Соңгы ике-өч атнада берьюлы берничә төбәктә күзәтелде бу хәл.
Скопировать ссылку
Соңгы ике-өч атнада берьюлы берничә төбәктә күзәтелде бу хәл.
Чыгып кына калмыйлар, һөҗүм дә итәләр.
Алтайда Артыбаш авылында аю Новосибирск өлкәсеннән килгән 29 яшьлек турист кызны палаткадан сөйрәп алып чыгып, ботарлап аткан иде. Бу фаҗигадән соң ерткычларга каршы ау оештырылды — ике тәүлек эчендә уникедән артык аю юк ителде. Бурятиядә хатыны белән сыерлары артыннан киткән бер иргә дә аю һөҗүм иткән. Хатыны йөгереп качарга һәм ярдәм чакырырга өлгерә. Авыр җәрәхәтләр алган ир-ат хастаханәгә озатыла. Мондый очраклар шулай ук Иркутск өлкәсендә һәм Хакасиядә теркәлгән.
Алтайда 13 яшьлек кыз исә ишегалларына кергән зур аюны күрүдән куркып калып, параличланган. Сөйләшә һәм йөри алмый башлаган. Табиблар әйтүенчә, бала психологик шок кичергән. Авыл халкы да аюларны берничә тапкыр очраткан. Тыюлык территориясендә булганга, анда аюларны ату тыела. Халык саклау зонасы җитәкчелегеннән аларның куркынычсызлыгы өчен чаралар күрүне сорый.
Ә ел башыннан бирле Россиядә аюларның кешеләргә кимендә 17 тапкыр һөҗүм итүе билгеле, шуларның 6 очрагы зыян күрүчеләрнең үлеме белән тәмамланган. Аюларның балалар мәйданчыкларына, кибет, кунакханәләргә дә килеп керү очраклары бар. Алар ни өчен кешеләргә якыная башлаган? Һөҗүм итү очраклары нишләп ешая? Белгечләрдән шул хакта сораштык.
Азык җитми
КФУның Э. А. Эверсман исемендәге Зоология музее һәм гербарий хезмәткәре, биология фәннәре кандидаты Илдар Хәйретдинов әйтүенчә, белгечләр аюларның кешеләргә якынаюның төп сәбәбен азык җитмәүдән күрә.
— Көрән аюларның яшәү тирәлеге бик киң — көнбатыш Европадан алып Ерак Көнчыгышка кадәр, ягъни Азия континентының буеннан-буена алар күп төрле шартларда яшиләр. Ареалның һәр өлешендә, сезонга карап, азык җитү-җитмәү белән бәйле ситуацияләр дә төрлечә, — ди ул. — Теге яки бу сәбәпләр аркасында төп азык җитмәгән елларда алар туклануның альтернатив чыганакларын эзли башлыйлар, шул исәптән кешеләр яши торган җирлекләрдән дә.
Себер һәм Ерак Көнчыгыш территорияләрендә бу күп очракта кедр уңышына бәйле. Кедрның билгеле бер вакыт аралыгында, якынча 4-5 елга бер тапкыр, уңышы начар була. Аю, шушы төп ризыкны таба алмагач, альтернатив азык эзли башлый. Шул рәвешле алар урманнан кешеләр янына төшә башлый. Йә кеше утырткан культураларга ияләшәләр, йә йорт хайваннарына яки умарталыкка һөҗүм итәләр.
Чүплекләрдән дә азык калдыклары эзлиләр. Шуңа күрә монда без әлеге вазгыять барыннан да элек табигый сәбәпләр белән бәйле дип әйтә алабыз, һәм ул елдан-ел кабатланмый. Теге яки бу төбәктә вазгыять аерылып торырга мөмкин. Әйтик, бер-ике ел элек безнең Татарстанда аюларны еш күренүләре турында ишеткән идек. Ә узган ел һәм быел аларны очратучылар бик аз, хәтта бер кулның бармаклары белән дә санарга мөмкин.
Әңгәмәдәшебез сүзләренчә, бу республикага якын территорияләрдә, ягъни Мари Эл Республикасы, Киров өлкәсе, Удмуртиядә хайваннарга азык җитмәү белән бәйле булырга мөмкин. Һәм алар, шул исәптән безнең республика территориясенә дә чыга башлаганнар. Күрәсең, соңгы-ике елда анда вазгыять тотрыкланган, хайваннар күченгән, ә республика территориясендә бездә даими яшәүче аюлар гына калган. Шуңа күрә быел аю очратучылар бик сирәк.
Кеше милке дип тормый
— Тагын бер момент турыдан-туры кеше эшчәнлеге белән бәйле. Бик еш кешеләр үзләре дә кыргый хайваннарның аларга якынрак килүенә сәбәп була. Кешеләр еш кына үз мөлкәтенә, йорт хайваннарына, умарталыкларына җаваплы карамыйлар. Аю аларны кемнеңдер чит милке дип карамый, азык чыганагы барлыгын күрә, һәм аннан файдалана. Йорт хайваны турында сүз бара икән, терлекләр ябык биналарда торырга тиеш, көтүлек булса, электр көтүчесе белән урап алырга кирәк.
Әгәр умарталык икән, ул да аюлар керә алмаслык булсын. Аюның кешеләргә якын килергә тырышуының тагын бер сәбәбе — ул азык чыганагы булуын күрә. Кыргый хайваннарны санкцияләнмәгән чүплекләр дә җәлеп итә, шуларга да игътибарлы булсак иде, — ди Илдар Хәйретдинов.
Табигатькә чыккан булсагыз, палаткалар, ау өйләре янында, ял иткән урында да ризыклар калдырмагыз. Лагерьларны ачык урыннарда, тирә-якны күзәтерлек итеп урнаштырыгыз.
Комментарийлар