16+

Әбиләр чуагы – сентябрь башында һәм айның икенче яртысында булуы да мөмкин

Чынлыкта, бу чорда температура фоны гадәтилек кысаларыннан чыкмый...

Әбиләр чуагы – сентябрь башында һәм айның икенче яртысында булуы да мөмкин

Чынлыкта, бу чорда температура фоны гадәтилек кысаларыннан чыкмый...

Әбиләр чуагы традицион рәвештә көзен, гадәттә, сентябрь аенда була. Беренче салкын һәм яңгырлы көннәрдән соң кыска гына вакытка кояшлы һава торышы кире кайта. Халыкта бу чор романтика белән бәйле. Әбиләр чуагы турында күп кенә калыплашкан фикерләр дә яши. КФУның “Фәнни вердикт” проекты янә дөреслекнең асылына төшенергә ярдәм итә.

КФУның Экология, биотехнология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев, Психология һәм мәгариф институтының клиник психология һәм шәхес психологиясе кафедрасы доценты Илдар Абитов Әбиләр чуагы күренешенә аңлатма бирә. Халык арасында яшәгән фикерләрнең кайсы дөрес, ә кайсы – юк?

Әбиләр чуагы һәрвакыт аномаль җылылык белән бәйле
Тимур Әүхәдиев сүзләренчә, чынлыкта, бу чорда температура фоны гадәтилек кысаларыннан чыкмый. Казанда, мәсәлән, сентябрьнең беренче ункөнлегендә уртача температура 17,6 градус җылылык тәшкил итә, бу климат нормасына тулысынча сыеша. Җәйге көннәр дип уртача тәүлеклек температура плюс 15 градустан арткан көннәр санала, һәм көз башында андыйлар шактый күп була.

- Күзәтүләр тарихында эссерәк чорлар да булган. 1995 елның 1 сентябрендә температура 32,3 градуска кадәр җитте, ә 2008 елның 3 сентябрендә 30,1 градуска кадәр җылы булды. Тулаем алганда, аномаль эсселекне көтәргә кирәкми, чөнки көзгә таба көн озынлыгы сизелерлек кыскара, - ди метеоролог. 
Бу чорның дәвамлылыгы билгеле бер сандагы көн тәшкил итә.

- Атмосферада төгәл язылган сценарийлар юк. Кайчак җылылык берничә көн, ә кайчак атналар буе дәвам итә, ә кайбер елларда бөтенләй дә булмаска мөмкин. 2020 елда Әбиләр чуагы октябрь уртасына кадәр дәвам итте, - ди метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты.

Әбиләр чуагы ел саен килә

Белгеч сүзләренчә, чынлыкта, барысы да һава шартларына бәйле. Әгәр көз коры һәм җылы башланса, җәйнең кире кайтуы булмаска да мөмкин. Яки, киресенчә, салкын циклоннар антициклонга ныгырга ирек бирмәве, һәм «кечкенә җәй”нең килеп җитмәве ихтимал. Бер сезонда ике Әбиләр чуагы – сентябрь башында һәм айның икенче яртысында булуы да мөмкин, ди Т.Әүхәдиев. 

Әбиләр чуагы тотрыклы антициклон урнашу белән бәйле
Чыннан да, Әбиләр чуагы вакытында җәйге җылылыкның уртача киңлекләргә кайтуына антициклоннар сәбәп була. Җәй айларында җылы туплаган Азор антициклонының һава массалары сентябрь башында көнчыгышка, континент үзәгенә күчә башлый. Аязучан һава торышы һәм җылылыкның күчеше Әбиләр чуагы башлану өчен яхшы шартлар тудыра.

Әбиләр чуагы атамасы – бары тик матур гыйбарә
Доцент Илдар Абитов билгеләп үткәнчә, чынлыкта, бу атаманың тарихи тамырлары бар. Көз башында рус крестьян хатын-кызларына бераз тын алырга мөмкинлек туган. Төп авыл хуҗалыгы эшләре инде төгәлләнеп килә һәм ял итү өчен вакыт бушый. Авыр җәйге хезмәттән соң хатын-кызларның яхшы һава торышы белән ләззәтләнеп калу чорына карата Әбиләр чуагы дигән атама кереп киткән. 

Әбиләр чуагы – ял һәм күңел ачу чоры
Кайчандыр, крестьян мохитендә, Әбиләр чуагы чыннан да хатын-кызлар өчен ял итү мөмкинлеге булган бердәнбер чор саналган. Әмма хәзерге көндә бу фикер сәер яңгырый, кеше теләсә кайсы вакытта ял итәргә мөмкин.

- Кешеләр җәй дә, көз дә – елның теләсә кайсы вакытында ял итә ала. Җылы бәрхет сезоны белән ләззәтләнү өчен ял алу яхшы, дигән фикер бар-барын, әмма бу универсаль кагыйдә түгел, барысы да кешенең шәхси өстенлекләренә бәйле. Ялны теләсә ничек уздырырга мөмкин – эссе илләргә барырга, чаңгыда шуарга, хобби белән шөгыльләнергә һ.б. Әбиләр чуагы ял вакыты өчен яхшы вариант, ләкин ял алу өчен мәҗбүри вакыт түгел, - ди И.Абитов.

Гүзәл Камалова әзерләде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading