— Ул очракта кабат укырга кирәк булачак. Шуңа күрә, башта кыйбла ягын табу буенча тырышлык куярга кирәк. Ә иң яхшысы — андый хәл була калса дип, кыйбла юнәлешен табу ысулларын алдан ук өйрәнеп кую хәерле.
— Намаз укыганда гел бер сүрәләрне укырга ярыймы?
— Әйе, ярый. ИншәАллаһ, намазыгыз дөрес. Әгәр дә кеше берничә кыска сүрә генә белә икән, мәсәлән, «Ихлас», «Фәләкъ», "Нәс«не, аларны һәр намазда уку дөрес булыр. Ләкин бераз гына булса да яңа сүрәләр өйрәнергә тырышыгыз, чөнки Коръәнне күбрәк белү — зур дәрәҗә.
— Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с. г. с.) намазда нинди сүрәләрне укыган? Нәфел намазларда кайсыларын уку саваплы?
— Пәйгамбәребез (с. г. с.) иртәнге намазны озынрак сүрәләр белән укырга яраткан. Сөннәтендә кыскарак, ә фарызында «Тур» сүрәсе кебек уртача озынлыктагы сүрәләр укыган. Безнең өчен иртәнге намазда «Әл-Инсан», «Әс-Сәҗдә» яки «Каф» кебек сүрәләр уку яки кимендә «Зилзәлә», «Гашия» кебек сүрәләр уку саваплы.
Өйлә намазында, гадәттә, иртәнге намаздан бераз кыскарак, ләкин ахшамнан озынрак сүрәләр укыла. Мәсәлән, «Ләйл», «Инширах», «Буруҗ» кебек сүрәләр.
Икенде намазында өйлә намазының яртысы чамасы озынлыкта. Кыскарак сүрәләр алырга мөмкин. Ахшам намазы вакыты кыска булганга, Пәйгамбәребез (с. г. с.), гадәттә, кыска сүрәләр укыган. Хәдисләрдә «Кәфирун», «Ихлас», «Фәләкъ», «Нәс» укыган дип килә. Әмма кайвакыт озынрак та укылган. Ястү намазында уртача озынлыктагыларны: «Шәмс», «Ләйл», «Әгълә» кебек сүрәләр.
— Намазда вакытта яңа сүрәләрне бутасаң яки онытып җибәрсәң, сәхү сәҗдә кылыргамы?
— Әгәр дә «Фатиха» сүрәсендә хата җибәрелсә һәм бутау мәгънәне бозса, мәсәлән, аять урынына башка сүз әйтелсә, намаз бозыла, яңадан уку кирәк. Мәгънәсе бозылмаса, ялгыш кына әйтелсә, хатаны дөресләп дәвам ителә.
Өстәмә сүрәне бөтенләй онытып, укымыйча рөкүгъка китсә, бу очракта ул вәҗибне калдырган була, шуңа күрә намаз ахырында сәхү сәҗдәсе кыласы була. Рөкүгъка киткәнче исенә төшсә, сүрәне укый, сәхү сәҗдәсе кирәкми.
Әгәр дә сүрә укый башлап, буталып китсә, онытып, бетерә алмыйча икенче сүрәгә күчсә, ким дигәндә өч аять укылырга тиеш, шулай итеп вәҗиб үтәлгән дип санала, ягъни "Фатиха«дан соң өстәмә уку гамәлен башкара. Намазы иншәАллаһ, дөрес була.
Сүрә урынына бер-ике аять кенә укып, шунда тукталып, рөкүгъка китсә — хәнәфи мәзһәбендә вәҗиб өчен кимендә өч кыска аять яки бер кыска сүрә (мәсәлән, «Кәүсәр») укырга кирәк. Әгәр дә шуның кадәр укылмаган булса, вәҗиб үтәлмәгән, сәхү сәҗдәсе таләп ителә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Дилбәр Гарифуллина

Комментарийлар