16+

Студентлар, игътибар! Стипендияләр 4 процентка артачак: кайчаннан һәм кемнәргә?

2027 елның 1 сентябреннән федераль һөнәри белем бирү учреждениеләрендә укучы студентларның стипендияләре 4 процентка индексацияләнәчәк.

2027 елның 1 сентябреннән федераль һөнәри белем бирү учреждениеләрендә укучы студентларның стипендияләре 4 процентка индексацияләнәчәк.

«РИА Новости»га Россия Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты доценты Дмитрий Морковкин хәбәр иткәнчә, индексация аспирантларга, ординаторларга һәм стажерларга да кагылачак.

"Индексация күләме фараз инфляциясе нигезендә планлаштырылган. 2028-2029 елга шулай ук бюджетка дүрт процент индексация салынган", – дигән ул. Эксперт билгеләп үткәнчә, индексация федераль һөнәри белем бирү учреждениеләре студентларына гына түгел, ә аспирантларга, ординаторларга һәм ассистент-стажерларга да кагылачак.

Морковкин сүзләренчә, 2027 елда стипендия белән тәэмин итүгә якынча 119,1 миллиард сум каралган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading