«Шәһри Казан»ның даими эксперты, нутрициолог Чулпан Мөхлисова белән дөрес туклану, милли ризыкларны файдалырак әзерләү, тиз ябыктыра торган диеталар һәм балаларда сәламәт туклану гадәтләре тәрбияләү турында сөйләштек.
Файдалы ризыкны дөрес әзерләргә кирәк — Дөрес туклану — аерым бер ризык ашау яки кайбер продуктлардан бөтенләй баш тарту гына түгел. Иң мөһиме организмга кирәкле матдәләрне баланслы рәвештә алу. Рационда аксымнар, катлаулы углеводлар, яшелчә, җиләк-җимеш һәм файдалы майлар булырга тиеш. Ризык көн дәвамында энергия бирергә, организмны микро- һәм макроэлементлар белән тәэмин итәргә тиеш, — ди Чулпан Мөхлисова.
Чулпан Мөхлисова Продуктларның составы белән беррәттән, аларны әзерләү ысулы да мөһим. Ризыкны артык кыздыру, аның сыйфатын начарайтырга мөмкин. Шуңа күрә ризыкны дөрес әзерләү һәм чама белән ашау кирәк. Бәлеш, өчпочмак, гөбәдия кебек милли ризыклардан тулысынча баш тартырга кирәкми. Аларны нинди продуктлардан әзерләвеңне һәм күпме ашауны исәпкә алу мөһим. Ак онның бер өлешен эре бөртекле он белән алыштырырга була.
Мондый он камыр ризыкларын клетчаткага баетырга ярдәм итә. Гөбәдиягә шикәрне азрак салырга яки җимешләрнең табигый баллылыгын кулланырга мөмкин. Камыр ризыкларын яшелчәләр белән бергә ашау да файдалы: кәбестә һәм кишер салаты клетчатка чыганагы булып тора. Баланслы ризык кандагы шикәрне нормада тотарга да ярдәм итә.
«18.00дән соң ашарга ярамый» — мифмы? Кичке алтыдан соң ашарга ярамый дигән кагыйдә һәркемгә дә туры килми.
— Иң мөһиме — йокларга ике-өч сәгать кала ашамаска. Кеше кичке тугызда йокларга ятса, кичке ашны сәгать алтылар тирәсендә ашасаң әйбәт. Ә төнге бердә генә йокласа, соңрак ашарга да мөмкин, — дип аңлата Чулпан.
Кичке аш артык майлы һәм авыр булмаска тиеш. Вакытында ашау мөмкинлеге булмаса, җиңелрәк, аксымга бай ризык сайларга була. Бәрәңгене әзерләү ысулы да әһәмиятле: кыздырылган бәрәңге белән суда пешерелгән яки кабыклы бәрәңге бер үк түгел. Икмәк сайлаганда составына карарга кирәк: эре бөртекле яки арыш оныннан пешерелгән икмәк клетчатка чыганагы була ала. Шулай да продуктның файдалылыгы он төренә генә түгел, пешерү технологиясенә һәм күләмгә дә бәйле.
Тиз ябыктыра торган диеталарның зыяны Өч көнлек диеталар, кефир яки карабодай гына ашау яки ач тору кебек ысуллар тиз нәтиҗә вәгъдә итә. Әмма кыска вакыт эчендә ябыгу организм өчен куркыныч булырга мөмкин.
— Рацион бер төрле булганда организм кирәкле матдәләрне җитәрлек алмый. Озак вакыт чикләнгән продуктлар белән генә туклану хәлсезлеккә, чәч коелуга, тырнакларның сынучанлыгына китерергә мөмкин. Ач тору да организмга тискәре йогынты ясый, — дип кисәтә Чулпан Мөхлисова.
Калорияләрне даими санап, һәр ашаган ризык өчен борчылу психологик басым тудырырга һәм кайбер очракларда ашау тәртибенең бозылуына китерергә мөмкин. Ашказаны-эчәк системасында проблемалары булган кешеләргә аеруча сак булырга кирәк. Кефир яки карабодайга гына нигезләнгән диеталар бөтен кешегә дә килешмәскә мөмкин. Рационны үзгәрткәнче табиб белән киңәшләшү мөһим.
Ябыгу өчен ач тору яки яраткан ризыклардан тулысынча баш тарту мәҗбүри түгел. Төрле һәм баланслы туклану, порцияләрне чамалау, хәрәкәтне арттыру һәм җитәрлек йоклау озак вакытлы нәтиҗәгә ирешергә ярдәм итә.
«Шикәрсез» дигән язуга ышаныргамы? Кибетләрдә «диетик», «фитнес», «шикәрсез» дигән язулы продуктлар күп. Әмма мондый билгеләр ризыкның файдалы булуын гарантияләми, кайчак маркетинг алымы гына булырга мөмкин. «Продуктның иң беренче чиратта составына карарга киңәш итәм», — ди нутрициолог.
Шикәрсез продуктта да май яки калория күп булырга мөмкин. Сатып алганда тышлыктагы язуларга гына түгел, ингредиентларга, шикәр һәм май күләменә дә игътибар итәргә кирәк. Дөрес туклану өчен кыйммәтле махсус продуктлар сатып алу мәҗбүри түгел. Өйдә әзерләнгән ризыкның өстенлеге — аның составын үзең контрольдә тота алуда.
Балалар нәрсә ашарга тиеш? — Баланың туклану гадәте гаиләдә формалаша. Өйдә даими рәвештә тәм-томнар гына булса, баладан яшелчә ашавын таләп итү авыр. Баланы дөрес туклануга өйрәтүне гаиләдән башларга кирәк, — ди Чулпан Мөхлисова. Яшелчәләрне матур итеп әзерләп, баланы кызыктырырга мөмкин.
Мәсәлән, кәбестә һәм кишер салаты әзерләргә була. Бала яңа ризыкны шунда ук яратмаса, аны мәҗбүр итмичә, әкренләп ияләштерү яхшырак. Баланы барлык тәм-томнардан мәхрүм итү генә нәтиҗә бирми: ул мәктәптә, балалар бакчасында яки дуслары белән башка ризыклар да ашый. Төп кагыйдә гаиләдә сәламәт туклануны гадәткә әйләндерү һәм балага ризык сайлауның әһәмиятен аңлату.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар