16+

“Әби”гә ышанган: фатирсыз да, акчасыз да калган

Фатирларны сатканда «Долина схемасы» белән көрәшнең яңа ысулы тәкъдим ителә

“Әби”гә ышанган: фатирсыз да, акчасыз да калган

Фатирларны сатканда «Долина схемасы» белән көрәшнең яңа ысулы тәкъдим ителә


Дәүләт Думасы депутатлары торак сатып алучыларны “мошенниклар корбаннарыннан” коткару чараларын күрергә җыена.

Исегездә булса, җырчы Лариса Долина, мошенниклар йогынтысында 112 миллион сумга үзенең элиталы фатирын сатып, акчасын аферистларга бирә. Ә фатирны сатып алучы бернәрсәсез – акчасыз да, фатирсыз да кала, чөнки суд җырчы ягына баса һәм аңа сатылган фатирны кире кайтару карарын чыгара. Бактың исә, Лариса Долина белән булган хәл бердәнбер очрак түгел икән. Шуңа да моңа хәтта депутатлар да игътибар итте. Күчемсез милекне теркәү тәртибенә үзгәрешләр кертү турындагы закон проекты Дәүләт Думасы каравына кертелде. 

Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин МАХ каналында белдергәнчә, соңгы вакытта Дәүләт Думасына икенчел күчемсез милек базарында алдауга бәйле күп мөрәҗәгатьләр керә. Халык торак сатып акча алганнан соң фатирны яңа милекчеләргә бирүдән баш тару очракларыннан зарлана. Алар моны еш кына мошенниклар йогынтысына бирелеп башкарылды дип аклана икән. Кагыйдә буларак, бу сатучылар – өлкән яшьтәге кешеләр. Шуңа да мондый очракларның хәзер үз атамасы бар – “Долина схемасы” яки “әбиләр схемасы”.

“Росреестр мәгълүматы буенча, 2024 елда пенсия яшендәге кешеләр катнашында 3000 нән артык сату-алу килешүе гамәлдә түгел дип табылган. Мошенниклык басымы аркасында гамәлдән чыгарылган сатулар саны ике ел эчендә 20 процентка арткан. 2025 елга мәгълүматлар юк. Шул ук вакытта мөрәҗәгатьләр саны буенча проблема катлауланды дигән нәтиҗә ясарга мөмкин. Намуслы сатып алучыларны һәм сатучыларны яклау өчен барысын да эшләү мөһим. Шул хакта Дәүләт Думасында фикер алышабыз”, – дип яза Вячеслав Володин. 

Депутатлар фикеренчә, күчемсез милек белән операцияләр өчен "суыту вакытын" кертергә тәкъдим ителә, ул да булса – җиде көн. Бу вакыт эчендә сатучы төгәл карар кабул итә алачак, ә сатып алучының акчасы махсус хисапта ятачак, һәм аларны сату-алу процедурасы тәмамланганчыга кадәр күчереп булмаячак.

“Мондый механизм гражданнарны мошенниклар гамәлләреннән, шулай ук финанс һәм милек югалтуларыннан саклап калырга мөмкинлек бирәчәк”, – ди Дәүләт Думасы Рәисе.


Ләйсән Гыйлаҗиева, “Лефарт” күчемсез милек агентлыгына нигез салучы, Татарстан риелторлары гильдиясе әгъзасы:

– Әлеге мәсьәлә безне дә борчый. Дөресен әйтергә кирәк, бәласеннән баш-аяк дип, кайбер риелторлар өлкән яшьтәге ялгыз кешеләр белән сату килешүләре төзүдән баш тарта башлады. Чынлап та, бик җаваплы эш бу. Сатып алучының да алдануын теләмисең, өлкәннәр дә мошенник йогынтысында сатамы, әллә үзе шуны кәсепкә керткәнме – аңлап булмый. Долина белән булган очраклар кабатланмасын өчен, суд практикасы үзгәрергә тиеш дип саныйм. Депутларның фикеренә килгәндә, җиде көн “суыту” чоры әллә ни нәтиҗә бирмәс кебек. Мошенниклыкны җиде көн эчендә генә кисәтеп булмый. Алар кешеләр белән айлар буе элемтәдә торырга мөмкиннәр. Акча эшләү өчен үзе шундый алдау юлына барган кеше өчен дә ул әллә ни зур срок түгел. Суд аларны яклавын белеп, фатир сатучы үзе үк мошенник булып чыгарга мөмкин. Ишетүемчә, Мәскәүдә шул ук схема буенча бер фатирны ике-өч тапкыр саткан очраклар да бар икән. Сата да суд аша кире кайтара, тагын сата, кабат акчасын кайтара. Бу инде бер бизнес. Моңа чик куелыр дип өметләнәбез, чөнки ниһаять әлеге проблемага депутатлар да игътибар итте. 
Миңа калса, сатып алучы акчасын югалтмасын өчен, фатир бәясе күләмендәге сумманы махсус счетка салып кую зарур. Саткан кеше, мошенниклар йогынтысында саттым, фатирны кире кайтарасым килә дип судка дәгъва белән килә калса, аннан шул счетның выпискасын сорарга кирәк. Әгәр дә фатирын кайтарасы килә икән, акчаның тотылмаган булуын дәлилләр өчен кулында выписка бар дигән сүз. Аңа – фатирын, сатып алучыга акчасын бирәләр. Ә инде акчаны туздырган булса, выпискасыз судка мөрәҗәгать итә алмаслык итәргә. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading