Игъланнар сайтында нинди генә сәер вә кызыклы тәкъдимнәр юк
Хәтерләсәгез, Казанда БРИКС саммиты узган вакытта бөтендөньядан килгән ил башлыкларын аэропортта чәк-чәк белән каршы алганнар иде. Менә шул вакытта игъланнар сайтында Һиндстанның премьер-министры Нарендра Моди тотып караган чәк-чәк сатуга чыкты. Бәясе дә кыйбатлы, 40 мең сум. Белмим, Моди тотып караган чәк-чәкне алучы булганмы юкмы, әмма бу игъланны куйган кешедә эшмәкәрлек сәләте көчле, шиксез.
Игъланнар сайтына без, гадәттә, җитди мәсьәләләр буенча керәбез. Фатир эзлибез, кием-салым сатабыз һәм башкалар. Кыскасы, сату-алу, алыш-биреш хәтәр бара монда.
Бу юлы игъланнар сайтына кергәч, очраклы гына кызыклы игъланнарга юлыктым бит әле. Бер ханым: “Борщ пешерәм дә, кайтып китәм”, – дигән белдерү урнаштырган. Хезмәтен болай тасвирлаган: “Сезнең өйгә килеп аш пешерәм дә, китәм. Продуктлар сатып алу белән шөгыльләнмим, аштан тыш бәрәңге белән кәтлит тә пешерә алам”, – ди. Кыскасы, бу ханымның өйгә килеп аш пешереп китүе – 2 мең сумга төшәчәк. Әле шуңа да игътибар иттем, зур хәрефләр белән: “Интим түгел, бары тик борщ пешерәм дә, кайтып китәм”, – дигән.
Күрәсең, бу сүзләрдән башка мәгънә эзләгән хыялыйлар да булган. Шулай да, әлеге хезмәт бик популяр булып чыкты бит әле. Хәтта белдерү астында бәяләмә калдырган кешеләр дә бар. “Игъланны күрдем дә, борщ ашыйсы килеп китте. Белдерү буенча язган идем, бик тиз җавап бирделәр. Чыннан да, борщ пешерделәр дә, кайтып киттеләр. Бик тәмле булды”, – дигән бер ир-ат. Мондый тәкъдимгә хатын-кызлар да битараф калмаган. “Бу гади генә борщ түгел, бу – сәнгать әсәре. Үзем дә еш ашарга пешерәм, әмма моннан да тәмле борщ ашаганым юк. Рәхәтләнеп сөйләшеп тә алдык. Бизнесыгыз чәчәк атсын”, – дигән бер ханым. Үз гомеремдә борщ турында моның кадәр матур сүзләр ишеткәнем юк иде. Кайвакыт әни, хатын пешергән ризыкка да, якыннар: “Тәмле булды, рәхмәт”, – дип әйтергә өч сүз жәлли. Ә монда таныш түгел кеше борщ пешерү өчен акча алып китте, югыйсә, әмма зурлыйлар. Нәрсә дисәгез дә, бу игъланны урнаштырган ханым – даһи. Үз сәләтеннән табыш алу ысулын тапкан.
Ярый, бу ханымга сораулар юк. Эшләп таба бит. Ә менә киләсе игъланны куйган «акыллы баш»ка сокланып карадым. Моны уйлап табарга кирәк бит әле. Белдерү: “Песигә подписка”. Белдерүне элгән кеше сүзләренчә, песигә дистанцион, онлайн подписка ясап, сез көн саен аның өч фотосын алып торачаксыз. Әгәр кирәк булса, видео да төшереп җибәрә алалар (анысы өчен аерым бәя). Бер атнага песигә подписканың хакы – 300 сум. Димәк, айга 1 мең 200 сумга төшә.
Уйлап карасаң, песигә айлык подписканың бәясе – газетага ярты елга язылу бәясенә тиң. Бу игъланны 34 мең кеше караган. Барысы да подписка ясамаса да, шул ук белдерү астында рәхмәт сүзләрен язучылар да бар бит. Бәлки, безгә дә газетабызның бер битен фотолар белән генә тутырыргадыр? Чиләгенә күрә капкачы табылыр әле. Сүз уңаеннан, тагын бер игълан күрдем бит әле. Песинең патшалар да җәяү йөри торган урынга баруына карап (бәдрәфкә бару турында сүз) күрәзә итүчеләр дә бар икән. Бу хезмәт өчен 2 мең сорыйлар. Ни өчен нәкъ мондый бәя куялар? Монысы сер.
Тагын бер кызыклы игълан: маняня – арган хатын-кыз өчен няня. “2-3 сәгатькә сезнең әниегез булырга әзер. Мин балалар карарга, өй җыештырырга ярдәм итүче кеше түгел. Без бергәләшеп рәсем ясап, камыр ризыклары пешереп, чәй эчеп, сөйләшеп утыра алабыз. Кирәк булса, мактап башыгыздан сыпырырмын.
Киңәшләр бирмичә генә сезне тыңлап утырырмын”, – дигәннәр игъланда. Сабыр туганнарың булса, маняняның кирәге чыкмый инде. Әмма кеше үз зарын сөйләгәндә дәшми тору – ай-һай җиңел түгел, шуңа бу игълан да бик кирәк.
Игъланнар арасында иң нык кызыксыну уятканы: “Мәгънәсез сөйләшүләр белән башыгызны катырачакмын”, – дигәне булды. “Үз эшемнең профессионалы, иң сабырларны да чыгырдан чыгарам”, – дигән игъланны куючы. Мин дә шундый белдерү куярмын ахры, түләве дә яхшы кебек: 1 мең 500 сум. Тик талашып ятарбыз, шунда.
Уен-көлке белән укыгансыздыр дип ышанам, шулай да монда да хаклык бар. Ихтыяҗ булса, тәкъдим табыла икән.
Комментарийлар