16+

Казанда Татарстан һәм Үзбәкстан боксчылары рингта очрашачак: билет акчасы балалар спортына тотылачак

6 ноябрьдә «Баскет-Холл»да халыкара бокс турниры узачак.

Казанда Татарстан һәм Үзбәкстан боксчылары рингта очрашачак: билет акчасы балалар спортына тотылачак

6 ноябрьдә «Баскет-Холл»да халыкара бокс турниры узачак.

Казанда 6 ноябрьдә «Баскет-Холл» спорт сараенда Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган халыкара бокс турниры узачак.

Татарстан Спорт министрлыгының Спорт әзерлеге үзәге директоры урынбасары Константин Горбунов «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә хәбәр иткәнчә, билет сатудан кергән акчаның барысы да республикада балалар бокс спортын үстерүгә юнәлдереләчәк.

– Республика җитәкчелеге спортка зур игътибар бирә. Соңгы елларда гына да 15 бокс залы ачылды. Тренерлар командасы зур тырышлык куя. Алар яшьләрне көчле спортчылар итеп кенә түгел, ватанпәрвәр рухында да тәрбияли. Боксчыларыбыз халыкара турнирларда Россия флагы астында чыгыш ясый. Бер ярышта Россия гимны яңгыравы өзелеп калды. Кызларыбыз каушап калмады, үз тавышлары белән Россия гимнын җырлый башлады, – диде Россия Бокс федерациясе генераль секретаре урынбасары, Татарстан Бокс федерациясе җитәкчесе Сергей Игнатьев.

Татарстанда 2018 елда 6 мең 300 ир-ат һәм хатын-кыз бокс белән шөгыльләнгән булса, хәзер аларның саны 11 меңнән артып киткән. Сергей Игнатьев билгеләп үткәнчә, республика Бокс федерациясе «Дәвамлы һәм актив тормыш», «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектларын гамәлгә ашыруда да актив катнаша.

– Африка илләреннән, Филиппиннан, БДБ илләреннән спортчылар килә. Татарстан исеменнән Наталья Шадрина, Гөлүсә Галиева, Тимур Арсланов, Әмин Абдуллин чыгыш ясый. Профессиональ бокс кагыйдәләре буенча Татарстан һәм Үзбәкстан боксчылары арасында команда беренчелеге өчен көрәш бик киеренке булачак. Париж Олимпия уеннарында җиңүләр яулаган Үзбәкстан боксчылары күтәренке рухта. Безнең спортчыларны җитди көрәш көтә, – диде All Fight League турниры промоутеры Сергей Завилейский.

прессуха. Фото: Бадриев

Боксчылар Наталья Шадрина һәм Әмин Абдуллин да турнирга зур өметләр баглый.

– Өйдә диварлар да булыша, – дип, алар туган якта чыгыш ясауның өстенлеген билгеләп үтте һәм турнирда бөтен көчләрен куячакларын белдерде.

«Баскет-Холл»да бокс бәйрәме 6 ноябрьдә сәгать 12:00дә башлана. 15:00 сәгатьтә бокс ярышлары старт ала, ә 19:00 сәгатьтә халыкара турнирның төп өлеше башлана. Бу вакытта рингка профессиональ боксчылар чыгачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading