Ни өчен халык күпфункцияле үзәкләргә агыла?
“Күпфункцияле үзәкләрне (МФЦ) кушымталар алыштарачак”, - дип күптән әйтәләр. Әмма Татарстан МФЦларының узган елгы эшчәнлеге бу сүзләрне фаш итә. Бер елда МФЦ 6 миллион 500 меңгә якын хезмәт күрсәткән. Бу 2024 ел белән чагыштырганда 400 меңгә күбрәк. Моңа өстәп, статистика мәгълүматлары буенча күпфункцияле үзәкләргә күбрәк яшьләр һәм урта яшьтегәләр килә. Күпфункцияле үзәк “әбигә” генә кирәк дип тә әйтеп булмый.
Кушымта бар, ләкин “кәгазь”дән арынып булмый әле
МФЦ хезмәтләренең 76%ы электрон рәвешкә күчерелгән. Ләкин монда да нечкәлекләр бар.
- Күпфункцияле үзәккә килгән электрон-гаризаны без башка оешмаларга тапшыра алабыз, мәсәлән, шул ук Росреестрга җибәрәбез. Әмма нәтиҗәне алу өчен күпфункцияле үзәккә килергә кирәк. Цифрлы хезмәтләр әлегә 12%. Андый очракта гаризаны “Госуслуги” кушымтасы аша бирәсең, ә җавап электрон почтага килә. “Кәгазь”дә хәл ителә торган хезмәтләр дә бар. Әйтик, җир кишәрлекләрен межалау. Әлбәттә, бу очракта да дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза җибәрергә мөмкин. Әмма күпвакыт мондый гаризаларда сораулар күп туа, шуңа кешеләр күпфункцияле үзәккә килүне кулайрак дип таба. Безнең хезмәткәрләр дә сорауларга җавап бирә ала, - дип аңлатты Ленара Мозаффарова.
3 сәгатьлек чиратлар: якташларның очрашу урыны
Күпфункцияле үзәкләрдә иң еш кулланыла торган хезмәт - дәүләт кадастр исәбенә кую яки күчемсез милек хокукларын теркәү. Салым бурычы турында мәгълүмат бирү әһәмиятлелеге буенча икенче урында. Чит ил гражданнарын миграция исәбенә кую - өченче, СНИЛС рәсмиләштерү буенча хезмәт - дүртенче, ЕСИАда хисап язмасын раслау - бишенче урында.
Ике ел рәттән иң кирәкле, әһәмиятле хезмәтләр булып миграциягә бәйле хезмәтләр санала. Узган ике елда чит ил гражданнары күпфункцияле үзәкләрне “штурм”га алды. Чөнки хакимият эш буенча килгән мигрантларга кагылышлы кануннарны катгыйландырды. Чит ил гражданнары биометрик мәгълүматларны тапшырырга, миграция исәбенә басарга һәм дәүләт хезмәтләре порталында ЕСИАның шәхси исәп язмасын расларга, шулай ук СНИЛС һәм ИНН рәсмиләштерергә мәҗбүр булды. Нәтиҗәдә мигрантлардан мөрәҗәгатьләр саны бермә-бер арткан. Ә май аенда мөрәҗәгатьләр саны иң югары ноктага җиткән. Күпфункцияле үзәкләр моңа әзер булмаган. Моңа өстәп, аларга дәүләт салымы күтәрелгәнче, хезмәт алып өлгерергә теләүче татарстанлылар да кушылган.
- Кабул итү залларында даими рәвештә чиратлар җыелды, хезмәтне алу өчен кайбер Казан офисларында өч сәгатькә якын көтәргә кирәк иле. Бу республикада яшәүчеләргә документларны тиешле вакытта тапшыра алмауга һәм шикаятьләр саны артуга китерде, - Татарстанда күпфункцияле үзәк башлыгы Ленара Мозаффарова.
Чиратларның төп сәбәбе - аралашуда барлыкка килгән кыенлыклар. “Мигрантларга хезмәт күрсәтү өчен күбрәк вакыт сарыф ителде, чөнки кайберләре телне камил белми”, - дип сөйләде МФЦ башлыгы.
Шулай да бу мәсьәләне хәл итү юлын тапканнар. Казанның Авангард урамында күпфункцияле үзәк мигрантларга хезмәт күрсәтүне үз өстенә алган.
- Анда дуслык рухы хөкем сөрә. Якташлар очраша, кочаклашалар, аралашалар. Бу үзәкне булдыру - отышлы булды. Сүз уңаеннан, мондый үзәк - Россиядә бердәнбер", - дип сөйләде журналистларга Ленара Мозаффарова.
Цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Илья Начвин, бу сүзләргә кушылып: “Бу кешеләр безнең икътисадны үстерә. Алар безгә төзелеш, юл эшләрендә хезмәт итү өчен киләләр, шуңа без аларга шундый ук югары дәрәҗәдә хезмәт күрсәтергә тиеш” , - дип өстәде.
Яңалыклар = заман таләбе
МФЦны яңалыклар да читләп үтмәгән. Узган ел күпфункцияле үзәк хәрби операциядә катнашучыларының тернәкләндерүенә һәм шифаханә-курорт дәвалануына гаризалар кабул итә башлады. Шулай ук МФЦ аша хәрби операция катнашучылары судтан тыш банкротлыкка гаризалар да бирә ала.
Яңа хезмәтләрнең күбесе - заман таләбе. Мәсәлән, кырыкалдарлардан саклану өчен кредит бирүгә үз-үзеңне тыю билгеләү. Аны дәүләт хезмәтләре порталы аша да эшләп була. “Госуслуги”да бу мөмкинлектән 14 мең, ә күпфункцияле үзәк аша 60 мең кеше кулланган. Шундый ук принцип буенча мобиль элемтә шартнамәләре төзүне тыю хезмәте дә булдырылды. Үз-үзеңне тыю ярдәмендә беркем дә сезнең исемгә яңа СИМ-карта ала алмаячак.
Татарстан дәүләт хезмәтләре порталы МАКС кушымтасында үзенең чат-ботын да булдырган. Аның ярдәмендә күпфункцияле үзәккә язылырга, эш графигын карарга, рәсми кәгазьләрнең әзерлеге турында мәгълүматны белергә мөмкин.
Күпфункцияле үзәк системасының да “ахиллес үкчәсе” бар. 2024 елда бу - кадрлар кытлыгы иде. Түбән хезмәт хаклары, эмоциональ яктан авыр эш - кешеләрне эштән китәргә мәҗбүр иткән. Республика җитәкчелеге ягыннан ярдәм һәм хезмәт хакы дәрәҗәсен күтәрү вәзгыятьне үзгәртергә ярдәм иткән. Моннан тыш, һәр күпфункцияле үзәктә каршылыклы хәлләрне хәл итүче регулятор ( махсус хезмәткәрләр) дә барлыкка килгән. Шулай итеп, 2024 елда үзәкләрнең нәтиҗәлелеген уртача дип белгеләсәләр, узган ел Татарстан югары дәрәҗәдә хезмәт күрсәтүчеләр исемлегенә әйләнеп кайткан.


Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар