16+

«Төзелеш тармагы лидерлары» конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә

Россиядә «Төзелеш тармагы лидерлары» VI Бөтенроссия идарәчеләр конкурсына катнашучыларны теркәү бара.

Россиядә «Төзелеш тармагы лидерлары» VI Бөтенроссия идарәчеләр конкурсына катнашучыларны теркәү бара.

Гаризалар 2026 елның 1 июненә кадәр кабул ителә, дип хәбәр итә проектны оештыручылар.

Конкурс төзелеш тармагында эшләүче җитәкчеләрне, дәүләт хакимияте вәкилләрен, девелоперлык, проектлау, подряд һәм инжиниринг оешмалары белгечләрен, шулай ук профильле югары уку йортлары һәм тармак структуралары вәкилләрен берләштерә.

Проектны Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы ярдәме белән Бөтенроссия милли төзелеш сәясәте үзәге оештыра.

Конкурс 2021 елдан бирле үткәрелә һәм ел саен катнашучылар саны арта бара. Быел теркәлүнең беренче этабында Россиянең 77 төбәгеннән, шулай ук Сербия, Төркия, Мисыр һәм Казахстаннан 23,5 меңнән артык кеше гариза тапшырган.

2026 елгы конкурс дүрт этапта узачак:
– дистанцион теркәлү һәм сайлап алу;
– онлайн-тестлаштыру һәм видеоинтервью;
– белем бирү программасы белән ярымфинал;
– 2026 елның августында Төзүчеләр көне алдыннан үтәчәк финал.

Финалда катнашучылар төзелеш тармагын үстерүгә бәйле проектларын тәкъдим итәчәк, шулай ук экспертлар катнашындагы белем бирү һәм бәяләү чараларында катнашачак.

Оештыручылар билгеләп үткәнчә, конкурсның төп максаты – төзелеш өлкәсендә заманча идарә итү алымнарын үстерү, тармакның нәтиҗәлелеген арттыру һәм көчле кадрлар резервын формалаштыру.

Конкурста катнашу бушлай. Теркәлү проектның рәсми сайтында алып барыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading