Ай-һай, бигрәк шыксыз килде быелның ноябре. Бәгырьләргә үтәрлек салкын пыскак яңгырлар көн аралаш явып тора.
Туфракка гына түгел, җанга да сеңә бугай аның салкыны. Җир өстендә дүмгәк-дүмгәк калкынып яткан балчыклар әйтерсең дә газиз кешең өстенә ишеп төшергән кабер балчыклары иде...
Көзнең табигать көченә буйсынып, чиркандыргыч суыклары белән бәгырьне туңдырган кышка тәхетен тапшырган бер төндә вафат булды Мәликнең әнисе. Инде сиксән бишен тутырып бакыйлыкка күчсә дә, сиңа тормыш бүләк иткән иң-иң газизеңне соңгы юлга озатулары ай-һай авыр икән лә ул!
Гомер биргән кешене үз баласы җир куенына иңдерү күренеше – табигый булса да, мондый авыр кайгы, газаплы мизгелләр белән килешеп, андый чынбарлыкны кабул итеп булмый! Кендегең киселгән, еллар узган; аягыңда нык басып торсаң да, инде үз артыңнан нәсел дәвамчыларың бастырып куып килсә дә, килешеп булмый андый югалту белән! Булмый!

Бу берничә көн эчендә зомби кебек йөрде Мәлик.
Гәрчә иртәме-соңгы шундый көннәр киләсен белә иде: әнисе берничә ел урын өстендә ятты. Мәлик тормыш иптәше белән аны карап-тәрбияләп тордылар.
Вакыт аяусыз! Вакытлар үтү белән тимер дә тутыга. Ә кеше? Кеше туа, үсә, тормышны өйрәнә, җитлегә, үзеннән соң дәвам калдыра һәм сүнүгә таба бара... Һәр мизгелнең кадерен беләсе, яраткан газиз кешеләрнең җылысын тоеп, күбрәк сеңдерәсе дә соң! Андый җылыны сеңдереп бетереп тә, аннан туеп та булмыйдыр ул!
Сине дөньяга китергән, бар күңел җылысын, назын, үзенең барлыгын сиңа багышлаган кешенең тора-бара картаюын, көндәлек эшләрне эшли алмый башлавын күрүдән дә кыенрак, кызганычрак, ямансурак нәрсә юктыр ул. Качандыр сине яшәргә өйрәткән, иң дөрес, иң тугры киңәшләр биргән кешенең хәтере җуелуы, ялгыша башлавы – авырткан җирнең әрнүеннән дә хәтәррәк! Әмма шул ук вакытта картлыкны күрү – бәхет тә! Андый бәхет һәркемгә дә тәтеми чөнки.

Әни назы, әни догасы, әниләрнең кул җылысы баланы гомере буе озата бара.
Үзе картаеп килгән кеше өчен дә Әниләрнең кытыршы кулларыннан да йомшак һәм кадерлерәк ни бар икән?! Гомере буе назга тулган йомшак кулларын соңгы тапкыр тотыйм дип, әнисенең кулларына кагылды Мәлик һәм имәнеп китте – кичә кичтән үк бакыйлыкка күчкән әнкәсенең куллары җып-җылы иде!..
Бөтен нәсел-нәсәбе күз алдыннан узды Мәликнең. Гәүдәсе буйлап салкын калтырау үтте. Шул калтыраудан үзенең куллары сап-салкын булды. Чөнки үлекнең кулы җылы булса, үз артыннан якыннарын да ияртә, дигән ышану яши халыкта. Кинәт биләп алган мондый хәләттән үзе дә әллә нишләп китте Мәлик.
Юк-бар уйларны башыннан тизрәк куарга тырышты. “Урамда 21нче гасыр, зиһене таза кеше шундый килде-китте сынамышларга ышанамы соң инде?! – дип үз-үзен тиргәп тә алды. Акылы шундый уйлардан арынса да, йөрәге кысылып куйды аның.
Йөрәк тиккә генә кыбырсымаган икән шул. Кыштан соң илгә генә түгел, бөтен дөньяга яңа төр авыру киләсен, өлкән яшьтәгеләрнең генә түгел, җир җимертеп яшәрдәй күп кенә шәхесләрнең гомерен өзәсен, шулар арасында Мәликнең бертуганнары: энесе һәм сеңелесе дә буласын әле ир белми иде…
Ландыш Тимерова
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар