Балыкчылар йорты урынына мәчет салганнар.
Танышымнан: “Мамадыш районында бер гап-гади гаилә беркайчан да мәчет булмаган авылда берүзләре 13 елда мәчет төзеп чыкканнар” дигән хәбәрне ишетүгә үк, бу гаилә белән танышасым килеп, район мөхтәсибе Илһам хәзрәт Миңнегалиевкә шалтыраттым.
- Резеда һәм Ирек Җамалиевлар белән очрашу өчен Мамадышка кадәр барып та торасы булмады, алар Казанда яши икән. Яңа гыйбадәт йорты сафка баскан Сотово бистәсендә исә Резеданың әнисе Мәрьям апа гомер итә.
– Әни ягыннан әбием Гаҗилә белән бабам Фәхрулла Урал якларында яшәгән. Әбиемдә йөрәк ревматизмы булгач, бабайга табиб нарат урманына якын җирдә яшәргә киңәш иткән. Бабай Татарстанга кайтып, бу бистәне бик ошаткан һәм гаиләсен шунда күчергән, – дип сөйли Резеда.
– Йорт нигезен Сотовоның бик матур урынында сайлап алган. Кама елгасы ярына якын җирдә үзәктә ачык бер урында ул. Әнием шул нигездә үскән, кияүгә чыкканнан соң күрше авылга китә. Әмма миңа 4 яшь булганда әтием вафат булган һәм без кабат әби белән бабай янына кайтып яши башладык.
Фәхрулла бабасының әнисе Мөнәвәрә бик дини кеше була.
Мәрьям апа аның тәрбиясендә үсә, бала вакытыннан ук догалар өйрәнә. Дин куәтләнә башлаган 90 нчы елларда ук намазга баса, яулык бөркәнә.
– Әбием сөйләве буенча, өйләрендәге шәмаилдән күрепмедер, сабый чагында ук әнием мәчетләр рәсеме ясарга яраткан. Һәм аның мәчет салу хыялы да бар иде. Ул яши торган бабайның нигезенә терәлеп үк утырган клуб белән китапханә сүтеп алынганнан соң, әни, монда мәчет салырга иде, дип әйтеп куйды. Шунда ук авыл җирлеге башлыгы янына киттек.
Бу урынга кызыгучылар без генә түгел, тагын өч кеше икән. Аллаһның рәхмәте белән, ирем, эзләнә торгач, ул җирне беренче чиратта без сатып алырга хокуклы булуыбызны исбатлый алды. Яр буеннан ерак түгел, балыкчылар өчен бик уңайлы урын.
Сатып алырга теләүчеләр, мөгаен, анда балыкчылар йорты төзергә уйлаганнардыр. Әмма Аллаһы Тәгалә мәчет төзелүен теләгән, шуның өчен бу мәсьәлә безнең исәпкә хәл ителде, дип, зур эшкә алындык, – дип искә ала Резеда.

Ирекнең төзелеш өлкәсендә эшләве дә бу эшкә шулай йөрәкләре җитеп алынуга сәбәп булгандыр. Аның авылда мәчет салуын белгәч, төзелештә эшләүче мөселман кешеләре дә ярдәм кулы сузган.
– Эшләргә кеше булмаганда, тукталып каламы инде дип борчылганда, Аллаһы Тәгалә бер дә уйламаганда кирәкле кешесен юлыбызга чыгара иде. Җылылык торбаларын тоташтырырга кеше таба алмый аптырыган вакыт иде, балык тотарга килгән бер кеше килеп керде дә, монда нәрсә була, нишләп эш бармый, дип кызыксына башлады.
Сәбәбен әйткәч, әйдәгез, үзем тоташтырып куям, мин бу эшне беләм, дип бушка эшләп чыгып китте. Кем акча белән, кем төзелеш барышында килеп булышып, таныш-белешләр, авылдашлар барысы да булдыра алганча үзләреннән өлеш керттеләр. Хәзер искә алабыз да, ул вакытта балабыз да кечкенә иде, эшчеләрне алып кайтып, алып китеп, гел юлда булдык, ничек эшләнеп чыкты икән дип шаккатып утырабыз.
Вакытын да, көчен дә, мөмкинлеген дә Аллаһы Тәгалә бирде. Бу эшнең никадәр авыр булуын чамалаган идек, тик шул дәрәҗәдә дип башка да килмәде. Бәлки аның масштабын күз алдына китергән булсак, тәвәккәлләмәгән дә булыр идек, – ди Резеда.

Кем йөри инде сезнең мәчетегезгә, башка нәрсә төзеп куйсагыз, акча эшләр идегез, дип күңелләрен төшерергә маташучылар да булган анысы.
Ә инде мәчет сафка баскач, шул ук балыкчылар, Кама буенча ял итәргә килүчеләр шунда кереп намаз да укып чыгып китә башлаганнар. Бер мөселман гаиләсе, мәчет ачылганын күреп, монда йорт сатып алып, яшәргә килергә була икән, дип кызыгып киткәннәр.
Ачылыш дигәннән, шул көнне Резеда бала вакытында әбисенең ахирәте чәй эчкәндә сөйләгән төшен тыңлап торганы искә төшкән. “Зөлкагъдә әби килеп йөри иде безгә, бер көнне күргән төшен сөйләде. Төшемдә Раифлар янында мәчет төзеделәр, диде. Миңа 7 яшьләр булгандыр, шул төш истә калган. Насыйп булгач, авылда нәкъ шул тирәдә беренче мәчет тә салынды”, – ди ул.
Анда инде беренче никах та укылган. Җамалиевларның кызлары Гөлназ никахын нәкъ менә шунда укытырга теләгән. “Яңа мәчетебездә укылган һәр намаз, кылган һәр дога кабул булсын. Мәчетебезнең нигезе бердәмлектә корылган кебек, аның ишекләре дә һәркем өчен ачык булсын”, – ди Җамалиевлар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар