16+

«Хәлвәне син генә урладың, тап әйдә...»

Санияттәй килеп керү белән Рәшидә әби өстәлендәге хәлвәне алып шкафка куйды. Сания әбинең очлы күзләре күршесенең бу гамәлен тиз абайлап калды.

«Хәлвәне син генә урладың, тап әйдә...»

Санияттәй килеп керү белән Рәшидә әби өстәлендәге хәлвәне алып шкафка куйды. Сания әбинең очлы күзләре күршесенең бу гамәлен тиз абайлап калды.

Хәлвә генә димәссең дә, ике күршене дошманлаштырган татлы ризык. Хәлвәне икесе дә яратсалар да, бер-берсенә кунакка кергәндә табынга аны куймаска тырыша алар.

– Рәхмәт яусын, күрешекәем! Ярый әле син кибеттә эшлисең, балаларга бөтен кирәк-яракны да син алып кайтып торасың бит, чит-ят ризыкларны да син алып кайтмасаң, без каян алып авыз итеп карар идек әле, – диеп гөр-гөр килеп Рәшидә сумкасын шыплап тутырып, ахирәтенә рәхмәтләр укып кибет ишегеннән чыгып китте.

Кибеткә барган саен Рәшидә күршесе Саниягә рәхмәт укый. Чынлап та, ишетеп кенә белгән банан, лимоннар, прәннек-кәнфитләр Сания кибеттә эшләгәнгә генә аларга мулдан эләгә бит. Бигрәк тә чәйгә кытлык булганда җан-күршесе ярдәм итеп торды. Нинди дефицит, ят әйбер бар – Сания күршесе Рәшидә белән бүлеште. 

Саниянең дә эше җиңелләрдән түгел, ә менә Рәшидәнең башы фермадан кайтып керми. Иртә таңнан торып китә, кар дими, буран дими... аның өстенә гаиләдә алты бала. Шуңа күрә дә Сания Рәшидәне әллә кызганып, әллә күрше хакы диеп гел ярдәменнән ташламады. Кирәк булганда әҗәткә дә биреп торгалады.
Соңгы айларда Сания кибеткә хәлвә алып кайтуны җайга салды. Моңа кадәр конфет-прәннеккә дә интеккән халык хәлвәгә күчте дисәң дә була. Авыл халкының теле тиктормас бит, Санияне арттырып сатуда, үлчәүгә куйганда бераз гына арттырып санавын да чамалап торганнар. Үзе алдында ал да, гөл сөйләнүче авыл халкы чышын-пышын килгәләде. Тик Саниягә турысын гына йөзенә бәреп әйтергә бер кешенең дә батырчылыгы җитмәде. 

Сания белән Рәшидәнең дә күптәнге дуслыгына шул хәлвә нокта куя язды бит. Рәшидә кече улы белән кибеткә кергән көн иде. Һәрвакыттагыча ул мулдан азык-төлек алды. Малайга да суыра торган баллы “әтәч” эләкте. Аны-моны уйламаган малай әтәчне, әнисенә бераз булса да сумкасы җиңел булыр диеп уйлап, хәлвәне дә үзе белән алып алданрак чыгып чапты. Сания дә, Рәшидә дә малай кулындагы хәлвәне абайламады.

– Сания, кара әле, мин бит хәлвә дә үлчә дидем. Хәлвәне күрмим бит, ә акчаны хәлвә өчен түләттең, – дип кат-кат сумкасын капшады Рәшидә. Хәлвә юк. Аптырагач, кире бушатты. Хәлвә табылмады. 

Шуннан Рәшидә Саниядән шикләнеп, кулындагы сдачасын кабат санады. Аннары сумкасындагы әйберләрне кире бушатып, сатучыдан санатты. Бер килога якын хәлвәлек акча алынган, ә хәлвә юк. Ике күрше башта яхшылап, соңрак бераз кызып-кызып бәхәсләштеләр. Тик Рәшидәнең бер кило хәлвәлек акчасын сатучыда калдырасы килмәде. Ә бер тапкыр хәлвә үлчәгәнен хәтерләгән Саниянең тагын бер кисәк хәлвәне бирәсе килмәде. Ике хатын кызып китеп, яхшы ук талаша башладылар.

–Әйткәннәр иде аны, Сания әкрен генә бөтен кешедән көлеп утыра, акчаларын алып калгалый, диеп. Минем сиңа биреп калдырырлык артык акчам юк! Кире кайтар хәлвә акчасын, – дип тавыш күтәрде Рәшидә.

–Я әйт, ничек урлыйм инде мин халык акчасын? Синекенә тидемме, – дип кайтарып сорау бирде Сания. – Кешеләргә калмаганда да сиңа калдырып әйбер сатканыма рәхмәтең шулдыр инде. Нишләп мин сиңа бер керүдә ике тапкыр хәлвә үлчим ди әле. Нәрсә, минем артык акчам бармы? Аннары минем өстемә чыксынмы?

Шулай хәйран гына әйткәләште ике күрше. Бер карасаң, алар икесе дә хак сүз сөйли кебек. Сания үлчәп, биргән, Рәшидә акча түләгән, тик хәлвә генә бер кайдан да табылмады.

Ахырдан Сания биреште. Инде эре-эре атлап, үпкәләп чыгып баручы ахирәте Рәшидәнең сумкасына тагын бер килограмм хәлвәсен салды. Ярар, баш бетмәсә, хәлвә бетмәс, дип уйлады сатучы. 

Рәшидә алса да алды, алмаса да алды. Башта да хәлвә тоткан кебек иде дә бит, тик сумкасында булмагач, алган кебек тә түгел. Саниягә начар сүзләр дә ычкындырды инде... ярар, кеше талап утырмасын!

Сания Рәшидәгә, Рәшидә Саниягә үпкәләде. Икесе дә хаклы кебек.

Рәшидә өенә кайтты, балалар әле су буеннан уеннан кайтмаган, көтү каршылап йөрүләредер. Тиз-тиз генә сумкаларын бушатты да ашарга хәстәрли башлады. 
Кичке ашны җыелып бергәләп ашадылар. Чәй эчәргә диеп каймак, аның янына хәлвәсен китереп өстәлгә куйды Рәшидә.

–Әни, син аны ничек таптың, мин бит хәлвәне кәгазь пакеты белән су буендагы бүкәндә онытып калдырган идем, – дип авызын зур ачып ипине тешләде дә улы, зур гына кисәк хәлвәне авызына тутырып та куйды.
Рәшидәнең хәле бетте. Чәй эчү кайгысы калмады. Бер табынга куелган хәлвәгә, бер сәгатькә күз төшерде ул. Кибет ябылырга санаулы минутлар калган. Димәк, Сания хаклы булган! 

– Бар! Хәлвәңне алып кайт тиз генә! Кайда калдырдың, – дип җилтерәтә башлады бер ни дә аңламаган улын Рәшидә.
Ә үзе ахирәтенең гафу итүен сорарга диеп, тагын бер хәлвәлек акча тотып кибеткә чапты. 
Ничек итсә итте Рәшидә, өлгерде. Сания дә нидер булганын абайлап алды.

– Нәрсә, әллә тагын хәлвәң югалдымы? Әллә бик күпкә алдаганмынмы, халык сөйли дисең бит, – диеп җайсыз гына каршы алды бу юлы Сания Рәшидәне. 
Аңлаштылар. Тик алар дуслыгына шушы хәлвәдән соң ниндидер юшкын утырды. Сания Рәшидәгә башка бик ачылып китмәде. Ике күрше пенсиягә чыкты, балалары таралып бетте, ирләрен дә бер вакыттарак мәңгелек йортка озаттылар. Шулай да хәлвә вакыйгасы икесенең дә күңелләрендә калды. Кибеткә бергә кергән вакытта бер-берсенә сиздерми генә сатучы кыздан хәлвә үлчәтәләр алар.
Менә бүген дә Санияттәй килеп керү белән Рәшидә әби өстәлендәге хәлвәне алып шкафка куйды. Сания әбинең очлы күзләре күршесенең бу гамәлен тиз абайлап калды.

– Рәшидә, алып куйма әле шул хәлвәңне мин керүгә, үпкәләмим мин, оныттым бугай инде, – дип сөйләнә-сөйләнә аяк киемен салды күршесе.
– Юк-юк, алып куяммы соң, бераз яңартыйм дип, шкафтан тагын хәлвә алып өстәмәкче генә идем, – диеп хәлвә савытын өстәлгә куйды Рәшидә карчык.
Башка вакытлардан аермалы буларак, ике күрше карчыгы чөкердәшә-чөкердәшә хәлвә белән тирләп-пешеп чәй эчтеләр. Инде күптән булган хәлләрне исләренә төшереп, күңелләрендә яңарттылар. Ничек кенә булмасын, ул вакытта алар икесе дә хаклы иде кебек.

Индира Сәйфуллина 
Фото: ru.freepik.com

 

Язмага реакция белдерегез

0

1

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading