Акчасыз, бер әйберсез, билгесезлеккә... ут астында яшәгән 14 туган шундый хәлдә Украинадан качкан. Равил абыйның ул вакытта кулында 50 мең сум акчасы булган, алар барысы да исән‑сау Казанга кайтканнар.
Скопировать ссылку
Акчасыз, бер әйберсез, билгесезлеккә... ут астында яшәгән 14 туган шундый хәлдә Украинадан качкан. Равил абыйның ул вакытта кулында 50 мең сум акчасы булган, алар барысы да исән‑сау Казанга кайтканнар.
Равил абый Хәсбиуллин 20 августтан бирле Әтнә районы Ары авылында яши. Украинада сугыш бару сәбәпле, ул 46 ел хезмәт куйган шахта эшләүдән туктаган. Шуңа күрә менә инде алты ай аның акча алганы юк. Пенсия дә өч ай кулына кермәгән.
- Монда да яши алам инде мин, берсе дә кумый. Ләкин акчасыз ятып буламыни?! Шуңа күрә ноябрь айларында Украинага кайтып килергә уйлап торам. Тулысы белән булмаса да, пенсияне өләшәчәкләр, дип хәбәр иттеләр. Танышларның миңа бирәсе бурычлары да күп, - диде Равил абый.
Билгеле, бу гына борчымый аны. Кем талый, шул талый инде, дип калдырып киткән милке уйландыра. Милек дигәч, йорт‑җире булган бер хуҗалык күз алдына киләдер. Әмма бу гаилә очрагында алай гына түгел. Равил абый белән улы Эдуардның Украинада бөтен тормышы калган: машина, ике фатир (берсе - ике, икенчесе биш бүлмәле) һәм йорт‑җире булган өч хуҗалык.
- Мин үзем фатирда тордым, улым белән бергә өч чакрым ераклыктагы күрше поселокта ферма тоттык. Сыер, атларыбыз бар иде. Киткәндә кайберләрен саттык, күршеләргә үгез, печәнне бушка да калдырдык. Улым 2006 елгы машинасын 24 меңгә сата алды. Шулай юлга акча юнәлттек, - дип сөйли Равил абый.
Кызу әзерлек аздан гына һәлакәт китереп чыгармый. Улы Эдуард көч‑хәл белән табылган акчаларны алып качуга, аны эзләп, коралланган бандитлар килә. Мәгълүмат алыр өчен күрше картны кыйнап, кабыргасын сындыралар. Ике көннән соң бу кешеләр кулга алына. Сугыш вакытында талау гаҗәп эш түгел. Равил абый өчен үкенечлесе башкада: әлеге бандитлар арасында аның кодасының энесе булган. Аңа күпме яхшылык эшләсәләр дә, туган тиешле
кеше үтерергә килергә бер дә тартынмаган.
Комментарийлар