- Аллаһ сиңа шундый зур бәхет, нигъмәт - сәламәт бала биргән, ничек син аның бүләгеннән баш тарта аласың? Ә башка мондый бүләк ясамаса? Үкенерсең, соң түгел әле, кире уйла! - дип басым ясарга, үгетләргә тырышса да, «ана» кеше «Әниләр һәм бәбиләр»дәгечә, бирешә торган булмады: үзен нык, горур тотты.
- Кияүдә түгелмен әле, бала белән мине кем алсын?! Яшәргә җирем дә юк, кеше өстендә генә торам! Кызганыч булса, үзеңә тәрбиягә ал! - дип кенә кычкырды ул.
- Җирәнәм синең ише хатыннардан! Бала күз яше төшәр әле башыңа, - дип, күз яшьләре белән каргап чыгып китте ана.
Бала табу йортыннан бергә чыктык без аның белән. Мине гаиләм, туганнарым чәчәк бәйләмнәре белән шау‑гөр килеп каршы алганда, ул ялгыз башын горур тотып, ишеккә юнәлде. Мин кыенлыкларга бирешмәдем, мин көчле, имеш. Әйе, ул көчле. Ничә айлар буе карыныңда тибенгән нарасыйдан баш тартыр өчен, чынлап та, зур көч кирәк. Ләкин ул көч аңа күңел тынычлыгы, бәхет китерерме соң? Ялгыз гына чыгып китүен күргәч, аңа булган нәфрәтем юкка чыкты. Юк, ул баланы ятим итмәде, ул баласыз - үзе ятим...
Комментарийлар