16+

Машина йөртүчеләрне кисәтәләр: Татарстан юлларында бозлавык көтелә

3–7 ноябрьдә республикада һава торышы начарланачак, томан һәм юеш кар фаразлана.

3–7 ноябрьдә республикада һава торышы начарланачак, томан һәм юеш кар фаразлана.

Якын көннәрдә Татарстанда һава торышы кискен үзгәрәчәк. Синоптиклар фаразлавынча, 3 һәм 4 ноябрьдә бераз яңгыр явачак. 5 ноябрьдә юеш кар рәвешендә аз күләмдә явым-төшем көтелә. 6 һәм 7 ноябрьдә дә юеш кар явачак, урыны белән кыска вакытлы буран булырга мөмкин. Шулай ук 3 ноябрьдән 7 ноябрьгә кадәр томан фаразлана.

Төнлә һава температурасы тискәре күрсәткечләргә кадәр төшәчәк. Явым-төшем һәм салкын һава торышы нәтиҗәсендә юлларда бозлавык барлыкка килергә мөмкин.

Шул уңайдан машина йөртүчеләргә түбәндәге куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә киңәш ителә:

- Автомобильнең техник торышын, аеруча тормоз системасын һәм шиннарның торышын тикшерергә.

- Тышкы яктырту приборларының төзеклегенә инанырга.

- Хәрәкәт тизлеген һава торышына һәм юл шартларына карап сайларга.

- Кискен маневрлардан, бигрәк тә каршы як полосага чыгу белән бәйле хәрәкәтләрдән тыелырга.

Җәяүлеләргә дә сак булырга кирәк: киемнәрендә яктылыкны кире кайтаручы элементлар куллану һәм аларның машина йөртүчеләргә яхшы күренүен тәэмин итү мөһим.

Юлларда сак булыгыз! Үзегезнең һәм якыннарыгызның иминлеген кайгыртыгыз.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading