Туган телебезне саклыйк!
16-19 октябрьдә 32 ерак һәм 35ләп якын чит ил, шулай ук Россиянең төрле төбәкләрендәге югары уку йортларыннан дүрт йөзгә якын филолог федераль, төбәк һәм муниципаль дәрәҗәдәге белем бирү оешмалары җитәкчеләре Казанга килер дип көтелә.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
16-19 октябрьдә 32 ерак һәм 35ләп якын чит ил, шулай ук Россиянең төрле төбәкләрендәге югары уку йортларыннан дүрт йөзгә якын филолог федераль, төбәк һәм муниципаль дәрәҗәдәге белем бирү оешмалары җитәкчеләре Казанга килер дип көтелә.
Алар, КФУның филология һәм сәнгать институты бинасына җыелып, «Туган телләрне һәм мәдәниятләрне саклау һәм үстерү» темасына багышланган II Халыкара фәнни-гамәли форумда катнашачак. Бу хакта әлеге институтның директоры Рәдиф Җамалетдинов һәм аның фәнни эшчәнлек буенча урынбасары Искәндәр Ярмәкәев «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы уздырган брифингта хәбәр итте.
Форумның тантаналы ачылышы һәм пленар утырыш белән түгәрәк өстәл 17 октябрь көнне үткәреләчәк. Түгәрәк өстәлне ТР Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр буенча комитеты рәисе Разил Вәлиев белән ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин алып барачак. Ә икенче көнне, форум кысаларында, Э.Р.Тенишев истәлегенә багышланган халыкара тюркологик симпозиум, 10 секциягә бүленгән халыкара конференция, шулай ук студентлар һәм мәктәп укучылары арасында республикакүләм олимпиада уздырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Язмыш
Суд карары да аның файдасына булмый – бала машина астына үзе сикергән
-
#Кыскача яңалыклар
Күп балалы янгын аркасында гаилә йортсыз калган
-
#Кыскача яңалыклар
Йод дефицитын тулыландырырга мөмкинме?
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанда БПЛА янаулары аркасында стационар телефоннарга ихтыяҗ арткан
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанның бер төбәгендә электросамокатлар тыелган
Комментарийлар