16+

Кемгә фатир бирәчәкләр, киоскларны нишләтәләр? Татарстанда яңа законнар үз көченә керде

Татарстан Дәүләт Советының чираттагы утырышында республика халкына кагыла торган берничә мөһим закон кабул ителде.

Кемгә фатир бирәчәкләр, киоскларны нишләтәләр? Татарстанда яңа законнар үз көченә керде

Татарстан Дәүләт Советының чираттагы утырышында республика халкына кагыла торган берничә мөһим закон кабул ителде.

Алар арасында шәхси җирдәге киоскларны урнаштыру тәртибен үзгәртү, махсус хәрби операциядә һәлак булганнарның гаиләләренә торак гарантияләре, ятим балаларга ярдәм һәм башка яңалыклар бар. Бу үзгәрешләр кемгә һәм ничек кагылачак?

Киоскны теләгән җиргә куеп булмаячак

Кибетләр, павильоннар, киосклар — болар барысы да стационар булмаган сәүдә объектлары дип атала. Хәзергә кадәр шәхси җир хуҗасы аларны үз кишәрлегендә теләгәнчә урнаштыра алган. Нәтиҗәдә, кайбер объектлар шәһәрнең һәм районның расланган сәүдә схемаларына туры килмәгән.

Яңа закон бу тәртипне үзгәртә. Хәзер шәхси җирдәге сәүдә нокталарын урнаштыру һәм алардан файдалану да билгеле кагыйдәләргә буйсыначак. Муниципалитетлар киоскларның кайда һәм ничек торуын контрольдә тота алачак.

Бу үзгәреш урамнарны тәртипкә китерергә, сәүдә объектларын планлы урнаштырырга ярдәм итәргә тиеш. Законның төп өлеше 30 октябрьдә үз көченә кергән, ә аның 4 нче маддәсе 2027 елның 1 мартыннан гамәлдә булачак.

киоск. фото ти

Һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләрен торак чиратыннан төшермәячәкләр

Махсус хәрби операциядә һәлак булган хәрбинең гаиләсе торакка мохтаҗ дип танылган икән, якын кешесен югалту сәбәпле гаилә составы үзгәрү аларны чираттан төшерү өчен нигез була алмаячак.

Яңа закон буенча, һәлак булган хәрбинең гаилә әгъзалары социаль наем шартнамәсе нигезендә торак алу хокукын саклап кала. Аларга бирелергә тиешле фатирның мәйданы да киметелмәячәк.

Иң мөһиме — бу кагыйдәләр 2022 елның 24 февраленнән барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә дә кагыла. Димәк, якыннары һәлак булганнан соң торак чиратыннан төшерелгән гаиләләрнең хокукларын яңадан торгызу мөмкинлеге бар.

Ятим балаларга торак алуда өстенлек киңәйтелә

Ятим балаларга һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калганнарга торак бирү тәртибенә дә үзгәрешләр кертелде.

Яңа закон торак алуда өстенлекле хокукка ия кешеләр исемлеген киңәйтә. Аерым алганда, Россиянең махсус хәрби операция үткәрелә торган районнарга янәшә территорияләрендә бурыч үтәгән кайбер затлар да әлеге хокукка ия булачак.

Бу, мәсәлән, Белгород, Курск һәм Брянск өлкәләрендә Россия дәүләт чигендә кораллы басып керүгә каршы тору бурычларын үтәгән кешеләргә кагыла. Элек закондагы формулировка аларның кайберләрен бу исемлеккә кертмәгән.

квартира. фото ти

Суд приставлары өчен яңа мактаулы исем

Татарстанда тагын бер дәүләт бүләге барлыкка килде — «Татарстан Республикасы буенча Атказанган суд приставы» дигән мактаулы исем.

Аны мәҗбүри үтәтү органнарында, кагыйдә буларак, кимендә 10 ел хезмәт иткән, үз эшендә югары нәтиҗәләргә ирешкән белгечләргә бирәчәкләр.

Суд приставларының бурычы — суд карарларының үтәлүен тәэмин итү. Мәсәлән, алимент түләтү, бурычларны кайтару, суд карары нигезендә милеккә кагылышлы чаралар күрү. Яңа мактаулы исем бу хезмәттә аеруча зур казанышларга ирешкән белгечләрне билгеләп үтү өчен булдырыла.

фссп. фото ти

Концессия килешүләрен депутатлар да тикшерәчәк

Татарстанда дәүләт яки муниципаль милекне хосусый инвесторларга тапшыру турында төзелгән концессия килешүләренә парламент контроле кертелә.

Концессиянең асылы шунда: дәүләт яки муниципалитет үз милкендәге объектны — мәсәлән, коммуналь хуҗалык, медицина яки мәгариф объектын — инвесторга тапшыра. Инвестор аны яңартырга, төзекләндерергә яки эшләтеп торырга йөкләмә ала.

Хәзер республика парламенты мондый килешүләрнең ничек үтәлүе турында ел саен хисап тыңлаячак. Бу эшнең үтә күренмәлелеген арттырырга һәм инвесторларның үз йөкләмәләрен үтәвен күзәтергә мөмкинлек бирәчәк.

Сайлауларда кандидатларны теркәүгә бәйле вакыт кыскара

Әгәр сайлау комиссиясе кандидатлар исемлеген теркәүдән баш тартса, ә суд яки югарырак сайлау комиссиясе бу карарны юкка чыгарса, комиссиягә мәсьәләне яңадан карау өчен бер көн бирелә.

Кандидатлар исемлеге теркәлгән очракта, җитмәгән документларны биш көн эчендә тапшырырга мөмкин булачак. Әмма бу эш сайлауларга 15 көннән дә соңга калмыйча башкарылырга тиеш.

Сайлау комиссиясе кандидатларны теркәү яки теркәүдән баш тарту турында соңгы карарны сайлауларга сигез көннән дә соңга калмыйча кабул итәргә тиеш.

Сүтелергә тиешле йорт өчен түләүне ничек исәпләячәкләр?

Территорияне комплекслы үстерү проекты кысаларында йортны сүтү өчен милекченең торагын сатып алырга туры килергә мөмкин. Яңа закон мондый очракта компенсацияне исәпләү тәртибен төгәлләштерә.

Торак өчен түләү күләме милек хокукын күчерү турындагы шартнамә җибәрелгәнче 60 көннән дә иртәрәк билгеләнергә тиеш түгел. Максат — компенсацияне йортның актуаль базар бәясенә мөмкин кадәр якын исәпләү.

заброшка. фото ти

Тарихи биналарны саклау тәртибе дә үзгәрә

Татарстанда тарихи һәм мәдәни мирас объектларын саклау буенча яңа тәртипләр билгеләнде. Төбәк һәм муниципаль хакимиятләр мондый объектларны саклау мәсьәләләре буенча фәнни-методик советлар төзергә тиеш.

Алар тарихи биналарны ремонтлау, реставрацияләү һәм саклау эшләренә кагылышлы проект документларын караячак. Шулай ук мәдәни мирас объектларын дәүләт реестрыннан төшереп калдыру тәртибе дә төгәлләштерелә.

Әлеге законның кайбер нигезләмәләре 2027 елның 23 гыйнварыннан, калганнары 1 мартыннан гамәлгә керәчәк.

Кыскасы, кабул ителгән үзгәрешләр сәүдә объектларын урнаштырудан алып торак хокукларына, тарихи биналарны саклауга кадәр күп кенә өлкәләргә кагыла. Кайбер нормалар инде эшли башлаган, ә кайберләренә 2027 елга кадәр көтәргә туры киләчәк.

  • Материал Татарстан Республикасы Дәүләт Советы аппаратының Хокук идарәсе һәм Дәүләт Советы матбугат хезмәте мәгълүматлары нигезендә әзерләнде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading