16+

2025 елда балалар пособиеләрен исәпләүнең актуаль кагыйдәләре

17 яшькә кадәрге балаларга, шулай ук социаль ярдәмгә мохтаҗ йөкле хатыннарга айлык пособиене исәпләгәндә, гаиләгә ала торган алимент түләүләре исәпкә алына.

2025 елда балалар пособиеләрен исәпләүнең актуаль кагыйдәләре

17 яшькә кадәрге балаларга, шулай ук социаль ярдәмгә мохтаҗ йөкле хатыннарга айлык пособиене исәпләгәндә, гаиләгә ала торган алимент түләүләре исәпкә алына.

Әлеге кагыйдәләр “аерылган” статуслы ата-аналар өчен актуаль. Бу турыда Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Суд карары яисә боерык буенча алына торган алимент, тиешле документ бирелгән очракта, мөрәҗәгать итүче тарафыннан гаризада күрсәтелгән күләмдә исәпләнә. 

Алимент түләтү турында башкару производствосы булган очракта, алиментлар Федераль суд приставлары хезмәте тарафыннан билгеләнгән күләмдә исәпкә алына.

Нотариаль расланган килешү нигезендә түләнә торган алимент документта күрсәтелгән күләмдә исәпләнә. Айлык алимент түләү күләме хезмәткә түләүнең билгеләнгән минималь күләменнән түбәнрәк булган очраклар искәрмә булып тора:
¼ МРОТ (5 610 сум) бер балага; 
1/3 МРОТ (7 480 сум) ике балага;
½ МРОТ (11 220 сум) өч һәм аннан да күбрәк балага.

Әгәр алимент суд аша яисә нотариаль килешү нигезендә, ягъни алимент алучы белән түләүче арасында ирекле тәртиптә рәсмиләштерелмәгән булса, аның күләме мөрәҗәгать итүченең пособиегә язылган гаризасында күрсәтелә, әмма айлык алимент түләве күләме хезмәткә түләүнең билгеләнгән минималь күләменнән кимрәк булмаска тиеш. 

Мөрәҗәгать итүче балага карата бердәнбер ата-ана булган очракта, аңа алимент билгеләүне сорап язган гаризада әлеге фактны күрсәтергә кирәк.
 «Алиментны исәпкә алуны төгәлләштерү пособиеләрне исәпләү процессын ачыграк һәм үтә күренмәле итәргә мөмкинлек бирә. Гаиләләр түләүләрне билгеләгәндә нәрсәләр исәпкә алыначагын алдан ук бәяли алалар», - дип билгеләп үтте Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

1 сентябрьдән икътисадый эшчәнлек төрләренең гомумроссия классификаторын (ОКВЭДны) һөнәри куркынычлык классларына кертү тәртибе үзгәрәчәк.
Иминиятләштерүчеләр мәҗбүри социаль иминиятләштерүгә производствода бәхетсезлек очракларыннан һәм һөнәри авырулардан иминият кертемнәре түли. Кертемнәр күләме, иминият тарифына карап, Россия Социаль фондының территориаль органы тарафыннан билгеләнә.
Тариф оешма эшчәнлегенең төп төре нигезендә билгеләнә торган һөнәри куркынычлык классына бәйле.

Хәзерге вакытта оешмалар Социаль фондка ел саен төп эшчәнлек төрен раслау өчен документлар җибәрергә тиеш. Раслаганнан соң, Россия Социаль фонды иминият кертемнәренең һөнәри куркынычлык дәрәҗәсенә туры килә торган индивидуаль тарифын билгели, 

1 сентябрьдән яңа кагыйдәләр гамәлгә керә:
- хәзер оешмаларга ел саен Россия Социаль фондында эшчәнлекнең төп төрен расларга кирәкми (юридик затның аерымланган бүлекчәләреннән тыш);
- Россия Социаль фонды тарифны агымдагы елның 15 апреленә торышы буенча төп эшчәнлек төре турында ЕГРЮЛдан яисә ЕГРИПтан алынган мәгълүматлар нигезендә билгеләячәк;
- Эшчәнлекнең төп төре үзгәргән очракта, Россия Социаль фонды ел башыннан гамәлдә булган иминият тарифы күләме турында иминиятләштерүчегә 1 майдан да соңга калмыйча хәбәр итә.
«Бу үзгәрешләр компанияләргә вакытны экономияләргә ярдәм итәчәк, ә Социаль фондка, һөнәри куркынычлыкның реаль дәрәҗәсен исәпкә алып, тиз арада тарифлар билгеләргә мөмкинлек бирәчәк», - дип ассызыклады Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading