16+

Айдар Сәлимгәрәев: «Кеше ял иткәндә без эшлибез, Медиа Сабан туе – безнең ял итә торган бердәнбер көн»

Чирмешән районында Татарстан Республикасы массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләренең иң зур бәйрәмнәренең берсе – «Медиа Сабан туе – 2026» узды.

Чирмешән районында Татарстан Республикасы массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләренең иң зур бәйрәмнәренең берсе – «Медиа Сабан туе – 2026» узды.

Быел да ул республика журналистларын, редакция коллективларын, тармак ветераннарын һәм кунакларны бер мәйданга җыйды. Сабан туеның төп геройлары да, тамашачылары да, ярышларда катнашучылары да – журналистлар иде.

Килгән кунакларны Чирмешән халкы үзенчәлекле күчтәнәч белән каршы алды – гигант суган пирогы пешергәннәр. Аның әзерләнү серләре турында мәдәният хезмәткәре Ләйсән Нутфуллина сөйләде.

– Бүген диаметры метр ярым булган табада суган пирогы пешерәбез. Моның өчен 50 килограмм суган, 60 йомырка, 10 килограмм он тотылды. Пирогны биш хатын-кыз 40 минут эчендә пешереп чыгара. Элек-электән Чирмешән суганы белән дан тоткан, биредә аны күпләп үстергәннәр һәм сатканнар. Шуңа күрә без кунакларны нәкъ менә суган пирогы белән сыйларга булдык, – диде ул.

Моннан тыш, журналистларга хуш исле чәй, кайнар коймак һәм ватрушкалар тәкъдим ителде. Бәйрәм өчен якынча 1000 коймак һәм 600 ватрушка пешерелгән.

Тантана мәйданда бүләк җыю йоласы белән башланып китте. Редакция коллективлары милли традицияләрне саклап, җырлап-биеп, изге теләкләр әйтеп бүләкләрен тапшырды.

«Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков бәйрәмдә катнашучыларны сәламләп, Медиа Сабан туеның әһәмиятен билгеләп үтте.

– Быел «Татмедиа» дүртенче тапкыр Медиа Сабан туен үткәрә. Бу – республика журналистлары өчен үзенчәлекле спартакиада. Әмма иң мөһиме – ул аралашу бәйрәме. Без республикабызның төрле районнарында хезмәт итәбез, һәркайсыбыз үз эшенә чумган. Мондый зур чаралар бер-беребезне күрергә, аралашырга, сагынышып очрашырга мөмкинлек бирә, – диде ул.

Бәйрәмнең мәдәни өлешен Чирмешән районы артистлары бизәде. Алар әзерләгән концерт программасы кунакларга күтәренке кәеф бүләк итте. Мәйданда исә капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, утын кисү, әтәч тоту һәм башка милли уеннар оештырылды. Спорт сөючеләр волейбол буенча көч сынашты, ә балалар өчен аерым күңел ачу мәйданчыгы эшләде.

Тамашачылар арасында иң зур кызыксыну аркан тартышу ярышын уятты. Хатын-кызлар арасында «Саба-информ» коллективы җиңү яуласа, ир-атлар арасында иң көчлеләр булып «Нижнекамск-информ» редакциясе танылды.

Ир-егетләр гер күтәрүдә дә үз осталыкларын күрсәтте. «Күңел» радиосы алып баручысы Рушат Зиннатов икенче ел рәттән чемпион исемен саклап калды.

– 24 килограммлы герне 70 тапкыр күтәрдем. Монда һәр елны көчле спортчылар җыела, бер-беребезне инде яхшы беләбез. Быел мәйданга чыкканда ук: «Узган елгы чемпион чыкты», – дип әйтүләрен ишеттем. Узган ел герне 61 тапкыр күтәргән идем, быел нәтиҗәмне яхшырта алдым, – дип уртаклашты ул.

Чирмешән районы башлыгы исеменнән кунакларга тагын бер зур күчтәнәч әзерләнгән иде – казанда пешерелгән 150 килограмм пылау.

«Теләче-информ» мәгълүмат үзәге җитәкчесе Ленар Хуҗин да бәйрәм турында үз фикерләре белән уртаклашты.

– «Татмедиа» ел саен бик көчле Медиа Сабан туе үткәрә. Без рәхәтләнеп ял итәбез, төрле кызыклы уеннарда катнашабыз. Ел буена иҗади эшләргә көч һәм дәрт туплап кайтабыз. Чараны оештыручыларга зур рәхмәт, – диде ул.

Чирмешән районы башлыгы Рамил Әйбәтов киләсе елда да Медиа Сабан туен үз районнарында үткәрергә әзер булуларын белдерде.

– Барыгызга да зур рәхмәт. Без бу бәйрәмне мөмкин кадәр югары дәрәҗәдә үткәрергә тырыштык. Әлбәттә, кимчелекләрсез генә булмый, әмма аларны киләсе елга исәпкә алып төзәтергә тырышачакбыз. Бүгенге спартакиада дустанә рухта узды дип уйлыйм. Катнашучылар спорт әзерлеген генә түгел, җиңүгә омтылышларын да күрсәтте. Медиа Сабан туе журналистларның иҗади хезмәт белән генә түгел, актив тормыш рәвеше алып баруларын да күрсәтсен. Бәйрәм белән! – диде ул.

Бүләкләү тантанасында «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев тә катнашты.

– Без гадәттә кеше ял иткәндә эшлибез, ә бүген киресенчә – үзебез ял итә торган бердәнбер көн. Бүген һава торышы да искиткеч, урын да бик матур, хәтта Швейцарияне хәтерләтә. Район башлыгына, командасына шундый эчтәлекле бәйрәм оештырганнары һәм җылы каршы алганнары өчен зур рәхмәт, – диде ул.

Шулай ук Айдар Сәлимгәрәев журналистларга башкарган хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

– Техника да, технологияләр дә үзгәрә. Әмма журналистның җәмгыять белән хакимият арасындагы күпер булу вазифасы беркайчан да үзгәрми. Бу миссия һәрвакыт кирәкле булып калачак. Эшегез нәтиҗәле, иҗатыгыз уңышлы булсын! Бәйрәм белән! – дип мөрәҗәгать итте ул.

Бәйрәмнең мөхтәрәм кунагы – Татарстан Журналистлар берлеге рәисе, «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов та Медиа Сабан туеның әһәмиятен югары бәяләде.

– Мондый зур иҗади коллективларның ел саен бергә җыелуы – бик матур традиция. Журналистлар бүгенге көннең тарихын яза. Алар хезмәте аша кешеләр яңалыклар белән таныша, җәмгыятьнең фикере һәм кәефе формалаша. Кешеләрнең тормышын кызыклырак, матуррак итү – журналистның төп миссиясе. Тормыш сынауларына карамастан, иҗади, көчле һәм талантлы булып калырга язсын сезгә, – диде ул.

Илшат Әминов Чирмешән табигатенә дә соклануын яшермәде.

– Франция дә, Испания дә көтеп торыр. Кая ял итәргә барырга икән дип уйлый идем. Лаптевлар диңгезенә барырга җыенган идем әле, анда пляжлар яхшы, диләр. Ә безнең үз «Швейцария»без бар икән. Моннан соң ял итәргә Чирмешәнгә киләчәкбез. Табигате дә искиткеч, халкы да кунакчыл, иң мөһиме – монда чын хуҗа кулы сизелә, – дип елмаеп сөйләде ул.

Тантана кысаларында Татарстан массакүләм мәгълүмат чараларын үстерүгә зур өлеш керткән редакцияләр, баш мөхәррирләр һәм журналистлар Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Иң яхшы веб-редакторлар өчен дә махсус бүләкләр тапшырылды. Җиңүчеләр арасында «Шәһри Казан» редакциясе журналисты Лилия Гайнуллина да бар иде.

Медиа Сабан туеның абсолют җиңүчесе – Баш батыр исеме «Питрәч-информ» редакциясе вәкиле Миңнур Шәмсетдиновка насыйп булды.

– Көндәшләрем бик көчле иде. Көрәшләр бик киеренке барды, үлчәү авырлыгына карап аермадылар. Җиңү җиңел бирелмәде, әмма бирешмәдем, ахырга кадәр көрәштем. Мондый зур Медиа Сабан туенда Баш батыр булып калу – үзе зур бәхет. Хис-кичерешләрне сүз белән генә аңлатып бетерерлек түгел, – дип шатлыгы белән уртаклашты ул.

Медиа Сабан туе тагын бер кат журналистларның үз һөнәрләренә тугрылыгын, актив тормыш рәвеше алып баруын һәм иҗади гаилә булып берләшә белүен раслады. Бер көнгә генә булса да эш мәшәкатьләрен читкә куеп, хезмәттәшләр белән аралашу, көч сынашу һәм күңел ачу мөмкинлеге һәркем өчен онытылмас истәлеккә әверелде.

Залинә Гыйлаҗиева

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading