16+

Россия — Иран матчы: Казандагы уенга билетлар сатуга чыкты

29 сентябрьдә Казанда Россия һәм Иран футбол җыелмалары иптәшләрчә матчта очрашачак. Уенга билетлар сату башланды.

29 сентябрьдә Казанда Россия һәм Иран футбол җыелмалары иптәшләрчә матчта очрашачак. Уенга билетлар сату башланды.

Россия футбол берлеге Казанда узачак матчка билетларны сатуга чыгарды. Уен «Ак Барс Арена» стадионында 19:30да башланачак. Билет бәяләре 500 сумнан башлана. Аларны бары тик «Яндекс Афиша» аша сатып алырга мөмкин.

Матчка керү өчен Fan ID кирәкми. Биш яшькә кадәрге балалар аерым урын алмыйча, якын туганнары белән бергә бушлай керә ала. Уен алдыннан стадион территориясендә җанатарлар өчен зур күңел ачу программасы да оештырылачак. Концертлар, автограф-сессияләр, футбол активлыклары, призлар уйнату һәм балалар өчен махсус чаралар узачак.

Иран җыелмасы 2026 елгы дөнья чемпионатында катнашкан командаларның берсе. FIFA рейтингында Иран 22нче, Россия 35нче урында тора.

Командалар моңа кадәр дүрт тапкыр очрашкан. Соңгы матч 2025 елның октябрендә Волгоградта узды — Россия футболчылары 2:1 исәбенә җиңде. Казан Россия һәм Иран җыелмаларының чираттагы очрашуын кабул итәчәк.

Футбол. Фото: ТИ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading