16+

«Башыма балка төште, бер атна комада яттым, әмма бирешмәдем»

Үз алдыңа максат куясың икән, үҗәтлегең көчле булса, хыялыңны тормышка ашырырга мөмкинлекләр туа.

«Башыма балка төште, бер атна комада яттым, әмма бирешмәдем»

Үз алдыңа максат куясың икән, үҗәтлегең көчле булса, хыялыңны тормышка ашырырга мөмкинлекләр туа.

Балтач районының Яңгул авылында туып үскән Наил Заһретдинов белән дә нәкъ шулай була.

Наратлар шавы – әниләр истәлеге

Наил абый үткәннәргә борылып карый да, артта үтелгән юлларны күз алдына китерә. Бүген алар алты туганның бишесе исән. Узган ел төп нигездә калган абыйларын соңгы юлга озатканнар. Киров өлкәсенең Нократ Аланында яшәүче иң олы абыйсына күптән түгел 87 яшь тулган.

Өч кыз туганы Балтачта гомер итә. «Картаймыш көнебездә бөтенебез бер тирәгә тупландык», – ди Наил абый. Ул үзе дә нәкъ 50 ел Чаллы шәһәрендә яшәгәннән соң, гаиләсе белән туган авылына күченеп кайта, яшьлек сукмаклары буйлап хатирәләр яңарта.

гармун. фото автора

– Авылыбыз янында Тарлау дигән җир бар, без үскәндә анда чикләвеклек иде, шунда барып чикләвек җыйдык, – дип искә ала ул бүген. – Колхозда эшләгән әнием урман хуҗалыгына агач утырту хезмәтенә күчте. Анда эшләүче апалар 9 чакрым ераклыктагы Саклау урманы урманчысына буйсыналар иде. Иртә яздан кара көзгә кадәр алар урман эшендә булдылар.

Әллә ничә чакрым җирне җәяү барып, кайтып йөрделәр. Миңа ул вакытта 12 яшьләр тирәсе. Әниләр Тарлау буена наратлар утырттылар. Бер көнне шул наратлыкка барып килдем. Гомер дигәнең, инде 65 ел вакыт узган, кайчан гына кечкенә кәлшәләр иде, шулкадәрле зур, юан агач булып үскәннәр.

Шул кечкенә үсентеләрне ничек кул белән утыртуларына кадәр исемдә. Ул елларда авыл җирендә печән иң кадерле әйбер иде. Әниләр 8–9 чакрымны җәяү йөрү өстенә, кичен аркаларына печән асып алып кайттылар. Хәзер аяк астында яткан печәнне җыеп алучы да юк.

гармун. фото автора

Авылдан китү кыйссасы

Кулында машина, трактор йөртү таныклыгы булган Наилне армиядән кайтуның икенче көнендә колхозга шофер итеп чакыралар. Бу – июль ае була. Ноябрь аенда машинасы ватыла, ремонтка запчасть таба алмыйлар. Бер көнне бригадир өйләренә килеп, Чаллыда төзелеш баруын, комсомол юлламасы белән колхоздан ике кешене ике айга җибәрергә кирәклеген әйтә.

Яшьтәше, авылдашы Рәхимҗан белән 1970 елның ноябрендә Чаллыга вакытлыча эшкә дип чыгып китәләр. Анда техникалар яңа, төзелеш гөрли, илнең төрле төбәкләреннән яшьләр килгән... Күз кызыгырлык тормыш. Егетләрне йортлар төзелешенә идән җәяргә куялар. Менә шул вакытта Наил бер-берсенә киертеп куя торган идән такталары (шпунтованная доска) барлыгын күреп исе китә.

Ике ай уза да китә, колхозда гомер күрмәгән акчаны эшлиләр. Кайтыр көн җитә, тик Наилнең Чаллыдан китәсе килми. Ул биредәге тормышка шулкадәрле тиз ияләшә. Шәһәрдә төпләнеп калу өчен планнар кора башлый.

– Авылдан чыгып китәр өчен колхоздан белешмә кирәк иде, – ди Наил абый. – Аны бөтен кешегә дә бирмиләр, авылдан белешмәсез чыгып китәргә ярамый. Безнең килен авыл советында эшли иде. Паспорт алу өчен бирелә торган 6 нчы форма белешмәне язып бирде. Шуны алдым да кабат Чаллыга чыгып киттем. Паспорт өстәленә барсам, паспортыгыз кая, сез аны үз районыгыздан алып килергә тиеш, диләр. Кире кайтып киттем.

Авылда «Наил Чаллыда калган», – дигән сүз тараттырдым. Хәзер сөйләргә була инде. Өйдә мич артында качып яттым. Бригадир кереп мине сорый, әни, бичара, Наил Чаллыда ул, ди. Үзебез китү юлларын эзлибез. Шыпырт кына колхоздан бер белешмә юнәлттек тә, районга киттем. Шул вакытта паспорт өстәлендә утыра торган кыз, ничек сине колхоз рәисе җибәрергә булды, дип сорамасынмы...

Колхозга гына шалтыратмаса ярар иде, дим үзем. Абый тракторда, апа фермада эшли, мине җибәрде, дигән булдым. 10 минут эчендә паспорт алдым. Авылга кайтып та тормадым, юлаучы машинага утырып Казанга чыгып киттем, аннан самолет белән Чаллыга очтым.

гармун. фото автора

Яңа тормыш башланды

Төрле төбәкләрдән халык ташкыны агыла, кайсы Наил кебек самолет, кайсы поезд белән. Аны 1971 елның 1 февралендә эшкә алалар. Техникалар яңа, егет буяу исе аңкып торган яңа машинага утыру теләге белән янганда, фатир алырга җиңелрәк булыр дип төзелешкә эшче булып керергә киңәш итәләр. Эшче булып урнаша. Тик фатир юк. Өйлән, өйләнмәсәң фатир ала алмыйсың, ялгызларга бирелми, диләр.

Бәрәңге алу вакытын чамалап авылга кайта. Бәрәңге бакчасында Наилне өйләндерү планы корыла. Ул вакытта авылларда киленне урлап алып кайту гадәте бар. 1972 елның 18 сентябре. Классташ кызының Казаннан кайтуын белеп, булачак баҗае белән Разияны урларга килешәләр.

«Минем баҗай абыем белән бик дуслар иде. Ул миңа ярдәм итәргә булды. Кичен бергәләп клубка чыктык. Разияга дөресен әйтеп тормадык, безгә генә төшеп меник дигән булып, алдык та кайттык», – ди Наил абый.

Разияга ризалашырга гына кала. Ир белән хатын булып Чаллыга китәләр. Разия буфетка эшкә урнаша. Өч ай тирәсе берәүләрнең бүлмәсен арендалап яшиләр. Өйләнешүләренә дүрт ай булганда ике бүлмәле фатир бирәләр. 1973 елда малайлары, 1975 елда кызлары туа. Тырыш авыл егете Наилне звено башлыгы итеп куялар. Тик язмыш дигәннәре без уйлаганча бармый.

Төзелеш – куркыныч хезмәтләрнең берсе. 1976 елның 26 ноябрендә аның башына балка төшә. Аңсыз егетне ашыгыч рәвештә хастаханәгә алып китәләр. Ул вакытта Чаллыда бердәнбер хастаханә. Бер атна аңына килә алмыйча комада ята. Озак вакыттан соң гына күзләрен ача. Хастаханәдә шактый дәваланырга туры килә, аннан соң да тиз генә эшкә чыга алмый, шул вакытта аңа инвалидлык бирәләр.

Озак вакытлар дәваланганнан соң эшкә чыгарга карар кыла. Гаиләдә ике кечкенә бала, аларны үстерер өчен тормышны пар канат белән бергәләп тартканда гына бәхет түгәрәк булуын аңлый ул. Элеккеге эшенә кайта алмый, авыр хезмәт башкарырлык сәламәтлеге юк. Җиңел эш эзли башлыйлар. Диспетчер итеп куялар. Физик эш булмаса да, баш эше. Ә Наилнең башы алган травмадан утырып бетмәгән, күбрәк эшләп куйса, башына авырлык килә.

гармун. фото автора

Шулай да сиздерми, көченнән килгәнчә эшли. Үҗәтлек көчле була шул анда. Ике елдан соң аны өлкән диспетчер итеп трестка күчерәләр, 5 елдан баш диспетчер була. Хезмәт юлларын узганда күп кенә дәүләт бүләкләренә тәкъдим ителә. 50 яшендә энергетика төзелешендә Россиянең атказанган хезмәткәре дигән исемгә лаек була.

Гармун таныштырган дуслар

Гармуннар аны гомере буе озата бара. Алтынчы класста укыганда ук клубта кызларны биетә. Мәктәп укучыларына кич чыгарга ярамый, тәртип бозасың, дип Наилне атна саен мәктәп линейкасына чыгарып сүгәләр. Клубка чыкмас була. Кичәнең рәте китә. Мәктәпкә килгән яшь укытучылар директорга кереп, Наилгә клубка чыгарга рөхсәт бирүен сорыйлар.

Шуннан соң ул кабат клубта уйный. Армиядә гармунчы башкорт егетләре белән туры килә. Төрле милләт егетләре дус-тату булып Венгриядә хезмәт юлын узалар. «Безнең татар, башкорт көйләрен башка милләт егетләре дә үз итте, үзегезнекен генә уйныйсыз дип сүз әйтүче булмады», – ди Наил абый.

Чаллыга килеп урнашкач, күрше бүлмәдә берәүнең баянда рус көйләрен уйнавын ишетә. Янына кереп аның белән таныша. Чит төбәктән килгән музыка укытучысы булып чыга ул. Бер айдан аның кара төстәге Тула баянын сатып ала. Чаллы шәһәренең данлыклы гармунчыларының берсе булып, шәһәр пяточогында кызларны биетә. 1985 елда Геннадий Заволокинның телевидениедә «Играй, гармонь» тапшыруы чыга башлый. Чаллыга ике тапкыр килә ул, икесендә дә Наил Заһретдиновны үз тапшыруында катнаштыра. Әлеге язмалар әле дә анда саклана.

Чаллының «Энергетик» мәдәният сараеның даими катнашучысына әверелә. Клуб директоры Гөлзада Рзаева талантлы яшьләрне үз янына җыя, аларны сәхнәгә чыгара. Илгиз Закиров белән тальян гармунчы буларак сәхнәләрдә чыгыш ясый. Танылган баянчы Флера Хөрмәтуллинаның ансамбленә йөри. Кечкенә концерт гармуннарында уйнарга өйрәнә.

гармун. фото автора

Төрле фестивальләрдә, конкурсларда тальянчы буларак катнашып урыннар яулый. Чаллыдагы артистлар белән дуслаша. Фән Вәлиәхмәтов Чаллыга килгәч, тальянда уйнаучы кешеләрне эзли башлый, шул вакытта аны Чаллының иң оста тальянчысы дип Наил абый белән таныштыралар. Бергәләп төрле чараларда, концертларда, юбилейларда чыгыш ясаулар башлана.

Чаллыда яшәгәндә туган авылының бер генә Сабан туен да калдырмый, бәйрәм саен кайта. Мәйданда гына уйнап калмыйча, бәйрәм рухы бирер өчен капка төпләрендә дә уйный. «Минем әнием гармун уйнаганны ярата иде. Үзе дә бик моңлы тавышлы булды. Әйткән мөнәҗәтләре әле дә колагымда чыңлап тора. Музыкага булган сәләт әнидән күчкәндер.

Алты бала арасында бер мин гармунда уйныйм. Үземнең талантымны балаларыма күчерер өчен музыка мәктәбенә йөртеп карадык, улым да, кызым да баянда да, гитарада да уйнарга өйрәнә алмадылар. Укып кына булмый икән, Аллаһтан бирелгән талант кирәк», – ди Наил абый.

Бүген дә ул сәхнәдә. Яңгулның гына түгел, Балтачның атаклы тальянчысы. Республика районнары гармунчылары «Кыңгыраулы гармун» төркеме белән ил сагында булучы егетләргә ярдәм итү максатыннан хәйрия концертларында чыгыш ясый.

Фотолар шәхси архивтан

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading