркатлы изгелеге белән, килененең фотосын ул карчыкларга илтеп күрсәткән. 

Табын инде күптән әзер, хәтта шәраб шешәләренә чаклы өстәлгә тезелгән. Шулай итеп, барлык кунак халкы урыннарына утырышып, мәҗлес башланып китте. Беренче тостны шәраб тулы бокаллар күтәреп котлау өчен, бөкеләр шартлап ачылып, түшәмгә очты. Җылыда озак торганлыктан, бөкегә ияреп шәраб үзе дә түшәмгә менде, тамчы-тамчы булып, кунаклар өстенә ява башлады. Рәсимә белән минем каршы ягыбызда, якын-кадерле кунаклар буларак, кыз туганнары, апалары утырган. Шәраб яңгырыннан качып, гәүдәләрен артка тайпылдырулары булды, эскәмия авып та китте. Башка кунакларның хихылдашып көлүләре астында, аякларын югары күтәреп барып төштеләр. Без өйләнешкән елда, хатын-кыз арасында ак ыштан модада иде кебек. Ярый әле, авып киткән эскәмия бер кунакны да имгәтмәгән, бары тик беренчеләренең кызарып чыгуы, икенчеләренең көлеп, авыз ерулары белән тәмамланды.
***
Икенче көнне Рәсимәнең әти-әнисе, әтисенең энесе, әнисенең апасы үз хәләл җефетләре белән бер йөк бүләк төяп килеп җитте. Туй узган көннең төнендә суытып, бар дөньяны боз каплап алды. Баянчы Илгизәр абый җизниләргә кайтып кунарга тиеш булып, салмыш баштан урам уртасындагы күлнең боз өстенә барып кергән. Боз әле ныгып җитмәгән, юка булганлыктан, батып, чыгарга хәле беткәч, кычкыра, ярдәмгә кешеләр чакыра. 

Рәсимә белән, читтән кайткан апама дип салынган яңа йортта, котлау открыткаларын алып, кемнең нәрсә язганын, теләкләрен укып утырабыз. Чөнки, киңәш-табыш итешкәннән соң, апаны кечкенә малае белән төп йортта калдырырга, без “башка чыгарга” тиеш булдык. 

Рәсимәнең сеңелләре һәм иптәш кызлары өйне бизәп, тәрәзә челтәре, пәрдәләр элеп, яңа урын-җирләр җәеп куйдылар. Утын яга торган миче дә булган шушы йортта беренче төнебезне уздырдык. Башка чыкканда, әни газ плитәсе бүләк итте. Шушы газ плитәсеннән тыш безнең ятагыбыз – софа да бар иде. Шулай итеп, без тыйнак замана балалары булдык. Тегене-моны бирегез, дип картларны борчымадык. 

Берзаман, кычкырган тавыш ишетеп, тәрәзәдән карап, тавышның сәбәбен ачыкламакчы булдык. Башта Сания апа күренде, артыннан, кулына багор тотып җизни килеп чыкты. Багор белән, ипләп кенә чалбар каешыннан эләктереп, ярга сөйрәп чыгардылар. Кем икәне танырлык түгел, өшегән саз балчыгы баткан кешенең танырлык җирен калдырмаган иде. Апа икенче көнне пычракка баткан киемнәрне юып, киптерергә элгән, алар юеш, шул сәбәпле, Илгизәр абыйга җизнинең тракторист булып эшләгәндә калган комбинезонын киертеп, озатып җибәрделәр. Вовка исә аягына ап-ак йон оекбаш кигән, чалбар балагын күтәреп, кунакларга күрсәтеп, кызык ясап йөрде. Өйләренә кайтышлый, ул да тездән сазга баткан. Оегы саз төсенә кереп, өстәвенә, туйга дип алган яңа, цирк клоуннарныкы кебек шакмаклы костюм итәге дә аш шулпасына кереп, майланган иде. 

Әни белән әти дә Шытсуга барып, туйлап кайттылар. Минем бабай бик матур җырлый, тирә-як сабан туйлары аның җырлавыннан башка узмады. Әниләр бик яхшы кунак булып, мунчалар кереп: ”Кодалар бик бай, бөтен җирләре җитеш, каралты-куралары шәп”, – дип сөенешеп кайттылар. 

Бу ел Рәсимәнең укуын төгәлләп, үз авылларында эшли башлаган ел булганлыктан: ”Үз авылларында, белгән кешеләр янында эшләп китүе ансатрак булыр”, – дип барысын да үз урынында калдырдык. Баралган көнне аларга барып, баралмаган көннәрдә әтиләрдә кундым. Яшь һәм дәртнең ташып-кайнап торган вакыты, төнге басу өстеннән чаңгыда бару бик күңелле, рәхәт. Чөнки алда сине сөйгәнең, дөньяның бар байлыгыннан кадерлерәк, якын, сине үлеп сагынган кешең көтеп тора. Күк зур, дөнья иркен, һавасы саф! Яшә, рәхәтлән! Бәхет өчен барлык шартлар тудырылган, бәхетеңне күр, яныңдагы бәхетеңне тап, аны читтән эзләмә. Үз бәхетеңне кешегә бирмә, кеше бәхетенә кулыңны сузма! "Өлешемә тигән көмешем!" дип яши бир. 
***
...Безнең татар элекке заманнарда, өйләнеп, туй узгач, минем кебек барып йөри, бер ел узгач кына хатынын, күп вакытта инде яңа туган баласы белән килен итеп төшергән. Теләсәм-теләмәсәм дә, мин элекке халкыбыз традицияләре буенча өйләнгән булып чыктым. Ул елны ике якта да берәр, симертелгән үгез итлеккә чалынды. Шуңа күрә Суфия апам: ”Бу кышны Габдулла ике үгез ашап бетерде”, – дип сөйләп, авыл халкына мактанып йөрде. Әмма бу сүзләрне ишетү миңа бик рәхәт, күңелемә сары май булып ятканлыгы аңа караңгы иде.

Шушы вакыйганың җимеше булып, тугыз айдан улыбыз туды. Сабадагы балалар тудыру йортына сөт ташый торган, өстендәге цистернасына “Молоковоз” дип язылган машинада илтеп, инде баланы алып кайтканда, фургонлы машинага “Хлеб” дип язылган иде. Менә шулай, бик гади гына итеп безнең гаилә тормышы башланып китте.

...Без әйбәт яшәдек, әйбәт тордык. Күп кенә хәзерге кешеләр кебек бер-беребезгә хыянәт итеп тә, бер-беребезне кимсетеп, бер-беребездән туеп яшәмәдек. 

Габдулла Исмәгыйлев, Казан
 

Язмага реакция белдерегез

39

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading