16+

Җырчы Илназ Минвәлиевның улы Алмаз яңа шөгыль тапкан: хәзер намазлыклар да бәйли

Җырчы Илназ Минвәлиевның улы Алмаз кул эшләре белән шөгыльләнүен дәвам итә.

Җырчы Илназ Минвәлиевның улы Алмаз кул эшләре белән шөгыльләнүен дәвам итә.

Егет үз куллары белән йомшак ковриклар бәйли, заказлар кабул итә. Инде чираттагы эшенә дә керешкән – намазлык бәйли башлаган.

Алмазның әнисе социаль челтәрдә улының уңышлары белән уртаклашкан. Ул Гөлназ Закирова өчен әзерләнгән коврикның тәмамлануын хәбәр иткән. Ә хәзер Алмаз, бисмилласын әйтеп, яңа эшкә тотынган.

«Рәхмәт сиңа, Алмаз улым, булганың өчен! Безнең өчен Аллаһ бүләге син», – дип яза әнисе, улына карата горурлыгын һәм җылы хисләрен белдереп.

Алмазның үзенә шундый матур һәм файдалы шөгыль табуы сөендерә. Кул эшенә осталыгы да, тырышлыгы да күренеп тора. Ә инде намазлык бәйләргә алынуы аеруча игътибарга лаек.

Яшь егеткә уңышлар, кулларына сихәт, күңеленә илһам телибез!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading