Быелгы көз шактый озакка сузылып эчне дә пошыра башлады. Бигрәк тә азагына таба кояшсыз болытлы көннәре күңелләргә сагыш тутырды.
Ул сагыш юшкын кебек утырган, шундый дымлы явымлы тымызык көннәрнең берсендә редакциябезгә күптәнге танышыбыз, хәтта дустыбыз Әнвәр ага Гыйниятуллин кояш кебек елмаеп килеп керде. Ул беркайчан да буш кул белән йөрми. Кешеләрне сөендерү аның тормыш девизы бугай инде. Дусларын, танышларын газетабызга яздыра да квитанцияләрен китереп күрсәтеп безне дә шатландыра. Менә бу юлы да зур сумкасын ачты да аннан дипломнар чыгара башлады: берне, икене.
Казахстанга “Көзге Иртыш моңнары” Халыкара фестивалендә катнашып, хәтта җиңеп тә кайткан икән. Җитмәсә ике номинациядә. Берсенә “инструментта уйнаган өчен” дигәненә аптырамадык инде. Чөнки ул гел гомерлек дусты гармуны белән. Аны шушы уен коралыннан һәм түбәтәйдән башка күз алдына да китерүе кыен. Кайда бәйрәм, ул – шунда. Тырышып-тырышып, бар җанын биреп, милли моңнарыбызны тарата. Инде менә Казахстанга барып та тамашачыны да жюрины да сокландырган. 1нче урынны биргәннәр үзенә. Җиңү белән рухланган сәләтле милләттәшебез нәфис сүз номинациясендә дә катнашырга булган. Татарның токымлы атлары турында шигырь сөйләгән. Балачагына, алар көткән төнге учаклы чакларына кайткандай булган. Һәм тыңлаучыларны да үзе белән ияртеп, шул вакытка алып кайта алган.
Бу жюрины да битараф калдырмый. Бу юлы 2нче урынны бирәләр. Бүләкләр дә, теләкләр дә күп ява бу талантлы тырыш абзыйга.
-Ә мин үзем өчен түгел, милләтем өчен сөендем. Минем генә җиңүем түгел бит бу, яраткан татарымныкы да, – ди ул ихлас елмаеп. Ә аңарчы ”Казан сөлгесе” Халыкара фестивалендә 1нче премия лауреаты булуы белән котлаган идек.
Гармун белән танышуы аның үсмер чактан башлана. Абыйларның моңлы тартма тотып-тартып моң чыгаруларын күргәч тә аның да уйныйсы килә башлый. Әти- әнисе тырышып укысаң, безгә дә ярдәм итсәң, алырбыз диләр һәм сүзләрендә торалар. Шул көнне үк гармун күрекләрен сыйпап: ”Әйдә син мине ташлама, мин дә синнән аерылмам”, – дип үзенчә вәгъдә дә бирә. Бу дуслык инде бик күп дистә еллар дәвам итә. Чөнки Әнвәр ага 71ен тутырган, аксакал дисәң дә ярый. Бу яшьтә инде адәм баласы аркасын җылы мичкә терәп, үткәндәге хатирәләр белән яши, күңел ача торган җырлы моңлы кичәләргә йөрми башлый. Шөкер, Әнвәр ага андыйлардан түгел: аның моң белән тулган җаны күңеле гел яшь.
Яшьлек дигәннән солдат итеге кигәч, аңа тагын бер игелекле гамәл кылырга насыйп була. Ул хезмәттәш егет өчен канын биреп, аны үлемнән коткара. Аннары аның каны яңа гына ана булган яшь ханымны әҗәлдән алып кала. Аннары аңа кан бирү – донорлык гадәти хәл шикелле була башлый. Ул инде аның ничә тапкыр булганын да белми – чутлап бармый. Бер елны Мактаулы донор дигән дигән медален безгә дә алып килеп күрсәткән иде. Бу хакта газетабызга да язып чыккан идем, укучы сокланып укыган иде.
Элек канын биреп, гомерләрне ялгашкан булса, бүген ул милли моңнарыбызны өләшеп, боеккан күңелләрне дәвалый. Чакыру булса, “татар ул шундый күрегез, белегез!” – дип, Айга да менеп, түбәтәен киеп, гармунын уйнап төшәчәк.
Тагын хезмәттән тәм табып яшәгән кеше дә әле ул. Хәрби заводларда да, төзелешләрдә, кранда да эшләгән. Андыйлар турында гомерен заяга уздырмаган диләр. Әнвәр абзый турында үткән заманда сөйләп булмый. Аның бүген дә гомерен моңлы җырлы итеп, минутын да әрәм итмәскә тырышып йөргән көне.
Ничә тапкыр сынаганым бар: үзе бәхет тәмен татыган кеше генә тирә-юньдәгеләрне бәхетле итәргә, сөендерергә сәләтле. Әнвәр ага да шундыйлардан. Гадәттә гармунчы егетне чибәр кызлар да бик ярата бит инде. Шундыйларның иң уңган, иң булганын сайлап алып менә инде 42 ел буе тормыш арбасын җигелеп тарталар. Өч бала үстерәләр. Аларның инде үзләренең гаиләләре. “Газетада язсагыз, оныкларга горурланырга бер сәбәп булыр иде, – диде саубуллашканда. Бу үтенечкә ничек колак салмыйсың инде.
Дамир Бәдриев фотосы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар