Хезмәт Кодексында ике төрле ял бар: йөклелек һәм бала табу һәм бала карау буенча. Беренчесе йөкле һәм бала тапкан (яки баланы уллыкка алган) хатын-кызга гына каралган. Ә менә бала карау буенча икенче ялны гаиләнең башка әгъзаларына рәсмиләштерергә була. Йөклелек һәм бала табу буенча ял булачак әнигә генә рәсмиләштерелә. Аны гадәттә йөклелекнең 30нчы атнасыннан 140 көнгә - бала тапканга кадәр 70 көнгә һәм аннан соң 70 көнгә бирәләр. Шул ук вакытта йөклелек һәм бала табу буенча пособие түләнә. Ул ананың бары тик үзенә генә тиеш.
Бала карау буенча ял беренчесе тәмамлангач башлана. Аны бала 3 яшькә җиткәнче рәсмиләштерергә була. Әмма 1,5 елдан соң, күпләр белгәнчә, әниләргә пособиеләр түләнми. Гаилә аз керемле булган очракта гына түләүләр каралган. Әмма 1,5 яшькә кадәр ата-аналар мондый пособиеләр алмаса, моны әби яки бабайга үз исеменә рәсмиләштерергә мөмкинлек туа (РФ Хезмәт кодексының 256 маддәсенең 2 өлеше, 255-ФЗ номерлы законның 14 маддәсенең 3.2 өлеше).
Декретка тагын кем чыга ала? Канун бик төгәл үк булмаса да, бу сорауга РФ Хезмәт кодексының 256 маддәсенең 2 өлеше җавап бирә. Анда менә нәрсә күрсәтелгән: - бала карау отпусклары тулысынча яки өлешләп шулай ук баланың атасы, әбисе, бабасы, башка туганы яки бала карау белән шөгыльләнүче опекун тарафыннан файдаланылырга мөмкин.
«Башка туган» атамасы буенча ачыклык кертелмәгән. Бу баланың абыйсы, сеңлесе яки гомумән берәр туганнан туган апасы була аламы? Менә юристлар төрле форумнарда ялны сеңлесе рәсмиләштерә ала дип язалар, әмма төрле туганнар буенча практик кейслар таба алмаганнар.
Комментарийлар