16+

Күзлекне мөстәкыйль рәвештә ничек сайларга?

Дөрес сайланмаган күзлек уңайсыз гына түгел, зыянлы да.

Күзлекне мөстәкыйль рәвештә ничек сайларга?

Дөрес сайланмаган күзлек уңайсыз гына түгел, зыянлы да.

Әгәр дә сез алган линзалар күзләрегезнең параметрларына туры килми икән, күз мускуллары киеренкеләнә башлаячак.  Нәтиҗәдә баш авыртуы, китап укыганнан соң арыганлык һәм акрынлап кәеф начараю барлыкка килә.

Күрү үткенлеген чамалау кыен. Шулай булгач, беренче эш итеп офтальмологка мөрәҗәгать итегез. Ул һәр күзне аерым-аерым бәяләячәк. Иске күзлегегезне дә ала барыгыз. Әгәр аны сатып алганнан соң бер елдан артык вакыт узган булса, күз торышы үзгәрергә мөмкин.

Балаларның күрү сәләте тизрәк үзгәрә, шуңа күрә офтальмологта ярты елга бер тапкыр тикшерү узарга кирәк. 40 яшьтән соң елга бер тапкырдан да сирәгрәк түгел, чөнки бу яшьтә күз ясмыгының яшь үзгәрешләре башлана.

Күзлекне мөстәкыйль рәвештә ничек сайларга?
Белгечсез булмый, әмма шулай да үзебезгә нәрсәдер эшләргә мөмкин. Кулыгызда рецепт булгач түбәндәгене үзлектән эшли аласыз: 
- билгеләнешне – ерактан күрер яки уку өчен, компьютер артында эшләү, даими киеп йөрү өчен;
- оправа формасы һәм материалын – битнең формасын һәм утырту уңайлыгын исәпкә алып;
- линза өслеген – ялтыравыкка каршы, зәңгәр яктылыктан саклаучы, суны читкә этәрүче (гидрофоб);
- төрен – моно-, бифокаль яки прогрессив;
- төсне һәм дизайнны – сезнең типка һәм прическага туры килгәне сайлау, чөнки күзлек ул – образның бер өлеше.

Кайбер параметрларны җиһазсыз һәм белгечсез үлчәп булмый. Моны чамалап кына эшләү хатага китерә, аннары алар сәламәтлектә дә чагыла. Диоптрияне сиземләү буенча гына билгеләү мөмкин түгел: киләчәктә күрү акрынлап сайланган шартларга яраклаша һәм кеше проблеманы күрми башлаячак. 

Күз карасындагы араны миллиметрларда үлчиләр: хәтта 1-2 пунктта ялгышсагыз да,  бу оптик үзәкләрне күчерә һәм күзгә йөкләнеш тудыра. Астигматизм вакытында күзегез аппарат диагностикасын таләп итә. Күчәрнең почмагы дөрес булмаган очракта мөстәкыйль рәвештә компенсацияләп булмый торган бозулар бирә. Прогрессив линзалар өчен аддидацияне хрусталикның яшь үзгәрешләрен исәпкә алып индивидуаль билгелиләр.

Маркетплейсларда сатыла торган рецептсыз әзер парлар стандарт күрсәткечләргә исәпләнгән. Ул уртачадан аерылганнарга (ә бу күпчелек кешеләр) уңайсызлыкларны өстәячәк кенә.

Күзлек линзасын ничек сайларга: пыяламы, пластикмы?
Пыяласыманнар – оптик яктан төгәл һәм тырналмый диярлек. Ләкин алар авыр, бәрелгәндә ватылалар һәм ободоксыз оправага урнашмыйлар.

Хәзерге заман оптик пластигы бу кимчелекләрдән азат: ул җиңел, нык, куркынычсыз. Ә оптик үзлекләре буенча пыяладан калышмый. Минусы – җиңел тырнала, шуңа һәрвакыт диярлек ныгытучы өслек сөртәләр.

Күзлекләрнең дөрес сайланганын ничек аңларга?
Әзер күзлекне алгач, шунда ук аның никадәр уңайлы булуын тикшерегез һәм беренче көннәрдә тойгыларны күзәтегез.

Дөрес сайланган күзлек шунда ук уңайлы утыра, күзләр киеренкеләнми һәм арымый: сурәт төгәл, бозылмый һәм икеләнми; яхшырак күрер өчен күзләрне кысарга яки башны ияргә теләк юк; токалары борынга да, башка да басым ясамыйлар, шуышмыйлар; бер сәгать эшләгәннән яки укыганнан соң күзләр арымый; линзалар карашны баса яки читкә «тарта» дигән тойгы юк.

Беренче көнне гадәти булмаган җиңел эффект – норма, бигрәк тә диоптрийның кискен алмашынуыннан соң яки прогрессив линзалар белән беренче танышканда. 

Әгәр берничә көн киеп йөргәннән соң күңелсез тойгылар саклана икән – бу оптикага яки офтальмологка барырга сәбәп.

Лилия Яфизова әзерләде

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading